Милләтебезнең горурлыгы итеп сөйләрлек, үрнәккә алып күрсәтерлек бик булдыклы яшьләр бар, шөкер!
Үз эшенә ихласлык белән күңел биргән, якыннарын чын күңелдән кадерләгән, әби-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне, традицияләрне, тәрбияне калкан иткәннәр, һичшиксез, сәгадәткә ирешә, җәмгыятьтә дан-шөһрәт яулый, тирә-юньдәгеләрне дә бәхетле итә...
Бер уңганга бер булган...
Имеш, Бөек Кодрәт Иясе парларны яратканда: «Бер матурга — бер ямьсез, бер булганга — бер булдыксыз» ди дә, шуннан, шаяртып: «Бер уңганга — бер булган», — дип куя икән. Язмам геройлары Ранил һәм Алсу Яхиннар икесе дә уңган-булган яшьләр, күптән түгел генә гаилә корып җибәргәннәр.
Алсу операция ясый торган бүлектә шәфкать туташы булып эшли. Хезмәттәшләре аны гаҗәеп төгәл, ышанычлы, җаваплы, тәвәккәл шәхес буларак телгә ала. Пациентларны җылы һәм шифалы куллары белән генә түгел, ягымлы карашы, матур сүзләре, дөнья кадәр киң күңеле белән дә дәвалый ул. Аның хуҗабикә буларак уңганлыгын иптәш кызлары шаккатып сөйли: сменадан кайтуга, санаулы гына минутлар эчендә, җитез генә бәйрәмгә әзерләнгәндәй, табын корып куя, тиз генә әллә нинди колак ишетмәгән-күз күрмәгән ризыклар тезә, ямь тудыра белә, диләр.
Гаилә кыйммәтләрен саклауга да аеруча әһәмият бирә Алсу, күрегез, иренең әти-әнисенә ничек яратып, хөрмәт итеп «әткәй, әнкәй» дип эндәшә! Ранил — 1998 елда Саба районы Олы Шыңар авылында гаиләдә уртанчы малай булып дөньяга килә. 11 сыйныфтан соң Казан аграр университетында инженер-механик һөнәрен алып, Сабага эшкә кайта. Бүгенге көндә дә ООО «Саба» җәмгыятендә инженер-механик булып эшли.

Кызылсары квадрацикл — ярдәм итеп
Ранил кечкенәдән машиналар янында үскәнгәдер, техника белән мавыгуы көчле, аларны сүтеп-җыярга ярату аны квадрацикллар җыярга этәрә. Инде 3 квадрацикл җыярга өлгергән егет. «Ни өчен нәкъ менә квадрацикл җыярга булдың? Мотоцикл йә сноубайк, йә булмаса башка техника түгел?» — дип сорыйм.
«Механика белән сварка эшен бергә кушып, авыл хуҗалыгында хезмәткә ярарлык техника җыясым килде. Квадрациклның артына арба да тагып була, эшкә яраклы техника», — дип җавап бирә Ранил. Кызыксынып, интернеттан укып, видеолар карый-карый өйрәнә. Беренчесен озаграк җыйса, икенчесен 1 ай эчендә, отпускының башыннан ахырына кадәр, көнгә 6-7 сәгать эшләп җыя. Беренчесен ул сатып җибәрә, икенчесен махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән эшли. Кояш кебек янып торган кызылсары төстәге квадрацикл шунда китә.
Анда да усал теллеләр: «Син МХОга квадрациклны сатып биргәнсең икән», — диләр. Әле төп эшеннән бушаганда, үзенең ял вакыты хисабына җыя аны Ранил. Ә техниканы җыяр өчен детальләр, запчастьләр арзан түгел. Менә шуның бер өлешен Әлмәт волонтерлары матди яктан күтәрә. Махсус хәрби операциядәге егетләр тарафыннан әле дә рәхмәт хатлары ала егет.
- Шәхси җиңүләре дә бар Ранилнең. 2024 елда Агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләр арасында «Үз һөнәренең остасы» һөнәри осталык конкурсында «Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә 2нче урын алган. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарганга күрә, эшендә дә яраталар, хөрмәт итәләр яшь белгечне.

Зәңгәр алкалармы, зәңгәр квадрациклмы?
Яшьләр Алсуның сеңелесе туенда танышканнар. Ранил кияү егет ягыннан килгән кунак була. Шул туйда күреп ошатып кала егет күрше авылда гына үскән кызны. Яңадан телефон номерын юнәтеп, Алсуга яза. Шулай аралашып китәләр. Алсу график белән эшли. Ранил үзенең эшләрен кызның яллары белән көйли, вакытын аның белән үткәрү җаен таба.
Кышын февральдә Ранил отпуск ала.
Телефон аша язышканда кыз: «Ни эшлисең?» — дип сорагач, егет: «Квадрацикл җыям», — дип дип җавап бирә, фотосын да җибәрә. Кайбер запчастьларын иске «Ока» машинасыннан ала, кайберләрен заказ белән кайтарта, аларның һәркайсын квадрациклга туры килерлек итеп яңадан кора, үзгәртелмәгән бер генә деталь дә калмый. Боларның һәммәсен күрсәтеп, Алсуга фотосын җибәреп бара.
Беркөн сөйгәненнән: «Квадрациклның шул-шул төше генә калды, нинди төскә буярбыз икән? Син аны нинди төстә күрәсең?» — дип сорый. Күк йөзе кебек зәңгәр төсне ярата Алсу. Шуны белеп алып, Ранил аңа зәңгәрсу алкалар да бүләк итә әле. Квадрациклны да: «Янып торган зәңгәр төстә булсын», — ди Алсу. «Ярар, матурым, булыр» — ди дә, икенче көнне үк зәңгәр буяуларга заказ бирә егет. «Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаса, шуны мәһәргә сорармын әле», — дип уйлап куя кыз. Фәрештәләр шул чакта «Амин» дип пышылдаган, күрәмсең, чынга аша бит әлеге теләге!

«Сине сөендерәсем килә»
Сабантуйдан соң тау башыннан төшеп киләләр икән, Ранил Алсуга: «Әйдә инде, матурым, мәһәрне уйлап бетер, көне җиткәч кенә мин сиңа йөзек, алка сайларга чыгып китә алмыйм бит. Нәрсә телисең, шуны сора», — ди. «Менә шушы таулардан йөрергә теге җыйган квадрациклыңны мәһәр итеп бирсәң, әйбәт булыр иде, ял көннәрендә авылга кайткач, рәхәтләнеп йөрер идек», — дип әйтеп куя кыз. «Сине сөендерәсем, сораган әйбереңне бирәсем килә», — дип бик теләп риза була егет.
«Мәһәр өчен әтием миннән дә күбрәк сөенде. Квадрациклны китергән көнне балаларча куанып йөрде. Барыбыз да йөреп карадык. Ранилнең күңел җылысын кушып эшләгән эшенең нәтиҗәсе бит ул. Мин дә һәр детален хәтерлим: бөртекләп җыйды, төгәл итеп эшләде. „Әйдә ярар“, ди торган кеше түгел ул. Менә шундый максатчан, төгәл, эшен җиренә җиткереп эшли белүе кебек сыйфатлары аркасында аны ирем итеп күрдем дә. Ул бик тырыш, кулыннан барысы да килә. Аны белгәннәр: „Ранил бик булдыклы егет, матайдан да самолет ясый ала ул!“ — дип әйтәләр. Бу егет белән югалмам, дип уйлап куйдым» — дип, сөйгәненең матур сыйфатларын саный Алсу.

Ранилнең кечкенә генә гаражы бар. Ул гаражда шулкадәр тәртип, кайбер кызларның шкафында да андый тәртип юктыр. Анда бар нәрсә тиешенчә тезелеп куелган, һәр нәрсә үз урынында. Ранилнең ныклы тормыш позициясе, эшләргә идеясе, фантазиясе дә бар. Шул идеяне тормышка ашырырга юлларын таба белә егет. Олырак техника җыярга да теләге зур, әмма барысы да вакыт кысанлыкка кайтып кала. Квадрацикл җыйганнан соң юктан гына арба да ясап куя әле ул. Алдан ук һәр детален каян аласын күзаллый.
- Менә шундый уңган, эшчән, тырыш яшьләр үскән Саба якларында. Яхиннар гаиләсенә тигезлек, муллык, матур гаилә тормышы кичереп, милләтебезгә үзләре кебек булдыклы уллар, кызлар тәрбияләп үстерүләрен теләп калабыз.
Ландыш Тимерова
Комментарийлар