16+

Татарстанда сайлаулар уңаеннан фотоконкурс уздырыла: өч автомобиль һәм 33 iPhone уйнатылачак

Татарстанда 18–20 сентябрьдә узачак сайлаулар вакытында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсы оештырыла.

Татарстанда 18–20 сентябрьдә узачак сайлаулар вакытында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсы оештырыла.

Конкурста катнашучылар арасында өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 уйнатылачак.

Конкурста катнашу өчен сайлау участогы фонында гаилә белән төшкән фотоны ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси биттә урнаштырырга кирәк. Фотога махсус беләзек тә эләгүе шарт. Аны тавыш бирергә килгән кешеләргә Татарстандагы сайлау участоклары янында бирәчәкләр.

Фотоны #всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.

Фотоконкурста кемнәр катнаша ала?

Конкурста Татарстанда даими яки вакытлыча теркәлгән кешеләр катнаша ала. Катнашучының ВКонтакте аккаунты фотоконкурс дәвамында ачык булырга һәм ул 18 яшькә җиткән кешенеке булырга тиеш. Фотоны 18 сентябрь 08:00 сәгатьтән 20 сентябрь 20:00 сәгатькә кадәр урнаштырырга кирәк.

Автомобильләр һәм iPhoneнар ничек уйнатылачак?

Призлар уйнатуның турыдан-туры трансляцияләре «Татарстан Алга» ВКонтакте бергәлегендә, шулай ук ТНВ телеканалының туры эфирында күрсәтеләчәк.

  • Барлыгы өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 үз хуҗаларын табачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading