16+

«Сабыр канатлары сынмасын: ире фронтта, үзе тылда ярдәм итә»

Уртача буйлы, ябык кына бу яшь хатынның гуманитар ярдәм җыела торган складта дәү-дәү тартмаларны җәһәт кенә машинага төявен күреп, ирексездән шаккаттым.

«Сабыр канатлары сынмасын: ире фронтта, үзе тылда ярдәм итә»

Уртача буйлы, ябык кына бу яшь хатынның гуманитар ярдәм җыела торган складта дәү-дәү тартмаларны җәһәт кенә машинага төявен күреп, ирексездән шаккаттым.

Янәшәмдәге «Желаем мирного неба» гуманитар ярдәм фонды җитәкчесе Резедә Маматжалиевадан: «Кем бу?» — дип соравыма ул болай дип җавап бирде: — Ире махсус хәрби операциядә. Ә әтисен 2024 елның декабрендә җирләде. Яу кырында һәлак булды. Бик көчле кыз. Һәр гуманитар йөк киткән саен безгә ярдәм итәргә килә. 

Танышып киткәч, Дашаның Салават Күпере микрорайонында яшәвен белдем. Ә ире Алексей Җәлалетдинов, баксаң, кайчандыр безнең «Татмедиа»да машина йөртүче булып эшләгән икән. Алексейның әтисе Рафаэль әле дә оешмабызда хезмәт куя — «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларында тимер атны иярли. Ә әнисе Ольга «Татмедиа» ашханәсендә эшләгән. Кыскасы, үзебезнекеләр. 

Шуңа Дарья белән күрешеп танышкач та, аеруча якынайдык. Бөтерчектәй җитез бу яшь хатын ире хезмәт иткән полкка баручы һәр гуманитар ярдәм илтүче белән таныш. Машина юлга кузгалыр алдыннан төргәк-төргәк күчтәнәчләр җибәрә. Егетләргә туган якларыннан тәм-томнар барып җитсен дип тырыша. Барчасы да исән-имин генә, якыннары янына кайта күрсен. Күкләр мондый теләкләрне ишетсен иде… Кадет мәктәбе: тормыш сабаклары
 Алексей – Кама Тамагында туып-үскән егет. Әтисе Рафаэль белән әнисе Ольга да шул яклардан. 
— Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күңел кушуы буенча алтынчы сыйныфка Кадет мәктәбенә укырга кердем, — ди хәрби. — Уку миңа җиңел бирелде. Кайберәүләр кырыс шартларга түзә алмады, хәтта кире гади мәктәпкә күчтеләр. Ә мин монда белем алуның бер авырлыгын да күрмәдем. Тәртипкә, дисциплинага өйрәттеләр. Соңрак бу тормыш кагыйдәләре армиядә хезмәт иткәндә дә ярдәм итте. 

Армия сафларына Алексей 2010 елда чакырыла һәм Курил утрауларында хезмәт итә. Аннан кайткач, төрле шәхси оешмаларда машина йөртүче булып эшли. Үзенә тиң парны да ерактан эзләми: күршедә генә яшәгән, балачак һәм яшьлек еллары күз алдында узган Дашага күзе төшә. – 2020 елда без өйләнештек, - ди Дарья.– 2022 елның сентябрендә Алексейга повестка килде. Ул вакытта миңа икеләтә авыр иде, чөнки әтием Дмитрийны да чакырдылар. Алар икесе дә бер полкка эләкте, тик роталары гына төрле булды. 

Мобилизация: тормыш телефон аша 
Алексейны махсус хәрби операция зонасына озатканда, Дарья икенче баласына көмәнле була. Көчле борчылудан, стресс баласына зыян салмасын дип, якыннары аны тынычландырырга тырыша. Әмма бөтен тормыш телефон аша бара: әтисе дә, ире дә яу кырында, ә андагы чынбарлык — күз алдына да китерүе кыен. 

Сынау һәм сабырлык 
— Мондый зур сынаулар килгәндә сабыр була белергә кирәк, — ди Даша. — Тирә-ягыңа карыйсың да, безнең кебек гаиләләрнең күплеген аңлыйсың. Ирләре фронтта булган хатын-кызлар белән мессенджерлар аша аралашабыз, бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Егетләр кайчак позициягә кереп китә дә, айлар буе элемтәсез кала. Шул чор — иң шомлысы. Сабырның да канаты сына, диләр бит… Ирем озак вакыт элемтәгә чыкмаса, таныш-белешләр аша якындагы позициядә торган егетләрнең туганнарыннан сорашып, Алексей турында хәбәр белергә тырыша идем. Сватово ягында штурмга кергәч, бер айга якын элемтә булмады. Икенче тапкыр — өч атнага. Ул чакта Купянск юнәлешендә иде. Ниһаять, 21 нче көнне шалтыратты. Алар «кызыл зона»дан егермешәр чакрым чыгып, юынып, ашап, бераз ял итеп алалар да, тагын алга китәләр. Барысына да акрынлап ияләшәсең, кадер белергә өйрәнәсең. 

«Зола» позывное белән йөргән Алексей алгы сызыкта хәрби баскычның төрле баскычларын үткән: штурм отрядында да, разведкада да, эвакуация төркемендә дә булган, хәзер инде ул — бүлекчә командиры. Кызганычка каршы, 2022 елның сентябрендә бергә киткән иптәшләренең күбесе мәңгелеккә күзләрен йомган. Кайберләрен ул үз куллары белән алгы сызыктан алып чыккан. 
— Иң авыры — якын дустыңның һәлак булуын аның туганнарына хәбәр итү, — ди Алексей. — Бу зур сынау. Яшермим, күз яшьләре аша бирелә… Кайчак ирләр дә елый. 

Волонтерлык — күңел дәвасы 
Сватово – Купянск – Ягодное… Бу җирлекләр махсус хәрби операция турында хәбәрдар булганнарга яхшы таныш. Алексей шушы утлы юллар аша узган. Әмма ул үзе бу хакта сөйләргә яратмый — йөрәк ярасы әле дә сыкрап тора. 
— Ирем дә, әтием дә фронтта булгач, балаларны иремнең әти-әнисенә калдырып, волонтерлык эшенә кереп киттем, — ди Даша. — Кызлар белән маскировка челтәрләре үрәбез, кирәк-яраклар сатып алабыз, чәк-чәк, пироглар пешерәбез. Саный китсәң, эшләр бихисап. Хәтта көмәнле чакта да йөрдем. Бала тудыру йортыннан чыккан көнне ирем ялга кайтып килә иде — үзе каршы алды. Алексей белән бергә хезмәт иткән егетләрдән кем кайтса, шуның аша күчтәнәчләр җибәрәм. Берсендә хәтта иремнең туган көненә торт та юлладым — барып җиткән, шөкер. Егетләр өчен тәм-том — зур куаныч бит. Улларыбызга хәзер 5 һәм 2 яшь. Алар әтиләрен бик сагына. Мин аларга батырлык, геройлык турында сөйлим, шундый мультфильмнар карыйбыз. Сораулары да бик күп… 

Әтисе өчен күңел ярасы Дарья борчылуының тагын бер сәбәбе — әтисе. Дмитрий соңгы тапкыр 2023 елның 6 декабрендә элемтәгә чыккан. Шуннан соң ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә исәпләнгән. 

— Әтием кече сержант иде, — дип сөйли Даша. — Хезмәттәшләре әйтүенчә, көчле бәрелештән соң ул яраланган өч иптәшен яу кырыннан алып чыккан. Миномет атышы астында, яраланган тагын бер егет артыннан кире кереп киткән дә… шул мизгелдән югалган. 2023 елда хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты килде, анда әтинең батырлыгы турында язылган иде. Аңа нибары 46 яшь иде. 2024 елның 19 декабрендә без аны Красновидово авылында җирләдек… 

Рәхмәт һәм өмет 
— Безгә ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтлемен, — ди Алексей. — Дусларыбызга, танышларыбызга, балалар бакчасы коллективларына… Һәркайсы «Нинди ярдәм кирәк?» — дип тордылар, кулларыннан килгәнчә булыштылар. Никадәр гуманитар ярдәм җыеп тапшырылды! Бу — ил белән килгән зур сынау, һәм без аны бергә узабыз. 

Дарья белән Алексей язмышы — меңләгән гаиләләрнең язмышы. Сабырлык, көч, кешелеклелек аларны сындырмый, киресенчә, тагын да ныгыта. Гуманитар ярдәм тартмалары арасында тын гына эшләгән Даша кебек хатын-кызлар — тылның чын терәге. Аларның теләкләре бер генә: якыннары исән-имин әйләнеп кайтсын, сабыр канатлары сынмасын.
 

Алексейның кадет мәктәбендә укыган вакыты






Фотолар – шәхси архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading