16+

“Соңгы елларда йортыбыз януы күз алдыма килеп җәфалады”

Бәла киләсе көнне авыл халкын көндезге вакытта ике көнгә утны сүндерәбез дип кисәткәннәр.

“Соңгы елларда йортыбыз януы күз алдыма килеп җәфалады”

Бәла киләсе көнне авыл халкын көндезге вакытта ике көнгә утны сүндерәбез дип кисәткәннәр.

“Соңгы елларда берничә тапкыр йортыбыз януы күз алдыма килеп җәфалады. Күңел дә тынычсызланды. Әйтерсең йөрәккә казык кадап куйганнар. Йөрәкнең сөяге юктыр, әмма бик сызлады. Берәрсе берәр начар нәрсә эшләгәнме икән әллә дигән шикләр дә керде. Ул менә шушы казаны күрәчәгебезгә булган икән”, – дип сөйләде безгә 13 июль көнне Югары Ослан районының Татар Борнашы авылында йортлары янып көлгә әйләнгән Рәмзия Латипова.

Рәмзия һәм Ринат Латиповлар гаиләсе үз хәләл көчләре белән торгызган йортта 18 ел гына яшәп калган. “Йортыбызның кредитларын, бурычларын узган ел гына түләп бетергән идек”, – диләр алар.

Латиповлар икесе дә Чүпрәле районының Каракитә авылыннан. Ринат тумышы белән Сарманнан. Әти-әнисе вафатыннан соң, Чүпрәледә үскән. Бер класста укыганнар, аннары бергә Тәтеш педагогика училищесында белем алганнар. Диплом алгач, бер ел Сарманда эшләгәннәр. Ә 1998 елда Югары Осланга күчеп килгәннәр. Мәктәп биргән йортта яшәгәннән соң, үз куышларын булдырырга теләп, йорт салырга булганнар. Нигезе салынганга биш ел дигәндә, яңа йортка күченгәннәр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Төпчек улларына 12 яшь.  

“Сәгать уннарда ут бетте. Олы улыбыз Ринас авылда икенче урамда өй сала. Ринат белән кече улыбыз Ильяс шунда киткәннәр иде. Ут беткәч, анда әллә ни ярдәм итә алмам дип, бакчага кура җиләге җыярга чыгып киттем. Ут барлыкка килгәч, безнең стабилизаторлар тавыш биреп куя. Шуны ишеттем дә, өйгә кердем. Кайнаткан компотны банкаларга тутырып, аларга алып барырга дигәнен суыткычка куеп суытам да, калган җиләкне җыеп кереп, ирем белән улыма булышырга китәм дип тагын бакчага чыгып киттем. Биш минут үткәндер, ис килгән кебек. Карасам, икенче катта кап-кара төтен. Ут чыкканын аңлап алып, документларны алырга дип чаптым. Газ кранын борып өлгердем, эчкә кереп җитә алмадым, битемә ялкын килеп бәрелде. Берничә минут эчендә өй янып та бетте. Ярый, мунча, гараж, сарай исән калды”, – дип сөйләде Рәмзия Латипова.

Ярдәм итәргә теләүчеләргә: Рәмзия Латипованың банка картасы 8 937 285 34 99 номерына беркетелгән (Сбербанк).
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading