16+

Кайчак үз баласының күз яшьләрен дә аракы шешәсеннән түбәнрәк куя

Кышкы салкын кичтә дустым белән тукталышка ашыга идек. Шунда безгә кечкенә генә кызчык йөгереп килде.

Кайчак үз баласының күз яшьләрен дә аракы шешәсеннән түбәнрәк куя

Кышкы салкын кичтә дустым белән тукталышка ашыга идек. Шунда безгә кечкенә генә кызчык йөгереп килде.

– «Зинһар, әниемне күтәрергә ярдәм итегез...» – дип елап ялварды ул.

Тукталыш артында аягында басып тора алмаслык дәрәҗәдә исергән хатын кар өстендә аунап ята иде. Без аны көчкә күтәрдек, култыклап өенә кадәр озаттык. Хатын рәхмәт әйтү урынына сүгенде генә. Ә ишек төбенә җиткәч, кызчык тыныч кына:

– «Рәхмәт... Аннан соң үзем», – диде дә әнисен өйгә алып кереп китте.

Ни кызганыч, бер мәртәбә генә булмаган күрәсең мондый хәлләр. Шул вакыттан бирле күңелдә бер сорау яши. Акылсыз дип саналган тавык, балалары үсеп җитсә дә, аларны хәвефтән сакларга ашыга. Ә кеше? Кайчак үз баласының күз яшьләрен дә аракы шешәсеннән түбәнрәк куя.

Иң аянычы, андый балаларның балачагы булмый. Алар яшьтәшләре кебек уенчык күтәреп түгел, ә исерек әнисен култыклап үсә. Аларны вакытыннан алда тормыш үзе олыгайта.

Әни булу – бала табу гына түгел. Әни булу – балаң өчен җаваплылык. Ә шул җаваплылыкны югалткан кеше, бәлки, табигатьтәге иң акыллы җан иясе исеменә дә лаек түгелдер…

Алинә Гыйләҗева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading