Апас районы Карамасар авылында Ислам Салавиевны белмәгән кеше сирәктер.
Аны кемдер көрәш келәмендәге уңышлары белән, кемдер чаңгы ярышларында катнашуы белән, ә кемдер мәчеткә йөргән, дини белем алырга омтылган сабыр һәм тәртипле егет буларак хәтерли. Әнисе өчен ул, әлбәттә, беренче чиратта улы булып кала. Апалары өчен һәрчак ярдәмгә ашыгып торган энекәш. Дуслары өчен елмаеп сөйләшә белгән, авыр вакытта да кешене ташламаган якын кеше.
Телефон тагын тынып кала
Исламның гомере озын булмады. Ул 1999 елның 28 августында Апас районының Карамасар авылында күп балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Тормыш юлының һәр этабында ул үзенә максат куеп яшәргә өйрәнгән: балачакта спортка тартылган, яшүсмер вакытында дини белемгә кызыксыну уянган, 16 яшендә белемен дәвам итәр өчен Мәскәүгә киткән.
2023 елның җәендә исә аның тормышында бөтенләй башка юл башлана. Махсус хәрби операция башлангач, ул илне якларга теләвен яшерми. 23 июльдә үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә.
Аны озатып калганда якыннарының күңелендә борчылу белән горурлык бергә була. Исламның үз карарына шикләнмәве генә аларны тынычландыра алгандыр. Ул бабалары турында сөйләп, үзенең дә ил алдында җаваплылык тоюын әйтә. «Минем бабаларым да батырларча илебезне сакладылар. Мин дә илем өчен җаваплы», — дигән ул.

Бу сүзләр аның холкын аңларга ярдәм итә. Ислам өчен җаваплылык буш сүз булмаган. Ул үзенә ышанып тапшырылган эшне ахырына кадәр җиткерергә тырышкан кеше була.
Махсус хәрби операция зонасында Ислам штурмовик булып хезмәт итә. Аның позывное — «Муса». Соңрак аны позиция командиры итеп билгелиләр. Ул инде үзе өчен генә түгел, янәшәсендәге егетләр өчен дә җавап бирә башлый.
Якыннары белән элемтәгә мөмкинлеге булган саен чыгып тора. Әмма фронттагы тормышның үз кагыйдәләре бар: шалтырату һәрвакыт мөмкин түгел, хәбәрнең кайчан киләчәген алдан әйтеп булмый. Шуңа күрә гаилә телефон тавышын аеруча көтеп яши. Һәр шалтырату тынычлык алып килә, ә хәбәр — «ул исән» дигән сүз. Ә аннан соң телефон тагын тынып кала.

Үзенең холкын шунда күрсәткәндер
Штурмовикның бер көне башкаларныкына охшамый. Ләкин фронтта да кеше үзенең гадәти тәртибен булдырырга тырыша. Көн башлангач, иң беренче чиратта алда торган бурычлар турында уйларга туры килә. Коралны, кирәк-яракларны тикшерү, иптәшләр белән сөйләшү, командир күрсәтмәләрен көтү болар барысы да хәрби өчен гадәти күренешкә әверелә.
Исламның көннәре дә шушы тәртиптә узгандыр. Без аның фронттагы һәр мизгелен белмибез, шуңа күрә ул көннәрнең нинди булганын бары тик аның белән бергә хезмәт иткән кешеләрнең истәлекләре аша күз алдына китерергә мөмкин. Алар аны сак, әмма куркуга бирелми торган егет итеп искә ала. Кайвакыт позициядә көтәргә туры килә, кайчак алга барырга кирәк була. Штурмовик өчен һәр хәрәкәтнең үз җаваплылыгы бар, ә командир өчен бу җаваплылык тагын да зуррак.
Исламны да алга бармаска өндәгән чаклар булган. Аның белән бергә хезмәт иткән иптәшләре соңрак туганнарына: «Сак бул, алга барма дип күпме әйттек, ә ул барыбер алга китте», — дип сөйләгән. Бу сүзләрне ишеткәндә аның апаларының йөрәге сызлый. Бер яктан, алар Исламның батырлыгы белән горурлана. Икенче яктан, шул батырлыкның аны куркыныч астына куюын аңлыйлар. Фронтта кеше үзенең кем икәнен сүз белән түгел, гамәл белән күрсәтә. Ислам да үзенең холкын шунда күрсәткәндер. Ул иптәшләрен ташлап китмәгән, үзенә бирелгән җаваплылыктан курыкмаган.

Алга барырга кирәк булганда артта калмаган, аның белән бергә хезмәт иткәннәрнең истәлекләрендә нәкъ менә шул сыйфатлар сакланып калган.
2023 елның 28 ноябрендә Исламнан хәбәр килми башлый. Башта гаилә моңа артык зур мәгънә бирми. Фронтта элемтә өзелүе мөмкин икәнен беләләр. «Мөмкинлеге юктыр», — дип көтәләр. Бер көн үтә, бер атна, аннан бер ай. Ислам һаман хәбәргә чыкмый.
Көтүнең иң авыр ягы да шунда, кеше начар хәбәр ишетмәгәндә, яхшысына өметләнә. Һәр көнне «бүген шалтыратыр» дип уйлыйсың. Телефонны кулга аласың, яңалыкларны карыйсың, танышлардан сорыйсың. Ләкин вакыт узган саен борчылу көчәя.

«Бәлки, әсирлектәдер»
Исламның бертуган апалары аны рәсми рәвештә эзли башлый. Алар төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә, таныш-белешләрдән сорый, интернет челтәрләрендә мәгълүмат эзли. Ислам белән бергә хезмәт иткән кешеләргә дә чыгалар. Ләкин төгәл җавап юк. Ислам кайда? Ни булган? Ә бәлкем исәндер? Бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмый. Шулай да гаилә иң кайгылы хәбәрне кабул итәргә ашыкмый. Алар Исламның исән булуына ышана.
«Бәлки, әсирлектәдер», — дигән өмет тә бар. Иң мөһиме — исән булсын, кайчан да булса әйләнеп кайтсын. Вакыт үтә. Бер ел узып китә. Ә Ислам һаман юк. Аның әнисе ДНК анализлары тапшыра башлый. Бу — бер ана өчен сүз белән аңлатып булмаслык авыр адым. Ул анализ нәтиҗәләрен көткәндә дә күңелендә бер генә теләк була: улының исән булуын белү.
Исламның апасы исә аның хезмәт иткән җиренә барып, аны белгән кешеләр белән очраша. Аның командиры белән сөйләшә. «Сезнең энегез бик акыллы һәм батыр егет иде», — дигән сүзләр ишетә ул. Аннан Ислам белән бергә хезмәт иткән иптәшләре белән күрешә. Аларның сөйләгәннәрендә дә бер генә нәрсә кабатлана: Ислам турында начар сүз әйтүче юк: ярдәмчел булган, иптәшләрен ташламаган, җаваплылыктан курыкмаган, кирәк чакта алга чыккан.
Апасы өчен бу сүзләр бер үк вакытта юаныч та, авырлык та була. Чөнки ул энекәшенең нинди кеше булганын тагын бер кат ишетә, әмма аны үз күзләре белән күрү мөмкинлегенең һаман юклыгын аңлый.
Кайгылы хәбәр
Исламның якын дусты Регина аның турында сөйләгәндә иң элек аның елмаюын искә ала. «Ислам бик тормыш сөючән кеше иде. Нинди генә авырлык булмасын, ул елмаеп, аны җиңәргә тырышты. Кешеләргә ярдәм итәргә ярата иде. Кем генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәсен, мөмкин булганча булышты», — дип сөйли ул.
Регина өчен Исламның махсус хәрби операция зонасына китүе дә көтелмәгән хәл булмый. Аның холкын белгән кешеләр аның шундый карарга киләчәген аңлагандыр. «Без бик якын дуслар идек. Ул балаларны бик ярата иде», — ди Регина Зыятдинова. Аннан соң ул Ислам белән булган иң кадерле сөйләшүләренең берсен искә төшерә.
«Минем йөкле икәнемне иң беренче булып ирем белән аңа сөйләдек, алар иң якын дуслар иде. Ислам бик куанды. Елый-елый үзенең теләкләрен әйтте. Ялга кайткач, үзем барып сезне каршылармын, диде», — дип сөйли Регина. Ул вакытта бу сүзләр гади генә хыял булып яңгырагандыр. Исламның ялга кайтуы, дустының баласын каршы алуы, аның белән күрешүе — алда торган гадәти, бәхетле тормыш планы кебек тоелгандыр. Ләкин Регинаның сабые туар алдыннан Исламнан хәбәр килүдән туктый. Ул аның сүзләрен бүген дә хәтерли.
2026 елның июлендә Исламның гаиләсенә хәбәр килә. Өч елга якын көткән хәбәр, ләкин алар көткән хәбәр түгел. Исламның җәсәде табылган. Әнисе элек тапшырган ДНК анализлары белән табылган сөякләрнең ДНКсы туры килә. «Без аны туган авылына кайтарабыз», — дигән сүзләрне ишетү гаилә өчен чиксез авыр була. Исламның җәсәден туган авылында 2026 елның 26 июлендә җиргә иңдерәләр.
Өч ел дәвамында алар Исламны төрлечә күз алдына китергән. Кайдадыр әсирлектә булырга мөмкин дип уйлаганнар. Аның кайчан да булса өйгә кайтып керүенә өметләнгәннәр. Туганнар аның тавышын ишетергә, дуслары яңадан күрешергә теләгән. Шуңа да карамастан, гаилә бу хәбәрне йөрәк белән кабул итә алмый. Алар махсус хәрби операция барышында төрле ялгышлыклар турында ишеткәннәрен дә искә төшерә. Шуңа күрә күңелнең бер почмагында һаман да өмет яши. «Без аны һаман көтәбез», — ди алар.

Комментарийлар