16+

Күзләрендә яшәүгә өмет барлыкка килгән

Язмыш тарафыннан кыерсытылган күпме райондашларыбыз бүген аңа рәхмәт сүзләре әйтә, аларны санаганы гына юк.

Күзләрендә яшәүгә өмет барлыкка килгән

Язмыш тарафыннан кыерсытылган күпме райондашларыбыз бүген аңа рәхмәт сүзләре әйтә, аларны санаганы гына юк.

Бүген без шундыйларның берсе белән таныштырабыз. Тормыш чоңгылында калган 51 яшьлек ир-егетнең язмышы чын мәгънәсендә борылыш алган.
Язмышлар күктә языламы, әллә кеше дигәнең авыру-сыктауларга ялгышлар аша үзе киләме? Май аенда Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова «Актаныш-информ» журналистларын 1 төркем инвалид яшәгән йортка чакырды. Актаныш авылының Ленин проспектындагы күпфатирлы йортта гомер итүче 1974 елгы Илдар Әгъләмов булып чыкты ул.

Илдар яшәгән фатирга аяк басуга борынны түзеп булмаслык авыр ис каплап алды. Бер бүлмәле фатирның эче куркыныч дәрәҗәдә пычрак, фәкыйрьлек. Караватта хәлсез, үз-үзен дә аңышмаслык 50 яшьлек ир-егет ята. Аның баш миенә кан сауганын беркем дә әйтә алмады, күптән булган ахры, диештеләр. Ата-анасы вафат, өйләнмәгән, гаиләсез ир-егет әбисеннән калган фатирда яши. "Яран" торак-милекчелек ширкатендә эшләгән. 

Илдарның бу хәлгә төшүен, бер ярдәмсез тереклек итүен белүгә инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова бар җәмәгатьчелекне аякка бастыра. Әгәр битарафлык томанында күмелеп калса, тагын бер язмыш бәхетсез тәмамланыр иде.

Социаль хезмәткәр Фидания Зәкиева тәрбиясенә билгеләнгәндә, Илдар аны салкын фатирда, юеш ятакта каршылый, ачлы-туклы яшәгән авыру бәдрәфкә дә бара алмый, бар йомышы астында була. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләренә бурычлары 100 мең сумнан артып киткән, түләмәгәч, газы аерылган. Кайнар ашны ара-тирә дусты һәм аның әнисе керткәли.

Фидания тиз арада эшкә тотына. Юу, чистарту, тазарту, торакны кеше хәленә кертү өчен байтак тырыша, хезмәттәшләре дә ярдәм итә.
Фәйрүзә Разетдинова сәламәтлеген җуйган райондашыбызны беренче танышудан соң күз уңыннан ычкындырмый. Киң җәмәгатьчелеккә аның аяныч хәле турында сөйли. Җитәкчеләрнең ишеген кага, битараф җаннарны уята. Беренчеләрдән булып Илдарның сыйныфташлары булышырга тотына, бигрәк тә Илнур Измайлов бәлага тарыган классташына ярдәм оештыра, бергәләп 30 мең сум акча җыялар, инвалидлар оешмасы 40 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтә.
Без ике ай эчендәге башкарылган эшләрне күреп, Илдар өчен сөенеп кайттык. Күзләрендә яшәүгә өмет барлыкка килгән, үзен тормыш чоңгылыннан тартып чыгарган һәркемгә рәхмәтле ул. 

– Илдар хәзер тормышка икенче карашта. Телевизор, радиога кушылып җырлый, кроссвордлар чишә. Хәтта үзенең авыруын онытып, эшкә барасым килә, дигән сүзләр дә әйтә. Ике ай дигәндә, фатирны кеше рәтенә кертергә тырыштык. Суыткыч, унитаз, газ плитәсе сатып алып куйдык. Газны куштырдык. Стеналарга обойны социаль яклау бүлегенең мобиль төркеме кызлары белән ябыштырдык. Август аенда түшәмне обойларга уйлыйбыз, аны алдан юып куйдык. Бүлмә ишекләрен яңарттык. Мин үзем генә бу кадәр эшне башкарып чыга алмас идем. Беренче чиратта, Фәйрүзә апа мораль яктан да, башка яктан да ныклы терәк булды. Аның сүзенә һәркем колак сала! Бик күп райондашлар булышты: үзебездә эшләүче Наилә апа бик күп кирәк-ярак алып килде. Күршедәге егетләр йорт җиһазларын алып кайткач, күтәреп алып кереп урнаштырдылар. Лаеклы ялдагы укытучы Вәзилә апа Чинаева тотылган, әмма яхшы хәлдәге диван, креслоларын, журнал өстәлен бирде. Илдарга чиста, яңа киемнәр алып кидердек, – дип сөйли Фидания Зәкиева.

Фидания – язын Казанда урын өстендәге авыруларны караучы хезмәтенә укып кайткан тәҗрибәле социаль хезмәткәр. Таләпләр буенча Илдарны ул тәүлегенә 5 сәгать 40 минут карарга тиеш. Бу вакыт аралыгында ашату, эчертү, юындыру һәм башка хезмәтләр күрсәтелә. Фидания көн саен авыруның кан басымын үлчи, даруларын эчертә. Инвалидлар оешмасы ярдәме белән тиздән хастаханәдә дәвалануны оештырырга исәплиләр, медиклар килеп анализларын алып киткәннәр.
Ямьле җәйләрдә тагын бер эшне – фатир тәрәзәсен генә алыштырасы калган. Тәрәзә өчен пыяла бар, аны кысага кертеп, куярга гына кирәк...

Ләйсән Газизова.

Фото: Актаныш 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

44

2

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading