— Алгы сызыктан чыгуыбызны бер-беребезне сагынып көтеп алабыз. Исән-имин чыкканга сөенәбез, — ди Ришат. Авырлыклар арасында да егетләр үзләренә көч бирерлек мизгелләр таба. Сүзебез позывнойга барып тоташа. – Бер вакыт авариягә эләгеп, машина белән коймага бәрелгәннән соң, иптәшләрем миңа «Курай» кушаматын бирде. Мин моны елмаеп искә алам. Чөнки яу кырында да кеше булып калу, елмаюны югалтмау зур көч, - ди хәрби.
Тормыш сабагы Ришатның балачагы да җиңел булмаган. Сигез айлык чагында балалар йортыннан гаиләгә алынган. Әтисе һәм әнисе дип белгән кешеләр аны үз балаларыдай тәрбияләгәннәр. Кызганыч, алар иртә вафат булган. Аннан соң әтисенең бертуган энесе гаиләсе аны үзләренә алган. Алар Ришатны укыткан, тәрбияләгән, зур тормыш юлына чыгарган. Ир-егет аларга бүген дә рәхмәтле.
— Аларга иң зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар мине кеше иттеләр, тормышка бастырдылар, — ди ул. Тормышында төрле сикәлтәле юллар булган: балалар йорты, чит гаиләдә яшәү, армия, гаилә кору һәм аерылышу, хәтта тимер рәшәткәне дә күрергә туры килгән аңа. Ләкин ул үткәннәрен тормыш сабагы дип кабул итә. Бүген Ришат өчен иң зур шатлык — якыннарының исән-сау булуы. Өеннән килгән хәбәрләр аңа көч бирә. Якын апасының, сеңлесенең гаилә коруы аны сөендергән.
— Аллага шөкер, якыннарым исән-имин. Шуңа бик шатмын, — ди ул. Үзе дә гаилә корырга тели. Тик барысы да үз вакыты белән булыр дип ышана.
Комментарийлар