Татар илендә
Яңа җиргә аяк баскач, Лилия бер нәрсәне ачык тоя: монда һәр җирдә татар теле яңгырый. Урамда да, кибеттә дә, кешеләр арасындагы сөйләшүләрдә дә туган телнең тәме, яме ишетелә. Баштарак татарча аралашу кыен бирелә. Лилия Актаныш халкының татар теленә, гореф-гадәтләренә тугрылыгына соклана. Нәкъ менә шул вакытта үз алдына максат куя: ничек кенә авыр булмасын, ул татар телен – ана телен өйрәнергә тиеш. Йорт янындагы китапханәгә языла, татар язучыларының калын-калын китапларын алып кайтып укый. Әкренләп татарча сөйләшергә өйрәнә.
Тормышында зур роль уйнаган кеше – беренче ире Рамил. Ул да балачактан инвалид. Рамил Лилиянең үзенә дә, талантына да гашыйк була. Аңа җырлар яза. Берзаман ул кызга район мәдәният йортында узучы Сара Садыйкова исемендәге конкурста катнашырга тәкъдим ясый. Нәкъ менә шул көннән Лилиянең Актаныштагы иҗат юлы башлана. Өйдә Рамил баянда уйный, җырдагы мелизмнарны ничек дөрес башкарырга икәнлеген өйрәтә, репертуар сайларга ярдәм итә. Ул Илгиз Закиров җырларын бик ярата, Лилиягә дә өйрәтә. Инсаф Хәбибуллин иҗаты да аңа бик якын. Бу яктан Лилия икеләтә бәхетле, чөнки композитор белән якыннан таныш. Лилия Инсафка иҗади кичәләренә чакыруы өчен дә рәхмәтле, анда ул Газинур Фәрухшин, Азат Тимершәех кебек зур осталар белән бер сәхнәдә җырлый, данлыклы «Агыйдел» ансамбле белән чыгыш ясый.
Лилиянең Рамилгә тагын бер зур рәхмәте — уртак уллары Азат өчен. Бүген Азат зур егет, аңа 20 яшь, әнисенең якын дусты, әни белән ул киңәшләшеп, тормыш юлында бер-берсенә терәк булып яшиләр. Кызганыч, Рамил белән никахы озакка бармый, төрле сәбәпләр аркасында юллар аерыла. Лилия тормышта ялгызы кала, өч ел ул Азаты белән генә яши, авырлыкларны җиңәргә өйрәнә.
Узган гомер узды инде, кадерле киләчәге!
Тормыш бит ул көтелмәгән борылышлары белән таң калдыручан. Лилиягә гомер сукмагында Инсаф очрый. Мәсәде авылында үз көенә генә яшәгән егет белән Лилия инвалидлар өчен үткәрелгән ярышларда таныша. Тыныч холыклы, башкалар алдында чәчрәп чыкмыйча читтәрәк йөрүче ир тора-бара олы йөрәкле кеше икәнлеген һәр гамәлендә күрсәтә.
Инсаф Лилияне һәрвакыт барлык башлангычларында хуплый. Яраткан кешесен бәхетле итеп, шуннан бәхет таба алу хас аңа. Бу тормыштагы вак мәсьәләләрне чишкәндә дә, зур-зур максатларны тормышка ашырганда да нык сизелә. Бәхет менә шулай кыйпылчыклардан җыела. Лилия озак вакыт хыялында йөрткән теләген чынга ашыра, тешләрен тигезләргә брекет куйдыра. Бу процедура бик кыйммәт, пенсия акчасына яшәгән Лилия әгәр Инсафы булмаса, моңа ирешә дә алмас иде.
Инсаф хатынының балачак дусты – «Беларусь» фортепианосын Кайбыч районыннан Актанышка алып кайтуга ирешә. Фургонлы машина йөртүче белән сөйләшеп, музыка инструментын сөйгәненең кулына тапшыра.
Тормышта инвалид коляскасында хәрәкәт итү җиңелләрдән түгел. Күпфатирлы йортның икенче катына күтәрелү Лилиягә авырлык тудыра, кайвакыт аңа саф һаваны атналар буе тәрәзәдән генә суларга туры килгән, икенче катка менеп төшү мөмкин түгел, ярдәмче дә юк.
Киңәшләшәләр дә, Лилия белән Инсаф Актаныштан ерак булмаган Әҗәкүл авылында йорт сатып алырга исәплиләр. Кредит алалар. Ике-өч ел йортны үзләренә җайлаштырырга туры килә: коляска белән йөрергә махсус сукмаклар, баскычлар ясаталар, хәзер Лилия үз коляскасында өйнең эчендә дә, тышка чыгып та ярдәмсез йөри ала.
Лилия элекке ире Рамилнең туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә, алар, юллары аерылса да, һәрвакыт ярдәм кулы сузалар. Аларны Лилия әле дә «Апа», «Җизни» дип йөртә, һәм әлеге якынлык, ярдәм Лилия өчен тормышта төп терәк. Туганнары белән Лилия бүгенге көндә дә элемтәдә, туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр.
Лилиянең тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: авырлыклардан курыкмыйча, гаилә, якын дуслар ярдәмендә кеше үз юлын таба, тормыштагы кыенлыкларны җиңә ала. Ул һәрвакыт киңәш сорый, ярдәм сорый белә, һәм шуның белән көч табып, алга баруын дәвам итә.
- Миңа кайвакыт «Лилия, синең сүзең үтә,» - диләр. Кая гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм дә, һәрвакыт булышырга тырышалар, - ди. Мәсәлән, улы Азат белем алган технология техникумы һәм социаль яклау органнары белән хезмәттәшлек Лилиягә күп уңайлыклар китерә. Электроколяска кирәк булгач, Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага мөрәҗәгать итә, һәм Фәйрүзә апа Лилиягә кирәкле документларны кайда һәм кемгә тапшырырга икәнен аңлата. Район үзәк хастаханәсе аша, инвалидлар җәмгыятенең ярдәме белән Лилия коляска ала һәм хәзер үзен беркемгә дә артык йөк итеп хис итми.
Шулай ук Лилия социаль яклау бүлегенә социаль хезмәткәр сорап мөрәҗәгать итә. Бу эшне авылдашлары Илзира Могътазировага тапшыралар. Ул Лилиянең социаль хезмәткәре генә түгел, ышанычлы дусты да. Илзира апа һәр көнне Лилияләргә килә, барлык көндәлек эшләрне башкара: тегә, чигә, ризык та әзерли, һәрвакыт ярдәм кулы суза. Лилия аңа зур рәхмәтле һәм алга таба да бергә булырбыз дигән ышанычта.
Үзе кебекләргә Лилиянең киңәше: тормышта авырлыклар белән очрашканда үз-үзеңә ышанырга, өметсезлеккә бирелеп, кул селтәмичә алга барырга кирәк. Әгәр беренче ишектән керә алмасагыз, икенчесенә барыгыз, өченчесенә, дүртенчесенә керегез. Оешмаларга языгыз – алар беркайчан да кире какмый, һәрвакыт ярдәм итә, ди ул. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итәргә, булган мөмкинлекләрне кулланырга өйрәнү – зур әһәмияткә ия. Хәтта авыр вакытта да яхшыны күрергә өйрәнергә кирәк.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Ләйсән Газизова
Фотолар шәхси архивтан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар