Татарстанда Васильево бистәсеннән ерак түгел Идел елгасында көймә әйләнеп, кешеләр батып үлде.
Фаҗига туган көнне бәйрәм иткәндә килеп чыккан. Бәйрәмгә җыелучылар Яшел Үзәндә ике көймә яллаган булган. Якынча мәгълүматлар буенча, ике көймәнең берсе чыгарган дулкыннар икенчесен аударган. Көймәдә булган җиде кешенең дүртесе батып үлгән, дүртесе икенче көймәгә кадәр йөзеп чыккан. Шул катерда булган бер пассажирны әле шушы көннәрдә генә таптылар. Ә менә Антон Агафоновның җәсәден эзләү дәвам итә.
Беренче мәгълүматларга караганда, көймәдәгеләр коткару жилеты кимәгән булган. Шулай ук катерга тиешле нормадан артык кеше утырган. Ул 6 кешелек кенә булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре башланган.
12 сентябрьдә «Ак Барс» хоккей командасының танылган җанатары һәм танылган стоматолог Антон Агафоновка 46 яшь тулган. Шул көнне бәйрәм итү өчен ул хезмәттәшләрен Иделгә алып чыга, компания ике катерга утыра, аларның берсе әйләнеп каплана һәм пассажирлар бата башлый. Агафонов нәкь шул катерда була, суда бата башлаган дусларын коткарырга ашыккан, ләкин үзе батып үлгән. Аның гәүдәсен биш көн буе водолазлар эзләде, 21 сентябрь көнне Антонның җәсәде табылып, 22есе җир куенына иңдерелде.
Россия Җинаять кодексының 263 маддәсенең 3 өлеше ягъни «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән эчке су транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу» буенча җинаять эше кузгатылган.
Әлеге катерда Салават Күпере микрорайонында яшәгән Айзирәк Шәйхетдинова һәм Екатерина Хәсәнова да булган. Аларның икесенең дә балалары 182 нче номерлы лицейда белем алган. Шул ук көнне әти-әниләр, гомумән, микрорайонда яшәүчеләр ишекләрен олы кайгы шакыган гаиләләр өчен матди ярдәм җыя башлады. Екатеринаның беренче һәм бишенче сыйныфта, ә Айзирәкнең өченче һәм шулай ук бишенче сыйныфта балалары укыган.
Айзирәк – Екатерина Анатольевна менә дигән стоматолог иде, тешләремне бары аңарда гына дәваладым. Соңгы тапкыр бер-ике көннән тагын килерсең әле, дип озатты. Антон Алексеевич үзенең гадилеге белән җәлеп итте. Белүемчә, олы яшьтәгеләр аңа яратып йөргән. Һәркемнең күңеленә юл таба белгән, – дип сөйләде Аида Сәфәрова.
– Антон Алексеевич белән 1998–2003елларда Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетында белем алдык. Якыннан ук аралашмасак та, бер-беребезне яхшы беләбез. Ул медицина фәннәре кандидаты, үз эшен ачып җибәреп, клиника булдырды. Белүемчә, олысы да, кечесе дә аңа яратып йөргән. Туган көнендә шундый фаҗига килеп чыгар дип кем уйлаган. Антон кеше коткарам дип батып үлгән бит. Аның һәлак булуы, әле дә җәсәде табылмавы һәркем өчен зур хәсрәт. Һәркем гәүдәсе табылып, җиргә иңдерелүе өчен дога кыла. Гаиләсе белән дә элемтәдә, улы әле быел гына мәктәпне тәмамлады. Тормыш иптәше Әлфия белән дә курсташларыбыз, дусларыбыз элемтәдә тора. Хәлебездән килгәнчә, ярдәм итәргә тырышабыз, – диде безгә Алсу Фомина.
Утыз елдан артык Агафонов «Ак барс» хоккей командасының бер генә матчын да калдырмаган. 1989 елдан бирле кармы, яңгырмы, уен карарга ашыккан. Гомумән, аны хәтта хоккейчылар да белеп бетергән.
Айзирәк Шәйхетдинова белән Екатерина Хәсәнованы 13 сентябрь көнне җирләделәр.
Әлеге олы кайгы килгән гаиләләргә ярдәм җыю оештырылган. Финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр (Екатерина гаиләсе өчен) акчаны Светлана Витальевна Х. исемендәге 89033390660 номерлы Саклык банкы картасына күчерә ала. Акча күчергәндә банк картаны блокламасын өчен «хәйриячелек» (благотворительность) дип комментарий языгыз.
Айзирәк гаиләсе өчен акчаны 89872777475 номерына беркетелгән Саклык банкы картасына (Ленур Гыйльметдин улы Ш. исемендә) күчерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар