16+

Туган көнендә кырыгын уздырачаклар

57 нче аерым мотоукчылар бригадасының 2 нче мотоукчылар батальоны мотоукчылар ротасы командиры Әсхәт Әсәдулла улы Алимов 27 мартта һәлак булган.

Туган көнендә кырыгын уздырачаклар

57 нче аерым мотоукчылар бригадасының 2 нче мотоукчылар батальоны мотоукчылар ротасы командиры Әсхәт Әсәдулла улы Алимов 27 мартта һәлак булган.

Аны 2 апрельдә соңгы юлга озатканнар. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән.

Кайгы-сагышларны күтәргән, сыгылып та сынмаган, көне-төне яу кырында булган уллары өчен борчылган әниләргә һәйкәл куярлык. Бу бигрәк тә хәрби һөнәрен сайлаган егетләрнең әниләренә кагыла. Новосибирск өлкәсе Чановский районында себер татарлары яшәгән Кошкүл авылында гомер итүче Мәрьям Алимова өч ел буена улын көтеп яшәгән. Һәр көн аның шалтыратуын көткән, догалар укып улына сәламәтлек, озын гомер теләгән. Ләкин язмыш китабына башкача язылган булган.

«Каптерщик булам»

Мәрьям апа үзе Тармакүл авылында туып-үскән. Күрше авыл егете Әсәдулла белән гаилә коргач Кошкүлгә килен булып төшә.

– 1987 елның октябрендә язылыштык, – дип сөйләде Мәрьям апа. – Олы улыбыз Раил 1989 елда туды. 8 елдан соң гына, 1997 елда Әсхәтебезне алып кайттык. Себер татарлары яши торган авыл безнең. Барабин диалектында сөйләшәбез. Олысы әле тугызда укыганда ук программа төзүче, уйлап чыгаручы булам, диде. Чыннан да. сүзендә торды, хәзер ул компьютер технологияләре өлкәсендә эшли. Программалар уйлап чыгара. Әсхәтебез кечедән үк баштарак пешекче, милиционер да булам дип хыялланган иде. «Солдаты» сериалы күрсәтелә башлагач каптерщик булам дип сөйләнде. Ә сигезенче сыйныфка җиткәч хәрби һөнәре турында уйлана башлады. Икесе дә 4кә, 5кә генә укыдылар. Мәктәптә нинди чара үткәрелә, бөтенесендә катнаштылар. Әсхәтнең грамоталары, рәхмәт хатлары чиксез.

Туксанынчы елларда тормыш алып бару шактый кыен иде бит. Болгавыр заман, ә балаларны тәрбияләргә, кеше итәргә кирәк.

– Үзем озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләдем. Улларым Кече яшьтән хезмәтне яратып үстеләр. Хәтта ки трассага чыгып җиләк-җимеш сата, эшләгән акчаларын тиененә чаклы кайтарып бирәләр иде. Җитмәсә китапларны да сатып аласы, башка балалар үзләренә тәм-том алырга тырышса, минекеләр миңа кайтарып бирә.

Әсхәт Новосибирскның югары командалык училищесына укырга керә.

Тормышта төпле һөнәре булыр дип, әти-әнисе каршы килми. Җитди солдат тормышына өйрәнү авыр булса да, түзә ул. Егет уку йортын 2018 елның декабрендә тәмамлый да, аны Хабаровск өлкәсенә лейтенант буларак хезмәт урынына җибәрәләр.

Фәкать көтү...

2022 ел башлана. 14 март көнне Әсхәтне якыннары Барабинск шәһәрендә озата килә. Аны эшелон составында махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр.

– Ул взвод командиры буларак китте. Бераздан рота командиры дәрәҗәсенә үсте. Гвардия капитаны дәрәҗәсе бирелде. Март-апрель аенда аны техник яктан хезмәт күрсәтү буенча батальон командиры урынбасары буларак күчерергә тиешләр иде. Алдан ук гвардия майоры званиесе бирелергә тиеш булган, – ди хәрбинең әнисе. – Хәбәре сирәк килде, фәкать көтү... Ай буена бер хәбәр дә булмаган вакытлар да булды. Посылкалар җибәреп тордым. Әни, бу әйберләр солдатларга кирәгрәк дип, бөтен җибәргән әйберне, хәтта анда ни булганын ачып та карамыйча кул астында эшләүчеләргә биреп бетерә иде. Аны ротадагы бөтен кеше яратты – бу хезмәттәшләренең сүзе.

Февраль ае булгандыр, Мәрьям апа эшкә чыгып барганда, телевизорны сүндерергә оныткан. Бермәлне зәңгәр экраннардан улын күреп ала, яу кырында бүләклиләр икән үзләрен. 19 февральдә булган бу.

– Соңрак энеләремә шалтыраттым, улым федераль каналга интервью да биргән. «Татарин» позывнойлы хәрби дип язылган иде анда. Баксаң, улым шул өч ел дәверендә Артемовск, Углелар, Бахмутны кичкән. Үзе әйтмешли, тәмуг аша үткән. Узган ел аның туган көнендә корбан чалып аш уздырган идек. Әсхәт кайткач, миңа бер фаҗига турында сөйләде. «Әни, ул көнне минем өчен кара көн булды. Бронялы машинада барганда, минем иптәшләрем өстенә снаряд төшеп тереләй янып үлделәр», диде. 27 яшь белән барса да, күргәннәрдән олыгайган, маңгаенда җыерчыклар хасил булган.

Мәрьям апа дини кеше, быел да бер көнен калдырмыйча ураза тоткан, улының сәламәтлеге, иминлеге өчен догалар кылган.

– Ходайдан балаларыбызны саклавын ялварып, сабыр булырга тырышып, алда барысы да яхшы булыр дигән уйларда узды көннәрем, төннәрем, – ди хәрбинең әнисе. – Башка чара юк, улымның офицер булуы белән үзебез килештек бит. Ватанны кемдер сакларга тиеш. Сабыр итәргә, гел яхшысын уйларга дип максат куйдым. Якыннарыма да: “Начарны башыгызга да китермәгез!” – дип әйтеп куйдым. Һәркем мине тынычландырды, чөнки авылда улымны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юк. Өмет белән яшәдек. Әсхәт улыма фотосын җибәрүен сорадым, соңгы фотосы булган икән.

«Ул бит минем сугышчан дустым»

Әсхәт якыннарына әйтми, белдерми генә Хабаровск кызы Вера белән гаилә корып куя. Хатынының беренче никахтан туган кызын да үзенеке кебек күреп үстерә.

– Киленем Вера сөйләгәнчә, хәтта иптәшләре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә дә улым, төнге 12 булсынмы, чирләгән вакытымы булсынмы, торып чаба торган булган. Хатыны ризасызлык белдереп караса да: «Ул бит минем сугышчан дустым, ничек мин аңа ярдәм итмим», дип җаваплаган. Әле бит өйләнүен бик озак безгә әйтми йөрде. Яу кырына китәр алдыннан ЗАГСка барып язылышканнар. Безгә көтелмәгән яңалык булды, – ди Мәрьям апа.

Күпме хәлиткеч бәрелешләрдән исән калган батыр егеткә март ае ахырында хәрби задание биргәннәр. Рота алга бара алсын өчен юл төзергә кушылган, башка кешегә йөкләнгән булган бу. Әмма Әсхәт үз өстенә алган моны. 3 солдат белән юл төзәргә киткәннәр. Инде төнлә йокларга яткач аларга дрон һөҗүм иткән.

– Әлеге коточкыч хәбәрне ишетү алдыннан бик начар төш күрдем, мәктәпкә барып төшемне сөйләдем. Аны мәңгегә истә калдырдым. Имештер, олы юлдан кара төстәге, ялтырап торган мотоцикллар бара, анда утырган кешеләр дә кап-кара киемнән. Әсхәтемә 2 яшь тирәседер, юл кырыеннан атлый. Ә мин аңа каршы барам. Бер мотоцикл башкалардан аерылып нәкъ менә минем улым өстенә килә башлады. Балам артка таба егылып китте дә янәдән торып басты. Шунда кырыйда күлләвек пәйда булды, моннан тыш җирдә граната яткан икән.  Әсхәт шуны алырга тели, ә мин аңа «Алма аны, балам», дип кычкырам, ә ул алды бу шартлаткычны.

Мәктәпкә баргач, бу хакта хезмәттәшләренә сөйләгән Мәрьям апа, алар аңа, яхшыга юрагыз дип теләгәннәр. Начар уйлардан арынырга теләп, кичен Кадер киче алдыннан башка хатын-кызлар белән мәчетне җыештырырга барган ул.

– Иртән 4 апрель көнне Вера шалтырата, мин шулчак нидер сизенеп, нәрсә булды дип сорадым... Төнлә газизем соңгы сулышын алган. Блиндаж эчендә җан биргән. Күрәсең, көндез дрон-разведчик сагалаган аларны. Әсхәт каты яраланудан тыш, агачлар астында калган. Кызганыч, саклап калып булмаган, – дип сөйли күз яшьләре аша Мәрьям апа.

 Әсхәт хәрби карьера төзергә хыялланган. 11 май аның туган көне, аңа 28 яшь тулыр иде. Нәкь шул көнне якыннары хәрбинең туган нигезендә кырыгын уздырачаклар.

– Туры килүен әйт син. «11 май көнне миңа гвардия майоры званиесе бирерләр, бәлкем туган көнемне өйдә үткәрә алырмын», дип хыялланды бит балакаем, – дип өзгәләнә әни кеше. – Якын дусты Денис Киселев улымны соңгы юлга озатырга кайтты. Алар бер-берсенә энекәш, туганым дип йөриләр иде. Хушлашу мөрәсимендә чыгыш ясап ул: «Мөмкинлек булса, бөтен рота кайтыр иде. Ротадагы егетләрнең һәркайсы Кошкүл дигән авылның кайда, аның нинди икәнен белә иде», диде. Төмәннән, Тобольск өлкәсеннән улымның дуслары шалтыратты. Бөтен авыл елады Әсхәтнең үлемен белгәч, ни өчен иң яхшылар китә соң дип. Зиратка озатырга килүчеләр чакрымнарга сузылды. Хәзер әнә улымнан калган медальләренә карап аны юксынам. Ә алар шактый аның: «Батырлык өчен». II дәрәҗә «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлыклар өчен», I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре. Әле тагын Попасное, Рубежноены азат иткәндәге батырлыклары өчен медаль бирелергә тиеш. Дуслары көн дә яза. Үлеме турында хәбәрне ишетеп бер тәүлек үткәннән соң улыма багышлап җыр язганнар. Аны һәркем елый-елый тыңлый, туганым Закир Шаһбан соратып алды. Автордан рөхсәт булса, сәхнәдә башкарырга ниятли.

Мәрьям ханымның истәлекләренең бер өлеше генә керде бу юлларга. Аның кичергәннәре – олы язмыш! Ахырда мин аннан: “Сезгә нәрсә көч бирә?”– дип сорадым.

– Улым турындагы истәлекләр. Ә хәзерге вакытта яу кырында булган егетләребезне рәхмәт фәрештәләре сакласын. Алар да бит кемнеңдер газизләре. Әниләр, өметләрегезне өзмәгез. Балаларыгыз исән-сау кайтсын! – дип теләде Мәрьям апа.

«Тормыш юлыбыз гел бергә үрелеп барды»

Әсхәтнең якын дусты Денис хәзерге вакытта яу кырында. Вакыты тыгыз булуга карамастан, безнең сорауларга җавап бирергә җай тапты.

– Әсхәт белән без 2019 елда таныштык. Аңа безнең бригадага билгеләгәннәр иде. Ул вакытта аны взвод командиры итеп куйдылар. Япь-яшь лейтенант, шул дәвердән бирле гел бергә булдык. Сәяхәт итүме, эш буенча мәсьәләләрне хәл итүме, тормыш юлыбыз гел бергә үрелеп барды. Хәтта махсус хәрби операция зонасында бергә күрешкәч тә, җиңү турында, гомумән, уй-хыялларыбыз турында бүлешә идек. Кошкүл авылы хәзер минем икенче йортым. Мин үзем балалар йортында үскән бала. Әти-әнием яшьли үлеп киткән, якыннарым арасыннан хатыным һәм улым гына. Шуңа да һәрвакыт бөтен казанышларымны Әсхәт белән уртаклаша идем. Менә хәзер Кошкүл авылында татар туганнарымны таптым. Әгәр вакытны кире кайтарып булса, Әсхәт барыбер шул юлны үтәр, хәрби бурычын үтәүдән беркайчан да ваз кичмәс иде. Җаны-тәне белән хәрби булды, хәрбиләрчә вафат та булды. Боерса, Кошкүл авылында Әсхәтнең һәйкәлен куярга хыялланабыз. Бу безнең бурычыбыз, – дип уртаклашты Денис.

Әсхәт Алимов җырчы Закир Шаһбанның туганы, ике туган апасының улы. Аның тормыш иптәше Гөлүсә ханым да ВКонтактеда сәхифәсендә менә шундый юллар калдырган иде.

– Якыннарын югалтканнарны юатырлык сүзләр табу бик авыр. Закир да «Нинди генә сүзләр белән юатыйм икән?» – дип бик борчылды. Юк андый сүзләр. Газизләрен югалтканнарга Раббым сабырлык бирсен. Ил өстенә килгән афәт. Ахыры хәерле булып тәмамлансын иде. Батырларның урыннарын җәннәтле ит Раббым! – диелә ул постта.

 

 

 

 

Балачак хатирәләре
Әсхәт әти-әнисе, абыйсы белән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading