Мин ике бала әнисе. Ләкин ике балам ике ирдән. Яшьлек кайнарлыгы белән беренче иремнән аерылдым.
Үзем дә тиле, ул да акылга утырып бетмәгән иде, хәзер уйлыйм да, икебез дә ялгышканбыз икән. Аның әнисен әтисе кыйнап үтергән иде. Әтисен, билгеле, озак елларга төрмәгә утырттылар. Авылга башка кайтып күренмәде дә ул, ирем дә, аның апалары да аңа бик ачулы иделәр, янына барып йөрмәделәр, колагыбыз да исемен ишетмәсен, кыяфәтен бүтән күзебез дә күрмәсен диләр иде. Ләкин әтисез бала икенче икән. Өйдә үзен чын хуҗа санап, кемгә дә буйсынырга тиеш дип белмәде үзен. Әйткәнемне тыңламады, дусларына иярде. Аңа кияүгә чыгуыма үкенүләрем...
Дөм суык өйгә алып кайтты ул мине. Төн үзәгендә. Урлап! Утын сараеннан кул белән кабалап кына, бер кочак пүлән алып кердек. Лампочка да борып куймаган иде, шуны да аңлый белмәгәнмен! Андый егеткә кияүгә чыгалармы инде, булдыклы кеше лампочка гына булса да борып куя бит инде ул. Юдым, җыйдым икенче көнне бу өйне. Минекеләр пыр туздырып, алып кайтып китәргә дә килгәннәр иде, ризалашмадым. Тиле инде! Менә шул көннән тормыш башланды. Ризык юнәтеп кичке аш әзерләдем, үз хәлебездән чыгып кына никах туена көйләндек. Дөрес, бертуганнары кайтып мәҗлес чыгымнарын күтәрделәр, матур яшәргә кушып, ике көннән үз өйләренә кайтып киттеләр. Ә без яшьлек кайнарлыгы белән яши башладык.
Бәхетле төннәрне күз яшьләре алмаштырды. Эштән кайтуын ярты төнгәчә йокламыйча көтәм, ә ул исереп кайта да мине кыерсыта, орышсам кыйный иде. Бер китәргә дә җыендым, йөкле икәнлегемне белгәч, кире сүтелдем. Ул да бик ялынды, аннары туасы балам хакын да атлап чыкмадым. Икеләнгән уйларымны бер уңайга салып, аның янында яшәргә калдым. Әниләр җыеп кайтып китәргә бик кызыктылар да соң...
Бала тугач, ул мине бөтенләй басты. Көн саен кызмача кайтып керә, өйдә талаш, сугыш, кара янмаган җирем калмады, бала елый. Вакытында ашау, йоклау юк. Сүз әйтә алмый башладым. Ә бит мин көннәр буе өйдә бала белән, ялгыз. Өйгә кайткан ир дә сүзне уртага салып сөйләшергә, киңәш итәргә ярамасын инде, бәгырем каткач, китеп бардым. Ялынып йөрде, урамда күрсә, тотып ала да, җибәрмичә азаплады.
Ләкин күнмәдем. Кешене үзгәртеп булмый, нинди бар шундый булып кала инде ул дип уйладым. Кызым да әти дип өзелеп тормады. Өйдә күргәннәре хәтеренә сеңеп калгандыр димим, 3 яшьлек бала хәтере ул кадәрлене аңлый да, хәтерли дә алмый, билгеле. Бәлки минем сөйләгәннәр куркыткандыр, ни дисәң дә, әни белән ул көннәрне юк юк та искә төшерә идек.
Озак вакытлар ялгыз яшәдем. Ирсез хатын итәгенә авылдагы гына түгел, Бохарадагы эт тә килеп ябыша икән. Кемнәр генә сүз катмады. Ә минем йөрәк үз тиңен сайлады. Авылда буйдаклыгыннан инде арыган бер егет бар иде. Үземнән шактый гына олырак, ләкин күңеле әйбәт. Аның да миңа күз атып яшәвен сизенә идем. Җае туры килгәч, үзем сүз куштым. Аралаша башладык. Безнең заманда авылда клублар эшли иде әле һәм без дә клубка чыккач очраштык. Ярты авыл сөйләде шул чакта, имеш, сөяркәләр икәнбез. Әйе, яшереп тормыйм, югалтыр сафлыгым юк, мин аны кеше күзеннән качып кына иркәли идем...
Ул да кич җитәкләп кайтты. Дөресрәге, башта әнисе белән килеп сорадылар да, шул сөйләшүдән үзеннән калдырмады. Төрле чагыбыз булды кайнаналы тормышта, тешем кысып түзгән чакларымны сөйләп тормыйм, тормышны юкка гына ормыш димәгәннәр инде. Авырлык белән булса да тагын бер бала таптым. Бергәләп, яратып үстердек. Ә беренче баламны үз әнием үстерде. Дөрес, ул килеп, китеп йөрде безгә. Беренчедән, әнием ялгыз кала иде, аңа иптәш булсын, дидек. Икенчедән, икенче гаиләмә дә сыймады, өченчедән, үзе дә теләмәде.
Ләкин күңелендә миңа карата төер утырыр дип кем уйлаган бит. Үсеп җитеп, һөнәр алгач, ул миңа бөтенесен дә җыеп әйтте көннәрдән бер көнне. Елый-елый тыңладым. Нигә кияүгә чыгып, үз бәхетемне түгәрәкләргә уйладым икән дип тә үкендем. Әнилегем көчле иде, иремнән яшереп булса да, акча җыеп киендердем дә, кирәк әйберен дә сатып алып бирдем. Бу гына аз иде аңа, беләм. Көн саен әниләргә барып йөрдем, ул үзе дә килә иде, назым да җитмәгәндер, балам кичерсен инде мине, ул көннәрне кире кайтарып булмый.
Тормыш юлын кичкәндә ялгышмасак икән лә. Ә минем гомер юлым гел ялгышлардан гына торды күрәсең...
Алсу Сиразиева.
Апас.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар