16+

Утырып елаган чакларым күп булды»: инвалид балалар тәрбияләүче Ләйсәннең гаилә тарихы

Инвалид арбасында утырган кыз баласы белән транспортка кергән Ләйсәнгә беркем дә игътибар итмичә калмый.

Утырып елаган чакларым күп булды»: инвалид балалар тәрбияләүче Ләйсәннең гаилә тарихы

Инвалид арбасында утырган кыз баласы белән транспортка кергән Ләйсәнгә беркем дә игътибар итмичә калмый.

Аңа кызганулы караш ташлап: “Нигә инвалидлар йортына гына тапшырмыйсың? – дип сораучылары да очрый. Әнә шул сүзләре бигрәк тә бәгырен телгәли аның. Тугач та, сау-сәламәт нарасыйларын ташлап китүче хатын-кызларга да нәфрәт белән карый ул.

Ләйсән Казанда туып-үскән. Мәктәптән соң, сәүдә техникумын тәмамлап, ресторанда  да эшләгән, үз кибетен дә ачып җибәрергә өлгергән. Әмма  алга таба яраткан эшеннән аерыласын күз алдына да китермәгәндер. 

Яшьли күңеленә ошаган егет белән кавышса да, Ләйсәнгә гаиләле булып озак яшәргә насыйп булмый. Аларның юллары бик тиз аерыла. Кызы Камиләне 9 яшенә кадәр ялгыз үстерергә туры килә аңа. Язмыш аны Альберт исемле шәһәр егете белән очраштыра. Ләйсән белән Альберт өйләнешүгә, егетнең әнисе белән бергә үз йортларында яши башлыйлар.

Каенанасы белән дә уртак телне бик тиз таба Ләйсән. Килененең бала табарга җыенуын белгәч тә, улы белән икесе дә сөенеп туймыйлар. Соңрак табиблар аңа игезәкләр булачагын  әйтә. Бала табар көннәренә кадәр аларның  (УЗИ тикшерүләре буенча) сау-сәламәт булуларын җиткереп торалар. Бөтен анализлары да әйбәт була. Шуңа күрә, туганда сабыйларга зыян китермәс өчен алдан ук табиблардан кесарев кисеме ясауларын үтенеп сорый Ләйсән. Табар вакыты җиткәч тә, “смена алышынган вакыт”, ─ дип аңа озак кына игътибар итмиләр. Беренче баласы дөньяга аваз салганнан соң, икенчесе исән түгел, ─ диләр Ләйсәнгә. (Әмма анысы да бераздан елап җибәрә). 

Ата-ана башта кызлары Аида белән Алинәнең травма белән тууларын аңлап җиткерми. Бер яшьләренә җиткәндә табиблар аларның икесенә дә “церебраль паралич” дигән диагноз куялар. 

─ Шул диагнозны ишетүгә ирем дә аптырап калды. Балаларның ничек елауларын аңлатып бетерерлек түгел. Бигрәк тә Аидасы 6-7 яшенә кадәр туктаусыз елады. Берничек тә дәвалап булмаганга бик  борчыла идем, сабыйларыма карап, утырып елаган чакларым күп булды,─ дип сөйли Ләйсән.

Аиданың ыңгырашуыннан гына исән икәнлеген аңлый ата-ана. Ул урын өстендә генә ята. Ләйсән олы кызы Камилә белән балаларын Кытайга да алып барган. Анда инә белән дәвалаганнан соң, Алинә бераз сөйләшә башлаган. Аның  аякларына Казанда операция ясатканнар. Елга ике тапкыр хосписта тернәкләндерү курслары узалар. 

Алинәне инвалид арбасында урамда еш  йөртәләр. Татар җырларын тыңларга ярата икән. Әнисенең  эшләгәнен карап торган кыз: “Их, булдыра алсам, үзем булышыр идем сиңа, әнием”, ─ дигән сүзләре белән  аны юатып та ала. 

Быел кызларга 16 яшь тулган. 16 ел буе балаларыннан бер генә көнгә дә аерылмый Ләйсән. Концерт-театрларга барып ял иткәне дә юк аның. Әле дә ярый тормышта аның төп терәкләре  бар. Үзенең әнисе Асиянең исән-сау булуына  сөенә ул. Ире Альберт та эштән соң балаларны карарга ярдәм итә. Ләйсән аңа баштан ук: ”Гомер буе минем күз яшьләремне күреп,  мондый тормышта яшәү сине туйдырыр. Әгәр теләсәң, башка хатын-кыз белән гаилә кора аласың”, ─ди.  

Аңа каршы иренең: “Алар безнең балалар бит. Мин сине беркайчан да ташламыйм. Ходай безгә шундый сынау җибәргән икән, тормыштагы авырлыкларны бергә җиңәрбез”, ─ дигән сүзләрен ишеткәч, Ләйсәннең иренә булган хөрмәте тагын да арта.  

Соңгы вакытта гаиләләре белән “ут йотып яши” Гатауллиннар гаиләсе. Ләйсәннең бертуган махсус хәрби операциягә  киткән энесе Рәмиснең хәбәре булмауга борчылалар. Бигрәк тә әниләре Асиянең үзәкләре өзелә, 

Алар яныннан: “Ходай сәламәтлек, сабырлыклар бирсен үзләренә”, ─ дигән теләкләр белән киттем.

Люция Хәбибуллина

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading