Басуда ашламасыз иген үстерергә маташуның нәрсәгә тиң булуын заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Теләче районында алдынгылар слетында гаҗәеп образлы сүзләр белән чагыштырып күрсәткән иде. Ул сүзләр газета форматына бигүк тәңгәл килеп бетмәгәнгә күрә, без инде аны сезгә тәкъдим итеп тормыйбыз. Ә менә Теләче халкы ул чагыштыруны мәңге онытылмаслык итеп...
Ашлама дигәннән, аны басу-кырларга кертү ысуллары күптөрле. Арада иң отышлысы, әлбәттә, авиация, ягъни химикатларны чәчүлекләргә самолет белән һавадан яудыру. Бер үк вакытта бу ысул шулай ук үсемлекләрдәге төрле корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшү өчен дә бик җайлы.
Шунысы гаҗәп, илдә авыл хуҗалыгы авиациясенә ихтыяҗның чиктән тыш зур булуына карамастан, Россиядә бу максатта махсус очу аппаратлары төзүгә ничектер моңарчы игътибар бөтенләй юк дәрәҗәсендә иде. Дөрес, узган гасырның 90нчы елларында күп кенә КБлар авыл хуҗалыгы өчен самолетлар проектлауга алынып карыйлар анысы. Берничә проект самолетка да әйләнә. Тик эш шуннан да ары китә алмый. Аларның берсенә дә серияләп җитештерелү бәхете елмаймый. Һәм бары тик 2002 елда гына, ниһаять, Казан белгечләре авыл хуҗалыгы өчен махсус самолетның тәүге проектын дөньяга чыгаруга ирешәләр. Башкаланың «МВЕН» фирмасында «Фермер-2» дип исемләнгән машинаның беренче үрнәген дә җыялар. «Фермер» аграрийлар арасында шактый зур кызыксыну уята. Аны инде тиздән, сигез данә ясап, Ерак Көнчыгышка һәм илнең тагын берничә өлкәсенә табигый шартларда сынау өчен озаталар. Әйтергә кирәк, аграрийларның кызыксынуы һич тә урынсыз түгел. Мәсәлән, мондый самолетларның чит илдә эшләнгәннәре якынча 10 миллион сум тирәсе торса, «Фермер»ны нибары 4 миллионга сатып алырга була. Дөрес, «Фермер-2» һавага, очучының үзеннән тыш, 300 кг тирәсе генә химикат күтәрә ала. Бу берникадәр азрак, билгеле. Шуңа күрә «МВЕН» фирмасы белгечләре узган ел самолетның яңа форматын эшлиләр. Бусы инде 500 килограмм йөкне җиңел күтәрә, гәрчә, ул конструктив һәм технологик яктан «Фермер-2»гә тулаем диярлек тәңгәл килсә дә. Аерма шунда гына, «Фермер-500»гә көчлерәк двигатель куелган. Яңа машина «МАКС-2011» авиасалонында да яхшы бәя ала. Быел исә март аенда ул сынауларны да уңышлы үтте.
Шунысы гына һич аңлашылмый, «Фермер»ны дөньяга тудыручылар Казан белгечләре, ә чынлыкта аны Украинада һәм Казахстанда җитештерергә җыеналар. Янәсе, Татарстанда да, Россиядә дә «Фермер»ны сатып алырга теләүчеләр табылмаган, гәрчә алар безнең республика өчен бик кирәк булсалар да. Мәсәлән, Россиядә авиахимик эшләрне башлыча дельтапланнар ярдәмендә башкаралар. Татарстанда моның өчен 50ләп очу аппараты, шул исәптән инде «кадими» заман «экспонатына» әйләнгән «кукурузник» - «АН-2» самолетлары да, кулланыла.
Әле күптән түгел генә, Казан самолетын Украина Оборона министрлыгының «Одессавиаремсервис» дәүләт предприятиесендә тәкъдим итү булды. Одесса өлкәсе губернаторы Эдуард Матвийчук: «Бу самолетның аналогы Украинада юк, ә аңа ихтыяҗ исә гаҗәеп зур. Мәсәлән, бер гектар чәчүлек мәйданына ашлама сиптерү өчен, гадәттә, 200 гривен акча тотылса, «Фермер» кулланылган очракта, бу сумма нибары 25 гривен гына тәшкил итәчәк. Одесса - аграр төбәк һәм мондый самолет Украина аграрийлары, фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур табыш булачак», - дип белдерде.
Дөрес, Украинада «Фермер»ны тулаем җитештерү турында сүз бармый. Биредә аны җыячаклар гына. Ләкин киләчәктә тулы җитештерүнең дә җайга салынуы ихтимал.
Украинадан тыш, Казан самолетына Казахстанның да күзе төшкән. Һәрхәлдә, Караганда шәһәре янында аны төзү өчен завод салына инде. Быел ноябрьдә казахлар беренче самолетны ясап чыгарырга да ниятлиләр. Киләчәктә биредә аны ел саен 72 данә җитештерергә исәп тоталар. Ә завод өчен кадрлар Казанда әзерләнә. Казахстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, илнең «Фермер-500» самолетына булган ихтыяҗы 350 данә.
Караганда заводында башта авыл хуҗалыгы өчен «Фермер» самолетлары җитештереләчәк. Икенче этапта «Суникар» кече пассажир самолетларын җитештерү дә күздә тотыла. 4 урынлы мондый машина 1500 км ераклыкка оча ала һәм ул аэрогеоразведкалар үткәрү өчен кулай. Шулай ук эш сәфәренә очучыларга да менә дигән. Ә инде соңгы этапта биредә ун пассажир сыйдырышлы «Экспедишн» самолетлары да җитештерелә башлаячак. Әлеге проект өчен Казахстан хөкүмәте 1,7 миллиард тенге акча бүлеп биргән.
Ә менә безгә, эшләр болай барса, басуларга ашламаны һаман да шул элеккегечә «кукурузниклар» белән генә сибәргә туры килер, ахрысы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар