Россия гражданнары тарафыннан Казахстанда транспорт чаралары сатып алуның тәртипләре һәм кагыйдәләре турында Идел буе таможня идарәсенең таможня күзәтчелеген оештыру хезмәте җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Преорчук сөйләде. Атомобиль сатып алганчы транспорт чарасының документларын һәм таможня таләпләрен яхшылап өйрәнергә, аларны үтәргә кирәк, - дип киңәш итте ул".
Скопировать ссылку
Россия гражданнары тарафыннан Казахстанда транспорт чаралары сатып алуның тәртипләре һәм кагыйдәләре турында Идел буе таможня идарәсенең таможня күзәтчелеген оештыру хезмәте җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Преорчук сөйләде. Атомобиль сатып алганчы транспорт чарасының документларын һәм таможня таләпләрен яхшылап өйрәнергә, аларны үтәргә кирәк, - дип киңәш итте ул".
Иң мөһиме, автомобиль Евразия икътисади берлеге статусындагы товар булырга тиеш
Таможня аермасын түләргә онытма
Казахстанда түбән (“пониженная”) таможня ставкасында башка илләрнең автомобильләре дә җитештерелә. Ләкин әлеге мәгълүм модельләрдәге автомобильләрне өченче илләргә, ягъни Евразия икътисади берлеге илләренә турыдан-туры сатып җибәрергә рөхсәт юк. Чөнки бу автомобильләр Казахстанда “шартлы рәвештә генә җитештерелгән” дип санала. Андый автомобильләрне сатып алган очракта, түбән таможня ставкасының тулаем бәясен Казахстаннан чыкканчы ук түләргә кирәк. Таможня ставкасындагы “тулы бәя” түләнелмәгән очракта, машина Россия территориясенә уздырылмаячак.
Электр автомобиле
Казахстанда “ташламалы таможня” ставкасында җитештерелгән электр автомобильләрен дә Россия Федерациясендә даими яшәүче кешеләргә файдалануга, идарә итүгә һәм милек сыйфатында тапшырырга рөхсәт ителми. Моның өчен башта таможня пошлиналарын һәм Казахстан Республикасы салымнарын Казахстанда чакта ук түләү зарур.
Автомобильнең “койрыгы” булмасын
Сатуга декларациясез ягъни ирекле сату-алу хокукы булмаган автомобильләр дә куелырга мөмкин. Мондый четерекле очраклар күзәтелгән инде. Автомобильнең Казахстанда яки Евразия берлеге илләрендә таможня түләүләрендә бурычлары булуы ихтимал. Декларациясез автомобильләр таможняның “кара исемлегендә” тора, андый машиналарны башка кешеләргә файдалануга, идарә итүгә һәм милек сыйфатында бирергә ярамый.
Казахстан кешеләрендә Евразия икътисади берлеге әгъзасы булмаган илләрнең автомобильләре кулланылырга һәм алар сатуга куелырга мөмкин. Бу очракта, әлеге транспорт чарасын сатып алмагыз, чөнки ул “чит ил товары” статусында. Аны өченче кешеләргә тапшыру яки сату тыелган.
Автокарәван җанлана
Александр Преорчук әйткәнчә, быелның 8 аенда Идел буе таможня идарәсе вәкаләтендәге территориядә Россия гражданнары Казахстаннан инде 2 меңнән артык автомобиль сатып алып кайткан. Узган елның шул чорында барлыгы 200 автомобиль генә алып кайтылган булган.
Кыен хәлдә калмас өчен, башта Федераль таможня хезмәте сайтындагы мәгълүматлар белән танышу яхшы. Сайтта “Ввоз транспортных средств из Республики Казахстан / Перечень “рисковых” транспортных средств” белешмә бите бар.
Комментарийлар