Форум кысаларында 120 чара һәм компьютер дөньясына караган күргәзмә оештырыла. Анда 120 предприятие үзенең цифрлы (компьютер) технологияләрен һәм җиһазларын күрсәтә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырыла әлеге форум. Рифкать Миңнеханов үзенең чыгышында “Летай”, HeadHunter, Ак Барс Банк, “Касперский лабораториясе”нең ярдәмен дә мактап телгә алды.
“Таттелеком” гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Нуретдинов, Ак Барс банкының инновацияләр буенча директоры Дамир Галиев, “Касперский лабораториясе” системасы базасында бизнес-чишелешләрне үстерү юнәлеше җитәкчесе Андрей Суворов форумның цифрлы технологияләрне үстерүгә көчле этәргеч булганлыгы, кибер иминлекнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
Комментарийлар