16+

Очып кына барыр идем

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 апреленнән, РФ Хөкүмәте карары белән, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында һава юллары буйлап пассажирлар ташуны үстерү программасы сынала башлаган иде. Шуннан соң үткән 5 ай ярым вакыт эчендә әлеге мөмкинлектән округта 55 меңгә якын пассажир файдаланган.

Очып кына барыр идем

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 апреленнән, РФ Хөкүмәте карары белән, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында һава юллары буйлап пассажирлар ташуны үстерү программасы сынала башлаган иде. Шуннан соң үткән 5 ай ярым вакыт эчендә әлеге мөмкинлектән округта 55 меңгә якын пассажир файдаланган.

Бу мәгълүматлар күптән түгел Казанда Россия төбәкләре арасында авиаэлемтәләрне үстерү мәсьәләсенә багышлап уздырылган конференциядә яңгырады. Пилот проектында катнашучы яклар конференциядә аны гамәлгә ашыруның барышы, килеп туган проблемалар, төбәкләр арасында авиаэлемтәләрне үстерүдә шәхси-дәүләт партнерлыгының нәтиҗәлелеген күтәрү турында фикерләште.
Конференциядә билгеләп үтелгәнчә, хәзер ил җитәкчелегендә авиациянең, бизнес мәнфәгатьләрен генә күздә тотмыйча, социаль функция дә башкара торган транспорт төре икәнлеген җитди аңлау бар. Соңгы елларда Россия төбәкләре эчендә очкычларда пассажирлар ташуны үстерү, гамәлдәге авиамаршрутларны карап тоту һәм бетерелгәннәрен торгызуга ярдәм итү буенча ясалган беренче адымнар шуны раслый.
Идел буе федераль округының инициативасы хупланып, агымдагы елның апреленнән биредә төбәкләр арасында авиаэлемтәләрне үстерү проекты сынала башлады. Әлеге сынау проекты нигезендә, төбәкләр арасында авиаэлемтәләрне үстерү буенча бүген авиапредприятиеләр, аэропортлар, төбәк хакимиятләре хезмәттәшлегенең оптималь юллары эшләнә.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратының департамент җитәкчесе Сергей Козлов үз чыгышында ассызыклап узганча, бүген округ чикләрендә авиаэлемтәләрнең реаль картинасы күңелле түгел: шәһәрләрнең авиаэлемтә белән тәэмин ителеше начар. Моңарчы аларны турыдан-туры бәйләүче авиарейслар саны бик аз иде, күпчелек рейслар Мәскәүдә күчеп утыруны күздә тотып оештырылды.
Тәҗрибә проектын гамәлгә ашыру барышында төп бурычлар итеп икътисади актив халыкның мобильлеген һәм региональ һава судноларына эчке сорауны күтәрү куелган. Сергей Козлов сүзләренә караганда, апрельдән округта халыкның мобильлеге арта башлаган. Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан алып үткән 5 ай ярым вакыт эчендә аның мөмкинлекләреннән 55 меңгә якын пассажир файдаланган. Округта пассажирлар ташу күләме, 2012 елга караганда, 30 процентка арткан.
Якын араларга очучы самолетларга да сорау арта башлаган. Билгеле булганча, Идел буе федераль округында әлеге проектны гамәлгә ашыруда «Татарстан» (төп оператор), «Ютэйр» һәм «Оренбуржье» авиакомпанияләре катнаша. Рейсларга сорау арту сәбәпле, бу авиакомпанияләр агымдагы елда 21 очкыч сатып алуны планлаштыра. Шуларның бер өлеше кайтарылган инде. Дөрес, бу очкычлар чит илләрдән кайтарыла. Моны, безнең очкычлар арасында икътисади параметрлары буенча әлеге маршрутларга туры килерлекләре әлегә юк, дип аңлаттылар.
«Округ шәһәрләренә самолетта очу халык арасында популярлык казана башлады. Алар хәзер аның уңайлыгына төшенде. Моны округ төбәкләре арасында пассажирлар агымы артуы да раслый», - ди Сергей Козлов.
Белгәнебезчә, әлеге проект нигезендә, пассажирлар билет бәясенең яртысын гына үзләре түли. Билет бәясенең калган яртысы төбәкләр һәм федераль бюджет исәбенә компенсацияләнә (һәрберсе 25әр процент). Сергей Козлов хәбәр иткәнчә, сорау азрак булган маршрутларны исәпкә алып, августтан проектка дәүләт ярдәме схемасына үзгәрешләр кертелгән. Элек субсидияләү ташылган пассажирлар күләменә бәйле булса, хәзер ул маршрутка да бәйле булачак. Әлеге схема алга таба бу юнәлешләрне нәтиҗәле үстерергә ярдәм итәргә тиеш.
Төбәкләр арасындагы авиаэлемтәләрне дәүләт ярдәме белән үстерү перспективаларына килгәндә, ул берничә елга исәпләнгән проект белән генә чикләнми. Хәзерге вакытта РФ Транспорт министрлыгы, Росавиация, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты катнашында бу программаны алга таба дәвам итү буенча тәкъдимнәр туплау бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading