Салым түләүләрең 100 сумнан азрак булган очракта, түләү хәбәре җибәрелми. Шунлыктан, салым органнары сайтыннан “бурычлылар” исемлегеннән фамилияңне караштыру яки салым органында белешү мәслихәт. Берәр эш башкарырга керешкәндә кечкенә генә салым бурычы да зур киртә тудырырга мөмкин.
Скопировать ссылку

Физик затлар быелның 1 декабренә кадәр 2020 ел өчен билгеләнелгән транспорт, җир, күчемсез милек һәм физик затлар кеременә салымнарны түләп бетерергә тиеш. Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин: “Салымнардан җыелган акча бер кая да китми, ул федераль һәм республиканың берләштерелгән бюджетына күчерелә. Татарстан салымнар һәм җыемнар күрсәткечендә алдынгы урында. Салымнар түләүләренә җаваплы караганнары өчен татарстанлыларга рәхмәт!” - диде.
Янчыкларны капшап алыйк
Татарстанда 1 миллион 157 мең кешегә салым түләү зарурлыгын искәртеп хәбәр җибәрелгән: 680 мең кешегә электрон рәвештә, ә калганнарына почта аша.
- Барлыгы 8 миллиард 100 миллион сум салым билгеләнде, шуның 2 миллиард 500 миллион сумы керде инде. Өч атна эчендә тагын 5 миллиард 600 миллион сумны түләп бетерергә кирәк. Салымнарны вакытында түләмәсәң аларга пеня өстәлә башлый, - диде Марат Сафиуллин.
Килеп йөрмә, кодагый!
- Салым органнары гадәти режимда эшлиме, кешеләр кабул ителәме? Коронавирус сәбәбендә,эш режимында әллә үзгәрешләр бармы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
- Салым органнары гадәти режимда эшли. Ләкин, салым түләүләрен электрон рәвештә башкару отышлырак. Татарстанда 1 миллион 100 кешенең электрон шәхси кабенеты бар. 680 мең кеше түләүләрне актив рәвештә электрон сыйфатта башкара. Куар-код аша туганнарыңның салымын да электрон рәвештә түләргә була, - дип җавап кайтарды Марат Сафиуллин.
Ташлама мине, ташлама
Татарстанда 1 милионнан артык кеше салым ташламаларыннан файдалана. Пенсионерларга, пенсия алды яшендәгеләргә, күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган. Бу мәсьәләдә кызыксындырган сорауларыңны Федераль салым хезмәтенең мәгълүмат үзәгенә 8-800-222-22-22 телефоны аша шалтыратып белешергә була. Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына да белешмәләр куелган.
Салым түләүләрең 100 сумнан азрак булган очракта, түләү хәбәре җибәрелми. Шунлыктан, салым органнары сайтыннан “бурычлылар” исемлегеннән фамилияңне караштыру яки салым органында белешү мәслихәт. Берәр эш башкарырга керешкәндә кечкенә генә салым бурычы да зур киртә тудырырга мөмкин.
Түләмәсәң түләттерәләр
- Милек салымы буенча 585 кешенең бурычы бар әле. Транспорт салымын түләмәгене өчен 200 җиңел автомобильгә арест салынды, аларның хуҗалары 21 миллион сум бурычларын түләде. Кайбер кешеләр салым түләүләрен 3-4 ел башкармыйча йөри, мондый игътибарсызлык күрсәтергә ярамый. Салым органнары хезмәткәрләре, суд приставлары белән берлектә, юлларда атна саен рейдлар үткәрә, бурычлылар туктатыла. Андый чарага эләккәнче бурычларыңны каплау хәерле. Салым бурычлары булганнарга дәүләт тарафыннан ташламалар һәм субсидияләр дә бирелми, - дип искәртте Марат Сафиуллин.
Кыйммәтле ат күп ашый
Зиннәтле машиналарда йөрү күңелле, әлбәттә. Әмма, 3 миллион сумнан артык бәядәге машиналарга салым күтәренке коэффициентта салына. Әгәр син 3 миллион һәм аннан да югарырак бәядәге машинаны кулдан инде 1 яки 2 миллион сумга сатып алган очракта да, барыбер “кыйммәтле машина” исемлеге буенча күтәренке хисаплаулардагы салым түлисең.
Комментарийлар