16+

Әлфис Галиуллин: “Үскәч Салават абый янында баянда уйнарга хыялландым”

Чистай егете, гармунчы Әлфис Галиуллинның уйнавын бер тапкыр ишеткән кеше башка онытмый. Гармунга кушылып җырлап та җибәрсә, ул тамашачының яраткан артистына әйләнә.

Әлфис Галиуллин: “Үскәч Салават абый янында баянда уйнарга хыялландым”

Чистай егете, гармунчы Әлфис Галиуллинның уйнавын бер тапкыр ишеткән кеше башка онытмый. Гармунга кушылып җырлап та җибәрсә, ул тамашачының яраткан артистына әйләнә.

 Гап-гади авыл баласы профессиональ дәрәҗәдә иҗат итәргә ничек өйрәнде икән?

– Әлфис, гомер-гомергә гармунчы мәҗлесләрнең йөзек кашы булды. Ә хәзер гармунчының дәрәҗәсе бармы?
– Яхшы уйный белгән гармунчылар алар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Моңны аңлаган, яраткан кешеләр өчен гармунчы хәзер дә беренче урында тора. Халык элеккеге кебек бәйрәм, мәҗлесләрне кабат өйдә уздыра башлады бит. Алар арасында гармунчы чакырып җырлашып утырырга теләүчеләр күп. Үзем дә шундый мәҗлесләргә яратып барам.

– Иң беренче тапкыр гармунны кайчан кулыңа алдың?
– Әти-әни сөйләве буенча, дүрт яшемдә гармунны кулга әтием тоттырган. Ак телле гармун булган ул. Әти кирәк төймәләренә генә фломастер белән сызып, шуларга басып көй чыгарырга өйрәткән. Беренче сыйныфка укырга кергәндә авылыбыз рәисе миңа баян бүләк итте. Шуннан бирле инде 25 ел баян кулдан төшкән юк. 

– Беренче сыйныф баласына баянны юкка гына бүләк итмәгәннәрдер.
– Мин инде ул яшьтә “Туган тел” җырын гармунда уйнап җырлый идем. Соңрак “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә дә чыгыш ясадым. Ул баянны ничек күтәреп торганмындыр. Үземнән дә зуррак иде.   

– Сәхнәнең чын тәмен кайчан тоя башладың?
– Артист өчен иң рәхәте ул залда утыручыларның алкышлары. Син алардан килгән энергияне тоясың. Бу хис Әлмәттә узган зур концерта чыгып җырлаганнан соң барлыкка килде. 

– Димәк, кайчандыр кулыңа гармун тоттырып әти-әниең сиңа дөрес юнәлеш биргән.
– Вакытында юл күрсәткән өчен аларга бик рәхмәтлемен. Мин музыка мәктәбен дә ике ел эчендә тәмамлап чыктым. Район үзәге Чистайга бездән 60 чакрым. Ул вакытта юллары да юк иде, пычрак сөреп барасы, кар-бураны да бар. Шуңа күрә музыка мәктәбе җитәкчелеге үзләштерә алса, ике елда тәмамларга мөмкинчелек бирәбез, дип белдерде. Ике елда тәмамлап чыктым, җиңел булмады. Балалар урамда уйнап йөргәндә атнага ике тапкыр әти мине машинага утыртып район үзәгенә алып китә иде. Кайткач тагын дәресләр әзерләргә кирәк.

– Бармыйм дип каршы килгән, туйган чаклар булдымы?
– Юк. Чөнки мин музыка мәктәбенә кергәндә баянда әйбәт уйный идем бит инде.

– Әти-әниең белән якыннанрак таныштыр әле.
– Әтием гади кеше. Ул гармунда да уйный, җырлый да. Элек әнием белән туйларга да еш йөриләр иде. Әнием укытучы, мине мәктәптә укытты. Хәзер дә эшли әле. Әти гомер буе механизатор булды. Еллар узган саен мин бер нәрсәне аңладым. Аларның олыгайган саен күңелләре йомшара икән, аларга күбрәк игътибар, ярату кирәк. Көн саен телефон аша булса да сөйләшергә кирәк. 

– Казанга килеп яши башлагач, их шушы җырчыларга гармун уйнап сәхнәдә басып торсам иде дип хыялланган чаклар булдымы?
– Ул хыяллар Казанга килгәнче үк бар иде инде. Салават Зәкиевичның 17 нче сезон дискын алып көнгә 9-10 тапкыр тыңлый идем. Бөтен җырларының сүзен дә, көен дә яттан өйрәнеп беттем. Альфред абый Якшембетовларның уйнавын күреп, их, минәйтәм, зур үскәч Салават абый янында шулай баян уйнап торсам иде дип теләгән идем. Инде Аллаһка шөкер, хыялларым тормышка ашты. 

– Салават Зәкиевич җырлаганда янәшәсендә уйнап тору миңа куркыныч кебек тоела, ничек соң?
– Баштарак авыр булды. Мин килгәндә Илфат Шәехов та эшли генә башлаган иде. Аңа да, Альфред абыйга да рәхмәт, тәртибен аңлаттылар, өйрәттеләр. Бик күп гастрольләрдә йөрергә, шактый кешеләр белән танышырга туры килде. 

– Танылган җырчылар арасында күңелеңә кереп калган тагын кемнәр бар?
– Мин бит элеккеге җырларны уйнарга, җырларга яратам. Флера апа Сөләймановага бик яратып уйнадым. 3-4 тапкыр аның белән чыгыш ясарга туры килде. Венера Ганиевага уйнавы рәхәт. Хәмдүнә апа Тимергалиева, Фирзәр абый Мортазин кебек җырчыларыбызга да сәхнәдә уйнарга туры килде. Һәрберсенең үз холкы. Кемдер якынрак килеп тартып уйнаганны ярата. Кемдер ераграк торуны сорый. Менә шулай төрле җырчылар белән эшләп гармунчының тәҗрибәсе арта инде. 

– Әлфис, син бик матур җырлыйсың да бит. Синең репертуарыңда Совет чоры кешеләренең яраткан җырлары. Нигә ул җырларга игътибар итәргә булдың?
– Тәрбиядәндер инде. Безнең өйдә һәрвакыт радио эшләп торды. Әни иртәдән кабызып куя, көне буе шуны тыңлап эшлибез, ашыйбыз, йокларга ята идек. Шуңа татар халык җырлары колакка кергән. Күңелемә Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев башкарган җырлар якын. Яшерен-батырын түгел, заманча эстрада җырларын башкару миңа күпкә кыенрак. Ә халык җырларын рәхәтләнеп сузып җырларга була.

– Бәлки менә шундый җырлардан үзеңнең сольный концертыңны да оештырырга кирәктер?
– Мондый хыялым бар. Әгәр концерт оештырсам, репертуарымдагы җырларны халык белән бергә кушылып җырлыйсым килә. Элеккеге җырларны башкаруның бер четерекле ягы бар. Бу авторлык хокукларына кагыла. Мин ул җырларны иҗат итүчеләрнең балалары, оныклары каршы килмәс дип өметләнәм. 

– Музыкант кеше профессиональ дәрәҗәсен күтәрү буенча даими эшләргә тиеш. Синең моңа вакытың каламы?
– Хәзерге көнгә кадәр концерт оештырмавымның бер сәбәбе менә шул уку белән бәйле. Аспирантурада укып йөрим, диссертация язам, мәдәният институтында студентлар да укытам. Яшь вакытта укып калырга кирәк. Бөтен материалны үзләштерү өчен бу мөһим.

– Ни өчен иҗат юлы белән генә китмичә укытуга да алындың?
– Ул ничектер бер-берсенә бәйләнеп китте. Дүрт ел Салават Зәкиевичта укып чыккач, Венера Әхәтовна чакырды: “Әйдә укуыңны дәвам ит. Син әле яшь, эшләргә дә өлгерерсең”, – диде. Укуны тәмамлагач, 5 ел студентларга белем бирү белән генә шөгыльләндем. Әниемнең гомер буе укытучы булуы да бәлки шушы юлны сайларга этәргәндер. 

– Студентларга нинди юнәлеш буенча белем бирәсең?
– Булачак театр артистларына вокал дәресләре бирәм. Яшь артистлар театрга урнашканда нота таный белергә тиеш. Аларга анда җырлы рольләрне башкарырга, һичъюгы бер-ике куплет булса да җырларга туры килә. 

– Әлфис, иҗатка, студентларга вакытың күп китә, ә гаиләңә каламы?
– Хатынга рәхмәт инде. 9 ел бергә гомер итәбез. Аллага шөкер, ике кыз үстерәбез. Олы кызыбыз быел беренче сыйныфка укырга бара. Кечкенәсе балалар бакчасында. Икесе дә җыр-моңга гашыйк. Безнең өйдә көн саен концерт. Икебез дә иҗади кеше булгач, балаларыбыз да шундыйдыр инде. Балалар бакчасында нинди җыр, шигырь өйрәтәләр, барсын да эләктереп кайталар. Үзләренең шигырьләрен генә түгел, төркемдәге башка балаларныкын да сөйлиләр. Мин моңа бик сөенәм. Үзләре үк өйрәнеп кайталар. Әти-әнинең балаларның нинди сәләте барын күрү, юнәлеш бирү вакыты безгә дә килеп җитте. 

– Үзең мишәр егете булсаң да, татарча бик чиста сөйләшәсең. Казанда өйрәндеңме, әллә авылда ук шулай өйрәнгән идеңме?
– Мишәрләрдә шундый нәрсә бар бит ул, мишәрчә сөйләшмәсәң үз телеңне саткан кебегрәк. Әдәби телне исә миңа Әлмәт шәһәрендә өйрәнергә туры килде. 8 сыйныфны тәмамлагач мин авылдан киттем һәм Әлмәт шәһәрендәге музыка көллиятенә укырга кердем. Андагы Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә дә белем алдым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бик таләпчән иде. Ничек кенә авыр булса да диалекттан котылырга туры килде. Мин укытучыма рәхмәтле. Ярый әле шул чагында үзләштергәнмен дип сөенеп йөрим. 

– Әти-әниең ничек кабул итте?
– Баштагы шәпкә әти: “Монда кайтасың да үзебезчә сүләшәбез, давай,” – ди иде. Инде өйләнгәч, балалар да тугач әти-әни бәйләнми башлады. 

– Мишәр егете булсаң да син тыйнак, кайвакыт артык тыйнак дип әйтимме соң. 
– Мин характерым белән күбрәк әнигә охшаган. Әти безнең кызуырак. Әни укытучы булгач та инде бик сабыр кеше. Нинди генә хәл булса да ул үзен кулда тота белә, бер дә кычкырмый. Характер әти-әнидән күчә бит инде. Аннары әби-бабай янында да үстек. Алар безгә догалар, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә өйрәтеп үстерде. Шуннан килгәндер дип уйлыйм. 

Энҗе Шәйхетдинова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading