16+

Язучылар берлеге Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим иткән

Бу турыда үзенең телеграм-каналында шагыйрь Булат Ибраһимов хәбәр итә.

Бу турыда үзенең телеграм-каналында шагыйрь Булат Ибраһимов хәбәр итә.

«Язучылар берлегендә 2026 елга Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим итү утырышы булды. Бу әле беренче тур гына. Барысын да бертавыштан хуплап түбәндәге язучылар расланды: 
Марат Әмирханов (92 яшь);
Рәфкать Кәрами (83 яшь);
Зиннур Хөснияр (64 яшь);
Рифә Рахман (63 яшь);
Рәфис Корбан (69 яшь);
Илсөяр Иксанова (59 яшь);
Рәдиф Сәгъди (68 яшь);
Хәбир Ибраһим (67 яшь). 
Әле тагын Әлмәт һәм Чаллы бүлегеннән дә язучылар өстәләчәк. Бу әле Союз тарафыннан тәкъдим ителгән лонг-лист кына. Союзның шорт-листы да булачак. Анысы февраль башы булыр», дип яза Булат Ибраһимов. Үз постына ул яшь шагыйрьләр – үзе, Фәнил Гыйләҗев һәм Гөлүсә Батталова фотоларын да беркетеп куйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading