– Кайберәүләр: «Бала үскәч, алимент түләмәсәң дә була», – дип улына, кызына 18 яшь тулганны көтә. – Канун нигезендә, түләнмәгән алиментларны бала 18 яшь тулганнан соң да сорарга хокуклы. 18 яшь тулгач, алимент суммасы артудан туктый. Тик җыелган бурыч беркая да югалмый. Дөрес, балигъ булган бала үзе алименттан баш тарта ала.
– Әгәр дә кеше, әйтик, сәламәтлеге чикле булу аркасында, алиментын түли алмый икән, аңа берәр ташлама каралганмы? – Алимент түләмәү өчен җитди сәбәп булырга тиеш. Әйтик, авыру яки эшкә яраксыз булу; хезмәт хакы түләнми торган, банк сумманы тоткарлап яки хаталы итеп күчергән очраклар; армиягә чакырылу. Алимент күләмен судка шикаять биреп дәгъваларга була. Әгәр кеше алиментка мохтаҗ кеше белән яшәсә дә, ул үзенең алиментын түләүдән азат ителми. Кеше ирегеннән мәхрүм ителгән булса да, аны алимент түләүдән азат итмиләр. Бу очракта суд алиментчыны түләнә торган эшкә җәлеп итүләрен, ул эштән сәбәпсез баш тартмадымы икәнлеген тикшерә. Алимент түләргә тиешле затның балаларына яки ярдәмгә мохтаҗ әти-әнисенә акчаны махсус рәвештә кимрәк түләве ачыкланган очракта, аны административ җаваплылыкка тарталар.
Кызганыч, хатын-кызлар арасында да «күке» әниләр очрый. Аларның саны 2 меңгә якын. Шундый “әниләр” арасында 30-42 яшьлекләр өстенлек итә. Алимент түләмәүчеләр арасында хәтта 66 яшеннән узганнар да бар. Ун мең сумнан артык алимент бурычы булса, чил илгә чыгармыйлар.
СОРАУ-ҖАВАП: – Ирем белән аерылышканда, кызыма 2 яшь кенә иде. Ә хәзер аңа 18. Элекке иремнең алимент буенча бурычы да шактый җыелды. Ничәмә тапкыр суд приставларына мөрәҗәгать иткәнем булды. Ләкин аны таба алмадылар. Танышларым аша белештем, әллә махсус, әллә чынлап та, элекке ирем Мәскәү якларына китеп вахта ысулы белән эшләгән. Рәсми түгел. Кызымны берүзем аякка бастырдым, күптән түгел иремнең үлеме турында хәбәр иттеләр. Юристым милек мәсъәләсен хәл итте. Элекке иремнең фатиры калган булган, аны кызым һәм аның сеңлесенә бүлделәр. Ә менә җыелган бурычны түләттереп булырмы икән? Алсу, Казаннан. – Алиментчы вафат булса да, әти тиешле кешенең мирасына хуҗа табылса, бала алимент акчасыннан мәхрүм калмаячак. Бу очракта суд приставлары нотариуска запрос җибәрә. Варислыкка бер кеше дә кермәсә, суд башкарма эшне туктата. Мирас берәр кешегә калдырылган очракта, вариска милек белән бергә бурычлар да күчә, дигән сүз. Җыелган әҗәтләр күп булса, машинага арест салына. Шулай ук ул көнкүреш техникасына да салынырга мөмкин. Ләкин көндәлек кирәк-яракларга арест салынмый. Мирасны кабул иткән кешенең милек белән хушлашасы килмәячәк, әлбәттә. Аңа ун көн вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә җыелган әҗәтне каплый алмаса, милек сатуга куела. – Ирем белән язылышмыйча гына яшәдек. Дүрт яшьлек улыбыз бар. Балага бер яшь булганда, юлларыбыз аерылды. Улыбызга үз исемен бирсә дә, баланың туу турындагы таныклыгында әти турындагы мәгьлүмат турысында сызык тора. Мин иремне алиментка бирә аламмы? Рузиля, Казаннан. – Туу турындагы таныклыкта баланың әтисе бар дип күрсәтелгән икән, алиментка бирүдә проблема килеп тумаячак. Ә менә таныклыкта әтисе язылмаган икән, хәл катлаулана. Мондый очракта, юридик термин белән әйткәндә, «установление отцовства» процессын үтәргә кирәк булачак, ягъни балаларның әтиләрен законлы рәвештә билгеләргә туры киләчәк. Аннары алимент түләүне суд аша хәл итәргә мөмкин. – Балага гына түгел, әни кеше үзе өчен дә алиментка бирә ала икән, дип ишеткән идем. Бу дөресме? Исемем редакция өчен генә. – Әгәр дә әни бала ялында икән, балага өч яшь тулганчы үзе өчен дә ирен алиментка бирә ала. Эшләргә вакытлыча мөмкинлеге булмау аркасында, ул декретта чакта алиментка мохтаҗ. Дөрес, бу акча бары суд карары нигезендә генә билгеләнә.
Комментарийлар