Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, “Манзара” тапшыруы алып баручысы, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев белән балачагы, гаиләсе турында сөйләштек.
Бераз фәлсәфәгә дә бирелеп алдык.
– Балачагыгыз Мусабай авылында үткән. Авылыгыз зурмы? – Мусабай-Завод дип әйтү дөресрәк була. Заманында авылга Муса дигән бай килгән. Тирә-якта урман гына булгач, ул күмер һәм керамика заводы ачкан. Тукай районында ике Мусабай авылы. Буталмас өчен, безнең авыл исеменә “завод” сүзен дә өстәгәннәр. Элек авылыбыз зур иде, хәзер ул да башка авыллар кебек үзгәреш кичерә, кызганыч. Гади генә мисал, мәктәпне тәмамлаган елны анда 200гә якын бала укый иде. Ә хәзер 11 сыйныфлы мәктәптә 50ләп кенә.
– Бу мәсьәлә сезне борчыймы? – Әлбәттә. Авыллар югалуы, беренче чиратта, тарих, гореф-гадәтләр, мәдәниятебезне куркыныч астына куя. Шәһәрләрдә һәркем үз мәнфәгатен генә кайгырта кебек, кеше иртән чыгып китеп, кич арып-талып кайтып егыла. Тормыш тизлеге зур, һәрберсенә акча җиткерергә кирәк. Ә хәзер күп нәрсә акчага килеп терәлә. Гомумән, авыл – шәһәр өчен донор ул. Шәһәр мәдәниятен үстерүчеләрнең күбесе авылдан чыккан кешеләр. Авыл шәһәрсез яши ала, әмма шәһәр авылсыз яши алмый. Мәдәният үсешенә өлеш керткән өченче буын шәһәр кешесен очратканым юк әле. Еллар узгач, шәһәргә күченгәннәр бөтенләй “шәһәрләшеп” бетмәсме икән?
– Әби-бабай тәрбиясе эләктеме? – Кызганыч, бабайларны бөтенләй хәтерләмим. Ике яктан да бабайлар күптән мәрхүм, алар Бөек Ватан сугышын үткән, әсирлектә булган кешеләр. Алар турында мәгълүматны табу – иң зур теләкләремнең берсе. Архивларга да мөрәҗәгать иттем, әмма гел ниндидер каршылыкларга юлыгам. Әти-әни икесе дә Актаныш районыннан, шуңа күрә әти ягыннан әбине авылга кайткач кына күрә идем. Ә әни ягыннан әби шикәр чире белән авыргач, урын өстендә яткач, туганнардан-туганнарга йөрде. Әби бик зирәк, акыллы хатын-кыз иде. 8 бала әнисе ул: 4 малай, 4 кыз. 16 онык, алар да 8 малай, 8 кыз. Ниндидер математик төгәллек, бар. Әбинең нәселе аеруча төгәллекне ярата, бу сыйфат миндә дә чагыла. Аның күзләре бик начар күрә иде, әмма шулай да балаларына хатлар язып торды. Авыру булгач, әби махсус диета буенча тукланды. Бервакыт әбигә йөзем чүпләп утырдым. Арасында таш та эләгә бит, мин инде күзе начар күргәч, шул ташны әбигә биреп шаяртам, имеш. Әби авызына китергән кыяфәт ясый да: “Әй, улым. Бу йөзем бигрәк йомшак булган, үзең аша әле”, – дигәне исемдә. Бер аяксыз, күзе күрмәгән әбидән менә шундый шаян тормыш сабаклары эләкте.
– Сез гаиләдә ничә бала? – Берәү, әмма бишкә торган (көлә). Тиктормас, шук, тәртипсез һәм шул ук вакытта спортта да, укуда да алдынгы идем.
– Бу шуклык ничек чагылды? – Бөтенләй тәртипсезләнеп утырмадык, әлбәттә, әйткән сүзне тыңладык. Әмма әни укытучы булса да, мин дә дәресләрдә укытучылардан әзрәк шаярта идем. Мәсәлән, тарих фәнен директор укытты. Эш биреп калдырып чыгып киткән чаклары булды. Без озынрак язганнарга “5”ле эләккәнен өнәп алдык та, озын итеп язган текстыбызның урта бер җиренә: “Бу эшем өчен, зинһар, “5”ле куегыз әле. Мин моны тырышып яздым”, – дип язып куя идек. Шул язуга игътибар иткәнме, әллә бөтенләй күрмәгәнме, белмим. ОБЖ укытучыбыз хәрбиләр кебек атлап йөри иде, ул үткәч, без дә шулай йөреп китә идек. Менә шундый шуклыклар булды, әмма без артыгын кыланмадык.
– Өйгә кайткач, шуклыклар өчен әнидән эләкмәдеме соң? – Юк, бер сүз дә әйтмәде. Мәктәптә булган хәл өйгә кайтмады. Киреләнгән чакларда: “Бигрәк горур, сүз тыңламыйсың. Иелгән башны кылыч кисми”, – дип кенә әйтә иде. Әни линейкада улын сүккәннәре өчен күзен яшереп елады да, мактаганнары өчен сөенде дә.
– Әтиегез кем булып эшләде? Авылда калырга уйламадыгызмы? – Мәҗлесләрләрдә үзем белән таныштырганда гел: “Мәктәптә укыганда шуклык кылсам, көтүче Әлфир малае дип сүгәләр иде. Ә хәзер инде 119 еллык тарихы булган Галиәсгар Камал исемендәге театрда эшләгәч, “ТНВ” каналында тапшыру алып баргач, Татарстанның атказанган артисты исемен алгач, авылга кайткач: “Көтүче Әлфир малае дип түгел, укытучы Резидә малае” дип каршылыйлар”, – дип шаяртам. Дөрес, гаиләдә бердәнбер бала булгач, әти-әни авылда калуымны теләде. Әни минем укытучы булуымны теләгән иде. Әмма мин бөтенләй башка юнәлешне сайладым. Мәктәптә укыганда әтигә үгезләр карарга ярдәм иттем. Асларын тазартып, ашарларына сала идем. Бервакыт шул үгезләр мине сөзеп, типкәләп, сазга батырып бетерделәр. Әле дә истә, 9 нчы сыйныфта укый идем. “Укып кына бетерим, авылда калмыйм, Казанга китәм”, – дип елый-елый өйгә кайтканым хәтеремдә. Менә шул сүзләр Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең.
– Туган нигездән аерылу кыен булмадымы соң? – Алай авырлыгын сизмәдем. Мәктәпкә 5 яшьтә үк укырга кергәч, башкалар кебек мәктәпне 17-18 яшьтә түгел, ә 16да тәмамладым. Ә менә һөнәр сайлавым бераз үзенчәлекле булды. Мәктәптә химия, биологияне яратып укыгач, Казан химия-технология институтына керергә исәп бар иде. БДИлар юк заман, укуга керү кесә калынлыгы белән хәл ителгән вакытлар. Ә без сыердан сауган сөт, ит бәрабәренә яшәдек, әти-әнинең хезмәт хаклары бик дан түгел иде. Безгә “матур” гына сан әйткәч, башка юллар эзли башладык. “Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына махсус курс җыела”, – дигән игъланны ишеттек тә, Камал театрына очрашуга килдек. Укырга теләүчеләр күп иде, театрның кече залы тулы диярлек. Имтиханнарга 150ләп кенә кеше үтте. Ә инде укырга керүчеләр бөтенләй 25 кенә иде. Ә хәзер татар телендә актерлык курсына студентларга җыеп булмый. Шунысы аянычлы.
– Тормышны игълан хәл итте, димәк? – Монда инде үгезләргә дә рәхмәт әйтергә кирәктер. Алар сөзмәгән булса, Казанга китү турында уйланмас идем әле. Кесә калынлыгына караган абзый очраганга да, әлбәттә, игъланга да инде. Камал театрына махсус курс туплау да мин укырга кергән елга туры килде.
– Театрда 21нче сезоныгыз, ялгышмасам. Сез бәхетле актермы? – Дөрес, без беренче курстан Камал театры сәхнәсендә уйнадык. Әле дә хәтерлим мәрхүм Ринат абый Тәҗетдинов ат карагы ролендә иде. Мин аның арбасының тәгәрмәчен уйнадым. Авансценаның бер ягыннан икенче ягына мәтәлчек атып әйләнеп чыгарга кирәк иде. Шул вакытта: “Әйдә”, – дигәч, кузгалмыйча катып калганмынмы инде, хәтерләмим, ә менә Ринат абыйның тибеп җибәргәне исемдә. Бүген дә театр дөньясында әйләнеп йөрибез, шөкер. Ринат абый белән истәлекләр аеруча күп. Ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Күрешкәндә каты итеп җилкәгә сугып: “Йә, ни хәл?” – дип сорап куюлары да кадерле истәлекләр. Ул беркайчан яшьләрне читкә этмәде. Гомумән, безнең коллективта мондый күренеш юк. Әлбәттә, мин – бәхетле актер. Репертуардагы 28 спектакльнең 13ендә катнашам. Аллаһка шөкер, рольләрнең төрлесе бар. Ел саен роль биреп торалар, бер театр сезонын да төшереп калдырмадым әле. Бик рәхмәтлемен.
– Телеэкраннарда юмор хисен кулланып, бераз шаяртып аласыз. Тормышта нәрсә күңелегезгә якынрак комедияме әллә драмамы? – Әлбәттә, комедия. Дөньяда драма болай да җитәрлек. Тормышка юмор хисе белән карарга кирәк. Иң мөһиме – зарланмаска.
– Театраль гаилә булуның кыенлыклары бармы? – Без бу хакта уйланмыйбыз. Бөтенесе бергә инде. Казанда бер туганыбыз да юк, дус гаиләләребез генә бар. Төрле эштә булсак, безгә кыенрак булыр иде, ә болай бер-беребезнең графигын белеп торабыз.
– Социаль челтәрдә бер видеога тап булдым: “5 ел узгач, бала тугач, ыштан тузгач, ниһаять, өйләнешергә булдык”, – дип туй күлмәге кигән тормыш иптәшегез белән үтеп барасыз. Бу дөрес хәлме соң? – Без кыска метражлы фильмда кияү белән кәләшне уйнаган идек. Бу бары тик шаяру гына булды. Әмма кайбер кешеләр бу видеоны чын итеп кабул итте. Котлаулар язып җибәрүчеләр бар иде.
– Сез театраль Сабан туенда батыр да калдыгыз бугай? – Мәктәптә укыганда көрәш һәм волейбол белән шөгыльләнә идем. Республикакүләм ярышларда да катнаштым. 2014 елда театраль Сабан туена ныклап әзерләнеп, батыр калып, машина оттым. Бу машинаны әти-әнигә алып кайтып бүләк иттем. Сүз уңаеннан, нәкъ шул Сабан туеннан Алинә белән очраша башладык.
– Икегез ике тарафта булган бит. Ничек очраштыгыз соң? – Икебез дә Фәрит абый курсында укыдык. Ул укуны тәмамлагач, Әлмәт театрына эшкә урнашты. Дөрес, безнең очрашуны беркем белмәде. Төнлә спектакльдән соң юлга чыгып, иртән репетициягә генә кайтып җитешкән чаклар да булды. Башкалар кем шалтыратканны белмәсен өчен, хәтта телефоннарда да бер-беребезне “он һәм она” дип кенә яздык. Бу “исемебез” әле дә үзгәрмәде. Аннан Алинәне Камал театрына эшкә алдылар. Бергә эшли башлагач, араларыбыз тагын да якынайды. Шулай итеп, гаилә кордык.
– “Күз тимәсен” дип яшердегезме? – Анысы да бар. Икенчедән, үзегез дә беләсез, артистлар – күз өстендәге каш кебек. Гайбәт таратучылар, сөйләүчеләр җитәрлек. Беркем турында гайбәт сөйләмим һәм сөйләргә дә җыенмыйм, үзем турында сөйләгәнне дә яратмыйм. Сөйлиләр икән инде, миңа ишеттермичә генә, оста итеп сөйләргә өйрәнсеннәр иде.
– Үзегез турында гайбәт ишетеп торасыз, шулаймы? – Андый очраклар булгалый. Әле ул берничә кеше аша килеп җитә бит. Үзең дөресен белгәч шундый кызык. Гайбәтчеләр алдында акланып тормыйм, бары көлеп кенә карыйм. Булган хәлнең дөресен барыбер үзең генә беләсең. Дөреслеккә нигезләнмәгән әйбер булса да, гайбәт – иң көчле коралларның берсе. “Турысын әйткән туганына ярамаган”, – диләр. Әмма нинди генә кыен хәлдә калдырса да, гаделлек кирәк дип уйлыйм. Ялганга корылган әйбер барыбер җимереләчәк.
– Бергә гомер итүегезгә 10 ел була икән. Бу вакыт аралыгында хисләрегез үзгәрдеме? – Тормышта төрле чаклар була. Әмма мәхәббәт булмаса, бер гаилә дә сакланып кала алмас иде. Бер-береңә карата хөрмәт, сабыр булу, ярату, яраклаша белү – барысы да мәхәббәт җимешләре.
– Сезне нәрсә чыгырдан чыгара ала? – Сөйләшкән, килешкән әйберне вакытында эшләмәү. Бу инде күбрәк балаларга кагыла. “Соңрак”, – дип әйтеп, эш сузыла, әле аның янына башкалары да өстәлә. Каты итеп әйтсәң, тиз генә эшләп куя инде. Әлегә бала белән вакытның кадере турында сөйләшүләр алып барабыз. Әлбәттә, түгәрәкләре, дәресләре дә күп. Әмма телефон заманасында өстәмә шөгыльләрсез дә булмый, чөнки нинди генә буш вакыт бирмик, кулы телефонга үрелә. Бу проблема бар гаиләләргә дә кагыладыр. Балаларга гаджетның вакыт “урлавын” дөрес итеп аңлата белергә кирәк. Беренче чиратта әти-әниләр дә телефоннарны читкә куеп үрнәк күрсәтергә тиеш. Хәзер үзебез дә кешенең күзенә карап аралаша белмибез, телефонсыз тулы җөмләләр төзеп сөйләшә белмибез кебек.
– Ике кызыгыз бар, шулай бит? – Икәү, Аллаһка шөкер. Юк, өчәү, хатын да олы бала кебек. Без “Чәй йорты”на өлеш ашап, шулпа эчәргә йөрергә яратабыз. Бу элеккеге директорыбыз Шамил Зиннур улыннан калган матур гадәт. Күптән түгел генә гаилә корган идек, шулай икәү “Чәй йорты”на бардык: “Кызыгыз нәрсә ашый?” – дип сорадылар. Инде кызыбыз тугач килдек: “Кызларыгыз нәрсә ашый?” – диделәр. Ялга баргач та, кайвакыт мине өч кызын ияртеп килгән ялгыз ир-ат дип уйлыйлар.
– Тормыш иптәшегез сездән 7 яшькә яшьрәк. Аерма сизеләме? – Яшь аермабыз бик каты сизелә, чөнки үзем карт, ул әле һаман яшь. Аның белән чагыштырганда һәрвакыт өлкәнрәк булачакмын, моны берничек үзгәртеп булмый. (көлә)
– Тормышыгызда күңелле хатирәләрегез күпме? – Начар, күңелсез хатирәләргә кайтып, аларны гел истә тотып яшәп булмыйдыр. Алай кеше бөтенләй яшәү мәгънәсен югалта ала. Тормышта гел аянычлы хәлләр турында ишетеп торабыз бит. Кеше барысын да үз эченә җыеп килә дә бервакыт түземлеге бетә. Безне бу дөньяда бары күңелле, якты хатирәләр генә яшәтә. Аларның кадерен белергә кирәк.
Комментарийлар