16+

Татарстанда -24 градуска кадәр салкын көтелә

Иртәгә Татарстанда -24 градуска кадәр салкынлык һәм көчле җил фаразлана.

Иртәгә Татарстанда -24 градуска кадәр салкынлык һәм көчле җил фаразлана.

Татарстан аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кар фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.

22 гыйнвар көнне төнлә һәм иртән һава температурасы -16..-21 градус фаразлана, аязганда -24 градуска кадәр суытырга мөмкин. 

Казанда бүген төнлә һәм иртәгә иртән һава температурасы -17..-19 градус, аязганда -22 градуска кадәр. Иртәгә көндез республика башкаласында явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы -12...-14 градус арасында тибрәләчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Элегрәк Россия Гидрометүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткәнчә, Идел буе (көнчыгышта), Урал һәм Себер төбәкләрендә сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 20-25 градуска кадәр кискен суыту көтелә. Шул ук вакытта Татарстан Гидрометүзәге татарстанлыларны пәнҗешәмбедән 28 градуска кадәр суыту турында кисәткән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading