16+

“Район үзәгеннән торып авыллардагы мәсьәләләрне хәл итү авыр булачак”

Россиянең һәр субъекты бер баскычлы муниципаль идарәгә күчәргәме, әллә ике баскычлы идарәне саклап калыргамы икәнне үзләре хәл итәчәк.

“Район үзәгеннән торып авыллардагы мәсьәләләрне хәл итү авыр булачак”

Россиянең һәр субъекты бер баскычлы муниципаль идарәгә күчәргәме, әллә ике баскычлы идарәне саклап калыргамы икәнне үзләре хәл итәчәк.

Сүз "Хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы закон проекты турында бара. Ике баскычлы идарәне бетереп, бер баскычлы муниципаль идарәгә күчүне күздә тоткан әлеге закон проектын Татарстан депутатлары хупламады. Һәм аларны ишеттеләр. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин бердәм хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проектына фракцияара төзәтмә әзерләргә кушты. 

– Без Вячеслав Володинның бердәм хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проектына фракцияара төзәтмә кертү турындагы тәкъдимен хуплыйбыз, – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмә вакытында.  – Авыл советы ул – кешеләр үз проблемалары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә торган урын. Әгәр җирле советларны ябып, барысын да район үзәгенә күчерсәк, аннан торып авыллардагы мәсьәләләрне хәл итү авыр булачак. Өстәвенә, өлкәннәргә «су юк», «карны чистартырга кирәк», «юлны чистартырга», «электр уты сүнде» кебек сораулар белән район үзәгенә кадәр бару уңайсыз. Без авылны, Татарстанда авыл советлары, муниципаль депутатлар корпусы аша табылган эш формасын һәм формуласын саклап калырга кирәк дип саныйбыз.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, республика позициясен татарстанлылар һәм илебезнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр актив рәвештә хуплый. «Авыл җирлекләрен саклап калу турында безнең фикерне хуплап язган хатлар алабыз”, – диде парламент башлыгы. – Хәзер эшләнә торган төзәтмәләр нигезендә төбәк парламентлары үз территорияләрендә нинди җирле үзидарә булачагын үзләре хәл итәргә тиеш була, ул регионнарга шундый вәкаләтләр бирәчәк».
Узган елның декабрь башында узган Дәүләт Советы утырышында әлеге мәсьәләгә карата Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен җиткергән иде. Аныңча, җирле үзидарәнең ике баскычлы системасыннан бер баскычлы системага күчәргәме-юкмы икәнен төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш.

– Безнең ил бик зур һәм бер калып белән генә идарә итеп булмый. Ниндидер үзгәрешләр булыр, аңа уңай карарга кирәк. Халкы аз булган территорияләрдә яңача идарә системасын рөхсәт итүләренә без каршы түгел, – дигән иде ул.

Шул тема буенча: «Халыктан сорамыйча, аларга мондый карарны кабул итәргә кем хокук биргән?»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading