РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Фидан Гафаровның вафаты аяз көндә яшен сугуга тиң булды.
Башкортстанда яшәүчеләр генә түгел, иҗатка якын булган һәркемне бу югалту тетрәндерде. Легендар шәхесне искә алып, аның юлын дәвам итүче улы Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров белән әңгәмә кордык.
– Фидан Гафаровка быел 78 яшь тулган булыр иде... Аның вафаты бер генә иҗат белән кызыксынучы тамашачы битараф түгелдер. Андый шәхесләрне озаграк яшәтәсе килә бит. Азамат, сез быел әтиегезнең туган көнен ничек үткәрдегез?
– Әти үзенең хәлен бик яхшы белә иде, шуңа миңа алдан әйтеп килде. Әти белән хушлашыр көн булачагын аңлап яшәдем. Әти-әнигә ничә яшь булса да, аларны озаграк яшәтәсе килә. Әмма язмыштан узмыш юк... Әти бик матур иҗади тормыш белән яшәде. Башкорт театрының дәрәҗәсен күтәрде. Мин генә түгел, бөтен республика, башкорт, татар халкы аны сагынып искә ала.
– Сезнең мөнәсәбәтләр бик якын иде дип беләм. Фидан абый белән бәйле кызыклы хатирәләрегезнең берсен искә алыйк әле.
– Ул гел гаделлек, дөреслеккә омтылды. Без әти белән ул гына түгел, фикердәшләр, дуслар да идек. Ул миңа юл күрсәтте, шул ук вакытта уй-фикерләремә дә колак салды. Балачакта да, инде үсеп тормыш дилбегәсен тарта башлагач та, әти белән кызыклы хатирәләр күп булды. Күңелемдә уелып калган истәлекләрнең берсен сөйлим. Мин кечкенә идем әле, әни мине әти белән бергә гастрольләргә җибәрде. Ул вакытта авылларда мәдәният йортларында спектакльләр уйныйлар иде. Мәдәният йортының артында әти бер ханым белән сөйләшеп тора. Мин әтине күрдем дә иде: “Әти, әти”, – дип кычкырып йөгереп килдем. Ул миңа карады да: “Кара әле, шушы костюмер малае, миңа “әти”, – диде. Мин елый башладым инде. Әтинең юмор хисе бик көчле иде.
– Фидан Гафаров башкаруында “Бәхет хакы” спектаклен белмәгәннәр аздыр. Бу аның тормышына бәйле әсәр. Гадәти тормышта Фидан абый бәхетле идеме?
– Дөрес, бу пьесаның авторы Халисә Мөдәрисова аны әти белән бергә иҗат итте. Аннан әсәрне режиссерыбызга Айрат Абушахманов тәкъдим итеп, аны бергәләп сәхнәгә куйдылар. Әти бик бәхетле сәнгать юлын үтте. Мин генә түгел, башкалар да аны – легенда дип атый. Беркайчан кеше интектермәде, үз дәрәҗәсен белде. Аның яшисе килде. Әни дә шулай әйтә иде... Әти: “Улым, йөзгә хәтле булмас, әмма туксанга хәтле булса да яшәргә иде”, – дип әйтте. Урын өстендә, кеше күзенә карап, нәрсәдер өмет итеп ятудан да авыры юктыр. Әти бу яктан да бик бәхетле. Ак костюмнан иҗат юлын башлаган иде, нәкъ шулай китеп тә барды.
– Әтиегезнең бәхиллеген алып, хушлашып кала алдыгызмы?
– Әти өзелгәндә мин гастрольләрдә идем, кызганыч. Без, гомумән, беркайчан да хушлашмадык. Без көндә күрешмәсәк тә, телефоннан 4-5 тапкыр шалтыратышып сөйләшә идек. Соңгы көннәренә кадәр машинада йөрде. “Кемгәдер бәйле булырга яратмыйм”, – дия иде. Ерак юллар булса, әлбәттә, үзем илтеп куя идем.
– Кайгылы хәбәр килгәч тә, кире кайтасыгыз килгәндер...
– Артист, актер эшенең авырлыгы менә шунда чагылыш табадыр, бәлки. Мин:“Автобусны борыгыз”, – дип әйтеп, йә юлда төшеп калып кайтып китә ала идем. Әмма шул мизгелдә дә: “Әти ничек эшләр иде?” – дип үземнән сорадым. Мин артист, димәк, нәрсә булса да үз эшемне җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Ул көнне спектакльдә төп рольне уйнадым. Дөресен әйткәндә, ничек уйнаганымны да хәтерләмим. Спектакль тәмамлангач кына өйгә кайтып киттем. Әтине 29 апрель озаттык. Хәтерләсәгез, 29ына кадәр көннәр җылы торды. Ә әтине озаткан көнне кар яуды. Мин дә сәхнәдән: “Бүген дә тышта кыскы романс, сине искә алып кар ява”, – дидем.
– Әниегез вафаты сезнең гаиләгә килгән сынауларның берседер. Хәзер инде Фидан ага да сөйгәне янында. Бу хәлләрне ничек кичердегез?
– Әтинең бар уңышларында да әнинең өлеше бар. Фидан Гафаровны халык артисты иткән кеше дә – әнием. Ул оста пианист булса да, эшен калдырып әти артыннан театрга китте. Әни гел әтине сайлады. Аңа зур рәхмәт. Таяныч, терәк булырдай кеше янәшәңдә булу – зур бәхет ул. Әти дә моны аңлады. Әнинең вафатын бик авыр кичерде. Ул вакытта әти: “Мине дә көт, тиздән мин дә киләм”, – дип әйтеп озатып калган иде. Әнине әтинең туган авылында Дүртөйле районы Яңа Уратайда җирләдек. Әнинең каберенә килгәч: “Улым мине койма янына күмегез яме, мин бит төнлә торып тәмәке тартып алам”, –ди.
– Азамат, сезнең театрда эшләвегезгә 34 ел була икән. Гәрчә, җырчы булып үсеш алу мөмкинлеге дә булган. Ни өчен театрны сайладыгыз? Иҗади гаиләдә үскәннәргә тагын бер каршылыкны үтәргә дә кирәк бит. Сезне дә Фидан абый белән чагыштыручылар булгандыр?
– Мин театрны яратам, анда яшим. Балачактан театрда үстем, шуңа башка һөнәрләр турында уйламадым да. Әйе, башта миңа: “Аның әтисе Фидан Гафаров бит”, – дип төртеп күрсәтүчеләр булды. Әмма үз исемемне булдыру авыр бирелмәде, чөнки мин эшләдем. Хезмәт, тырышлык – барысын да үз урынына куя. Әле шунысын да әйтәсем килә, социаль челтәрләрдә әтинең җырлаган видеоязмалары астында комментарийларда еш кына: “Бу Башкортстан җырчысы”, “Юк, Татарстан җырчысы”, – дигән бәхәсләрне күрәм. Бу мәгънәсез сүзләр. Әти, гомумән, кеше аеручыларны, шовинизм белән мавыгучылардан читтә булды. “Андый кешене күрәсең икән, аралашма. Бу әхлакый, мәдәни тәрбиясе, белеме булмаган кешеләрнең сүзе”, – дия иде.
– Иҗат кешесенең тормышы гастрольләрдә уза. Сез дә гаиләмә тиешле игътибар биреп бетерә алмадым дип уйламыйсызмы?
– Тагын әтинең сүзләрен искә алам инде: “Гастрольдә йөрү – ул бит эш түгел, яла итү”, – дия иде. Эш булганда, эшләргә кирәк. Мин җиңелчә, ярты көчкә генә эшләүчеләрне кабул итеп бетерә алмыйм.
– Азамат, сез икенче тапкыр гаилә кордыгыз дип беләм. Мәхәббәт тарихыгыз ничек башланды?
– Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Без Алинә белән икебез дә ялгыз идек. Аралашып киттек тә, кавышырга булдык. Аның да балалары бар, минем дә. Бик тиз уртак тел таптык. Бер көйгә яшәп ятабыз, шөкер.
– Сезнең белән якыннан таныш булмаганнар, йөзегезгә карап “усал” дип тә әйтәдер. Чыннан да шулаймы?
– Белмим, үземә төгәл бәя бирә алмыйм инде. Әмма балалар, хайваннар белән уртак тел тиз табам. Аларның күңелләре күпкә сизгеррәк диләр. Иҗаттан тыш, балыкка йөрергә яратам. Күл буенда утырып, тынлыкта уйланырга яратам.
– Бер караштан кешенең нинди холкын чамалый аласызмы? Кешеләрдә нинди сыйфатларны хөрмәт итмисез?
– Тормыш иптәшем андый сәләтең бар ди. Мин, мәсәлән, башкаларның энергиясе белән “тукланучы”ларны тиз тоеп алам. Андый кешеләрдән читтә торуың хәерле. Үз максатына ирешү өчен “кеше башыннан йөрүчеләрне” хөрмәт итмим. Миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәргә үз көчемнән килгән кадәр булышырга тырышам. Кирәк булса, башка танышларым белән дә элемтәләрне җайлыйм. Әмма кешеләр икенче тапкыр ярдәм кирәк булганда, турыдан-туры мин таныштырган кешеләргә генә мөрәҗәгать итә һәм, гомумән, олы, тормышка ашыра алмаслык әйберләр сорый башлыйлар. Кыскасы, ахыр чиктә башкалар аркасында үзем кыен хәлдә калам. Ярый әле, дусларым, моңа аңлап карый.
– Җырчылар иҗаттан тыш, дәүләт эшенә дә алыналар. Сезнең дә андый мөмкинлек булгандыр. Алынырга уйламадыгызмы?
– Элек андый тәкъдимнәр бар иде. Акча һәрвакыт җитми бит инде ул, аеруча иҗат кешесенә. Төзелеш буенча эшләргә туры килгән чаклар да булды. Әмма сәясәт, хакимияткә мин беркайчан үрелмәдем. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Миңа хәзер “йомшак кәнәфи” тәкъдим итсәләр дә бармаячакмын. Әтием кебек олуг шәхесләргә мин нинди киңәш, нинди бәя бирим? Андый дәрәҗәле урыннарда күпне күргән, белемле кешеләр утырырга тиеш.
– “Халык артисты”, “атказанган артист” исемнәре бирелүгә ничек карыйсыз?
– “Кара әле, улым, никадәр грамота. Шуның кадәр акча булса иде”, – дип шаярып әйткәнен хәтерлим. Эш бит исем бирелүдә генә түгел. Чит ил җырчыларында бөтенләй “халык артисты” дигән төшенчә юк. Аңа карамастан рәхәтләнеп иҗат итәләр. “Халык артисты” исеме артистка түгел, беренче чиратта, халыкка кирәк. Чөнки “халык артисты” исемен алгач, тамашачы сиңа башкача карый, дәрәҗәңне күтәрә. Әлбәттә, исем бирү турында без сәхнә артында да фикер алышабыз. Бирмәсеннәр түгел, бирсеннәр. Менә яшьләргә, мәсәлән, “атказанган артист” исемен бирәләр. Шул мизгелдә мин ничә еллар оркестрда эшләүче, дистәләгән тапкыр гимнны уйнаучы кешеләрне күз алдына китерәм. Аларның күбесенең “исеме” юк, шунысы кызганыч.

Комментарийлар