Татарстанның артисты Фердинанд Сәлахов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Дәвамы. Башы: Фердинанд Сәлахов үзенең балачагы яшьлеге турында: «Энекәшләрем белән 83 яшьлек әби минем кулда калды».
– Әти-әниегезгә салкын карашлары өчен ачу килмиме?
– Берсен дә яманлап утырасым килми. Әнкәй тумышы белән бик бай, абруйлы нәселдән, моңа өстәп төпчек бала. Чибәр, бар яктан да уңган булган, шуңа аны иркәләп, назлап үстергәннәр. Балаларыннан да шуны таләп итте. “Нишләп 4-5 бала табып, балаларга шулкадәр каты булдың? “Улым” дип сөймәдең, ичмасам, башыбыздан да сыйпамадың?” – дип сораганым да булды. “Нәселегезне сөймәдем”, – диде. Безнең авылга өч егет кайткан булган, шулар арасыннан әтине сайлап алган. “Берсенең буе кечкенә иде, икенчесе – ямьсез, ә әтиегез озын буйлы иде”, - диде. Ә мин буй-сын, тышкы кыяфәтем буенча әтигә охшаган. Әнинең нәселеннән 14 галим генә чыккан. Миндә затлылык, зәвык сизелә икән, димәк, ул әнинең нәселеннән күчкән. Ә “ыштансыз”лыгым белән әти ягына охшаганмын.
– Үзегезне жәлләгәнегез дә булмадымы?
– Мин бер дә зарланмыйм. Мәктәптән кайткач, мичкә ягарга, сыер саварга, керләрне юарга, энекәшләрнең дәресләрен әзерләтергә, әбине карарга җитешә идем. “Нәрсә ашадың, нәрсә эчтең?” – дип кызыксынучы кеше булмады. Әби инде, үз көченнән килгәнчә, әзерләргә тырышты. Безне балалар йортына алып китәрләр дип курыкты ул. Без әбинең 12 сум пенсиясенә яшәдек. Мәктәпкә йөреп укыгач, әби буфетта ашарга 15 тиен акча бирә иде. Әле кайвакыт анысы да булмады: “Бүген булмый инде, балам. Эре акча гына, 3 сумлык кына бар”, – дия иде. Әби безне жәлләп елагандыр инде. Әмма үз-үзеңне жәлләүдән нәрсә үзгәрә соң? Чарасызлыкка күз яшьләре белән генә ярдәм итеп булмый шул.
– Филармониягә эшкә килгән дәверегез, татар җыр сәнгатенең алтын чорына туры килә. Артистлар арсында көндәшлек зур идеме?
– Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Римма Ибраһимова, Вафирә Гыйззәтулина һәм башка олпат артистларыбыз һәммәсе комнан табылган бриллиант кебек бит. Шул заманда, күз алдына китерегез, син нәрсә беләндер алдырырга, тамашачы күңеленә үтеп керергә тиеш. Профессиональ сәхнәдә үз урынымны таба алуыма хәзер дә шаккатам. Көндәшлек турында әйтеп тә тормыйм, таптап китмәгәннәренә рәхмәт. Дөрес, филармониягә килгәч үк, Илһам абый канаты астына эләктем. Мин шуның белән бик бәхетле. Илһам абый кешенең сәләтен алдан күреп, үзе башкарган җырларны тапшырып барган икән. Миңа һәрвакыт авыр җырлар бирә иде ул. Мин – Илһам Шакировның рояльдә уйнаганга кушылып җырлаган бердәнбер җырчы. Илһам абыйга чиксез рәхмәтлемен. Ул миңа һәрьяклап терәк булды. Бервакыт Ташкентта чыгыш ясыйбыз. Филармониягә бер затлы Австрия микрофоны алганнар иде. Сценарий буенча Илһам абыйдан соң, аның дәвамчысы итеп, имеш, мин чыгыш ясыйм. Затлы микрофонны Илһам абый кулыннан алам бит. Яшь кеше, әле ишетелмәгән тавыш. Кыскасы, алкышлар көчле булды. Сәхнә артында бер җырчы: “Кем соң әле ул австрия микрофонына җырларга”, – дип тавыш чыгарды. Икенче концертка башка микрофон белән чыктым. Илһам абый шунда ук нәрсә булганын аңлап алды. “Кем?” – дип сорый. Мин әйтмәдем инде, әләкче буласым килми. Илһам абый барыбер, бу хәлгә ачыклык кертеп, теге кешегә каты гына итеп әйтте. Шуннан соң миңа кагылучы булды.
– Татар эстрадасының шоу-бизнеска кайтып калуы сезне борчыймы?
– Заманча ясыйбыз дип акланып, глобаль, фундаменталь төшенчәләрне үзгәртү борчуга сала. Җыр шул заманда, билгеле бер тарихи шартларда туган икән, димәк аны үзгәртмичә, шул заман рухы белән башкарырга кирәк. Кешелек табигатькә каршы барган куркыныч дәвердә яшибез. Кешеләр үзгәргәч, сәнгатьне үзгәрешләр читләтеп үтми, билгеле. Бик сәләтле яшьләребез бар. Җыр, инструменталь башкару сәнгате дә техник яктан зур үсеш алды. Барысы да начар дип тә кистереп әйтеп булмый. Дөрес, тәнкыйть һәр заманга да хас әйбер инде ул. Кайвакыт бик урынлы әйтелгән сүзләр дә бар. Тик төп проблема – татар телле музыка белгечләре, яшьләргә юнәлеш биреп торучы сәнгать советы булмау. Радио-телевидениенең шәхси кулларда булуы да сәнгать үсешенә йогынты ясый. Халыкка өстәл артында җырлап утырырга кайсы җыр үтә, шуны куялар. Менә монда гаепле кеше бармы соң?
– 70кә җитсәгез дә, тавышыгыз бер дә үзгәрмәгән, сөбһаналлаһ. Тавышыгызны ничек саклыйсыз?
– Тавышны махсус саклап утырмадым инде. Тавыш яшь барган саен, әлбәттә, үзгәрешләр кичерә бераз. Әмма без консерваториядә белем алдык, безгә вокал техникасы, тавыш белән идарә итү нечкәлекләрен өйрәттеләр. Бу бик зур фән, мин әле дә үземне техник яктан иң камил җырлаучы дип атый алмыйм. Дөрес, консерваториядә махсус программа буенча укуым миңа бик зур этәргеч булды. Нәҗип Җиһанов мине укырга алгач: “Голос не трогайте, только обкультурьте”, – дигән. Шулай да күп җырланды инде, гастрольләрдә йөреп, бер чыгып китүдә 119 концерт җырлаган чаклар булды. Элек план, норма дигән әйберләр дә бар иде. 3 айга бүрек, туннар киеп, Соргыт якларына чыгып китәсең, шул кием-салымны төяп, Ташкенттан кайтып төшәсең. Тәҗрибә туплау, тавышны ныгыту өчен яхшы мәктәп булды. Хәзер җырчылар мондый күрсәткечләр белән мактана алмый, чөнки заманы башка.
– Фердинанд абый, йөрәгегезгә операция ясату белән дә тамашачыларны куркыттып алган идегез...
– Йөрәккә операция ясамасалар, без бүген сөйләшә алмас идек. Мине хастаханәдән: “Операция ясарга квота юк”, – дип кайтарып җибәрделәр. Филармония җитәкчесе Кадим Нуруллин белән Айдар Фәйзрахманов бөтен республиканы кузгатты. “Нишләп аны өйгә җибәрдегез. Операция ясамасагыз үлә бит”, – дип табибларга йөрделәр. Сөйләшеп, ниндидер юллар таптылар. Миңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар. Исән-сау операциядән чыккач, мине яшәтергә теләүче, туганнар кебек якын кешеләрем булуына инандым. Күз алдына китерегез, операциянең ахыры хәерле тәмамланмаса, нишләргә? Кеше язмышын хәл итү өчен никадәр батырлык кирәк.
Операция уңышлы узды, бераз хәл кергәч, әтәчләнә башладым инде. Кадим Назырович артыннан: “Сәхнәгә чыгыйм инде, җырлыйм инде”, – дип бала-чага кебек йөрдем. Түземлеге беткәч, сәхнәгә чыгарга рөхсәт бирде. Ә үзе залга кереп утырды. “Казан нуры” оркестрына кушылып “Яшь наратлар”ны (Илдар Юзеев сүзләре, Җәүдәт Фәйзи сүзләре) башкардым. Кадим Назырович тын ала алмыйча тыңлап утырды. Минем өчен борчылды. Әмма сәхнәгә чыга башлагач, миңа ышаныч артты, шулай итеп, гадәттәге эш режимына күчтем. Әле дә эшлибез, шөкер. 2026 елның 3 февралендә бенефисымны ясыйм.
– Хәләл җефетегез авырый дип ишетеп беләбез. Аны тәрбияләвегез, терәк булуыгыз сезгә булган хөрмәтне тагын да арттыра.
– Раиләнең авыруы турында беркемгә әйтмәдек, чөнки безгә “реклама” кирәкми. Тормыш иптәшем 23 ел нәселдән килгән чир белән авырый, шуның 5 елы урын өстендә. Язмыш, нишләтәсең. Хатынымның хәле авыр дип зарланып утырыйммы? Әгәр ул ышанып минем белән гомерен бәйләгән икән, мин аны сайлаганмын икән, димәк шулай булырга тиеш. Үземә операция ясаганнан соң да, хатынымны карадым. Зарланырга теләсәң, сәбәпләр табыла. Бүген торып, үзе чәй эчә ала икән, сөенәсең дә алга таба атлыйсың. Авыруны беркем дә теләп, сорап алмый. Гаилә – сәхнәгә чыгарып селки торган әйбер түгел. Иҗатым, үземнең үткән юлым, җырларым аша әйткән сүзләрем бар. Ә хатыным, балалар аерым шәхесләр.
Комментарийлар