16+

Фердинанд Сәлахов үзенең балачагы яшьлеге турында: «Энекәшләрем белән 83 яшьлек әби минем кулда калды»

Татарстанның артисты Фердинанд Сәлахов – чын мәгънәсендә халык артисты. Халык җырларының тере энциклопедиясе Фердинанд абыйга да 70 яшь тула икән.

Фердинанд Сәлахов үзенең балачагы яшьлеге турында: «Энекәшләрем белән 83 яшьлек әби минем кулда калды»

Татарстанның артисты Фердинанд Сәлахов – чын мәгънәсендә халык артисты. Халык җырларының тере энциклопедиясе Фердинанд абыйга да 70 яшь тула икән.

Аңа үз яшен бирү генә түгел, бабай дип тә әйтергә тел әйләнми. Бик күп сынаулар узган, авыруларны җиңгән көчле рухлы шәхес белән әңгәмәдә очраштык.

– Фердинанд абый, туган көнегезне ике тапкыр билгеләп үтәсез икән. Сезне кайчан котларга соң?
– Әнкәй авылга, әнисенә ярдәм итәр өчен, бәрәңге алырга кайткан булган. Менә шулай эшнең иң кызган вакытында 15 сентябрьдә дөньяга килгәнмен. Әти безне кайтып алырга тиеш булган да бит, ә аны эшлекле сәфәргә Воркутага җибәргәннәр. Әти авылга 9 айдан соң гына кайткан. Әнкәй рәсми кәгазьләрнең хәстәрен алдан күреп куймаган, билгеле.  Безгә юлга кузгалырга кирәк, ә туу турында таныклык юк (метрика кәгазе). Авыл советына барган әтигә: “1956 елның гыйнвар журналында бер буш юл бар, шунда язып куйык”, – дигәннәр. Шулай итеп, туу турында таныклык буенча туган көнем – 1 гыйнвар булып киткән. 

– 70 яшегезгә нинди кәеф, уйлар белән киләсез?
– Дөньяда иң бәхетсез кеше – кирәкмәгән кеше. Башкаларга файдаң тия икән, димәк юкка яшәмисең. Синең яныңда сүзсез генә утырып торучы кеше булу да бәхет. Мин бик бәхетле кеше, чөнки яраткан һөнәрем, гаиләм бар. Уй-фикерләргә килгәндә, яшь барган күп нәрсәгә аек акыл белән карый башлыйсың икән. 20-30 яшьтә уйлаганнар, 70 яшькә җиткәч, бөтенләй башкача уйланыла. Дөресрәк уйланыла дип тә өстәр идем.

– Кешенең яше акыл, гыйлем күрсәткече түгел бит. Акылны яшь белән үлчәп буламы?
– Ахмак булсаң, картайгач та ахмак буласың инде. Акылы булган кешенең исә яше барган саен акыллы да арта. Зирәклек, тапкырлык – акылы булганнарга гына хас сыйфатлар.

– Фердинанд абый, матбугат чараларында булган әңгәмәләрегезне  карап чыктым. Әти-әниләрегез турында сөйләргә яратмыйсыз дигән фикергә килдем. Ни өчен?
– Чөнки әти-әнием булмады диярлек. Мин Мәскәүдә әтинең икетуган сеңлесендә үстем. Аның язмышы да бик аянычлы. Бер төркем кызларны сугыш елларында окоп казырга дип алып киткәннәр. 40 градус суык, ач-ялангач кызлар... Шунда мамочканың (Фердинанд абый үзен үстергән әтисенең сеңлесенә шулай эндәшкән) кулын чүкеч белән изгәннәр. Кулын шәлгә урап, 40 километр җәяү авылга кайткан. Ул минем иң якын кешеләремнең берсе. Мәскәүдән әти-әни янына мине 6 яшем тулганда гына алып кайттылар. Ул вакытта да әле үзләре килеп алмадылар, күрше хатыны алып кайтып тапшырды. Мине алып киткәндә дә мамочка идәнгә ятып елаган. Дөресен әйткәндә, бала вакытта төшкән бер фотосурәтем дә юк, чөнки барысы да Мәскәүдә калган. Фонтаннар янында, паркларда фотосурәткә бик күп төшә идек. Ни кызганыч, аның вафатыннан соң без бу сурәтләрне таба алмадык. Күрәсең, мине бик юксынган инде, шуңа сеңлесе безнең фотосурәтләрне җыеп куйган. 
Туган авылга кайтуыма ике көн дә узмады мине әтинең  икенче сеңлесе яшәгән күрше авылга илтеп куйдылар. Туган нигезгә мәктәпкә барыр вакыт җиткәч кенә кайттым. Бер дәфтәрем, каләмем, букчам да юк иде.  Кемнән нәрсә калган шуларны җыеп, 1 нче сыйныфка апа ияртеп китте. Миңа 13 яшь булганда әти үз-үзенә кул салды. Аның белән бөтенләй аз яшәдем. Әти вафатыннан соң, әни авырды. 2 ел Мәскәүдә дәваланды. Энекәшләрем белән 83 яшьлек әби минем кулда калды. 

Дәвамы бар
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

0

5

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    11

    0

    Иии, җаным, газаплы бәхетсез балачак. Алдагы гомере сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык белән узсын.

    • аватар Без имени

      7

      0

      Аллахым бирче гаилэ бэхете,сэламэт тигез картлык.Балаларнын,оныкларнын жылысын тоеп

      • аватар Без имени

        4

        0

        Картлыгын бэхетле,кадерле булсын Фердинанд,сэламэтлек ташламасын узенне."Узен булэк"жырындагыча,яратам,хормэтлемен узенэ,Аллаh рэхмэтеннэн ташламасын,ээмиин

        • аватар Без имени

          2

          0

          Минем очен сез яраткан жырчым. Мин беренче тапкыр советлар союзы булганда Кукмара РДК сында сайлау вакытында чыгышыгызны карадым.Исэн имин булыгыз.

          Мөһим

          loading