16+

Гөлназ Шәйхи: “Туган җирдән көч алып яшим”

Аның өчен журналистика балачак хыялы.

Гөлназ Шәйхи: “Туган җирдән көч алып яшим”

Аның өчен журналистика балачак хыялы.

Кыйтганың төрле җирләренә сибелгән татарларны берләштерү җанына ләззәт бирә. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхине белмәүче кеше сирәктер.

– Гөлназ, мин сезне укытучы булып эшләгән чорларыгыздан беләм. Бераз гына буш вакытыгыз булу белән редакциягә килеп, иҗат дөньясына чума идегез. Ни өчен бу һөнәр сезгә шулкадәр якын булды?

 – Журналистика миңа балачактан якын. Мәктәптә укуганда ук язмаларым районның “Әтнә таңы” газетасында басылып торды. Радиога, телевидениегә дә яздым. Шул вакыттан артистлар тормышы белән кызыксындым. Ул язмаларым әле дә саклана. Ләкин әти-әнием, нишләптер, хатын-кыз һөнәре түгел ул, дип журналист итәргә теләмәде. Мәктәпне медаль белән тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының тарих һәм инглиз теле факультетына укырга кердем. Институтта укыганда ук район газетасында Әтнә төбәгеннән чыккан шәхесләрне барлап, “Үзебезнекеләр” дигән рубрика алып бардым. Ни өчен журналистика үзенә тарткан, мин әле дә аны аңлата да алмыйм. Мәктәптә эшли башлагач “Мәгърифәт” газетасына язмалар эшләдем. Редакциядә җаныма рәхәтлек иңә иде. Журналистика факультеты деканы Флорид Әхмәт улы Әгъзамов та “Мәгърифәт”тә эшли иде. Флорид Әхмәтович, бәлкем миңа журналистикага укырга керергә кирәктер, дигән сорауны да бирдем. “Гөлназ, синең каләмең бар, биредә практика узып кирәкле белемне туплыйсың, укырга кирәкми, син чын журналист”, – дип үзенең хәер-фатихасын бирде. Аның бу сүзләре үземә карата тагын да ышаныч арттырды. Мәктәптә каникул чоры, директор отпускка китте, мине аның урынына калдырдылар, мәш килеп ремонт ясатам. Якташым, ул вакытта радиода “Дөнья” студиясендә тапшырулар алып баручы, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова шалтыратып, Римзил Вәлиевка журналист кирәк, килеп кара әле, диде. Тәвәкәлләп киттем. Үземнең остазым дип мин нәкъ тә менә Римзил абый Вәлиевне саныйм. Ул миңа журналистикада бик күп киңәшләр биргән кеше. Беренче тапкыр радио журналисты буларак Мирсәет Яруллин концертына барып, әлеге олуг шәхес белән әңгәмә эшләдем. Менә шуннан мин иҗат дөньясына кереп чумдым. Эшемне шулкадәр яратам, минем өчен башка һөнәр юк та кебек.

– Башта Әтнә районы шәхесләре, аннан республика, хәзер менә дөнья буйлап таралган татарларны барлауда эшлисез. Димәк, бу юл сезгә язылган булган?

– Чыннан да, дөнья буйлап татарлар эзләп, кызыклы шәхесләр, тарихи авылларда булып бик күп язмалар эшләнде. Шәхесләр тормышына, сәяхәтләремә багышланган биш китабым дөнья күрде. Китап язган кеше бу эшнең авырлыгын белә. Бер китап язу бер бала тудырган кебек, диләр. Чыннан да, никадәр генә тиз эшләп бетерәм димә, бер китапны эшләп чыгар өчен тугыз айдан да ким булмаган вакыт кирәк.

– Гөлназ, журналистикага җибәрмәгәннәренә әти-әниеңә үпкә белдергәнең булдымы?

– Уемда да булмады. Урау юллар аша килмәсәм, эшемне болай яратып башкармас идем. Эзләп тапкан бәхет кадерле, диләр бит. Минем балачагым бик рәхәт узды. Андый балачак бөтен кешегә дә насыйп булсын иде, дим. Ике әби, ике бабай тәрбиясен алган кеше мин. Әнием ягыннан беренче онык, әтием ягыннан ничә еллар көтеп алынган кыз бала. Мине “өф” итеп кенә үстерергә тырыштылар, әмма холкым андый түгел иде. Тиктормас, шук бала булдым. Безнең Әтнә районы Каенсар авылы кырыннан инеш ага. Әлеге тирән елгада батып үлүчеләр шактый булган. Әбинең бер баласы шул суга баткан. Җитмәсә, өйгә якын гына Шәйхи бабай казыган тирән кое бар. Әби, куркып, мине урамга чыгармый, капканы бикләп куя. Капка астына ятам да, кеше аякларын күреп, апайлар, абыйлар, җанашларым, мине генә чыгарып җибәрегез, дим. Кешеләр җәлләп капканы ачалар. Миңа шул гына кирәк, юк булам, әбием әйтмешли, йорт саен биләмдә йөрим. Авылыбыз мулласы Шәрәфи абыйларга барсам, урындыкка бастырып куя да, әби өйрәткән догаларны сөйләтә. Хәзер генә мин аларның “Әлхәм” “Колхуалла”, “Раббана” икәнен беләм. Кемдә нинди аш була, урамда күрсә, мине ияртә, кунаклар янында догалар укыта. Авыл буйлап йөргән шушы сәяхәтем мине гомерем буе озата бара. Тормышымда иң аянычы әнине югалту булды. Ул 55 яшендә вафат булды. 23 ел әнисез яшибез. Ул вакытта миңа – 32, сеңлемә – 22, энемә – 28 яшь иде. Сеңлем генә тормышта. Энем дә, мин дә соңыннан гына гаиләле булдык. Әнисез яшәү, рәхәт түгел. Барыбыз да алар исән чакта кадерләрен белеп яшик. Мин гомерем буе әнием белән әтиемә безгә туганлык хисләрен ныклап сеңдерә белгәннәренә, рәхмәт укыйм. Безнең гаиләдә әби-бабай, әти-әни, мин, энем, сеңлем иде. Бер конфет бирәләр икән, шуны җидегә бүлеп ашыйсы дип белдек, чөнки әни безгә бүлешеп ашарга кушты. Мин хәзер дә, күчтәнәч бирәләр икән, туганнарым да ашасын дип өлешләп бүләм. 

– Киленегез хакында да шулкадәр җылы итеп сөйлисең, үз туганың кебек якын итүегез әллә каян күренеп тора.

– Нәкъ шулай. Өченче кыз булып гаиләбезгә керде ул. Хәтта исемнәребез дә бертөсле. Гөлназ, Гөлгенә, Гөлия – сайлап кушкан кебек. Әти белән бергә яшәгәч, киленебез безгә караганда да “әти” дип күбрәк әйтә кебек. Гөлиянең йортыбызга килүенә 20 ел, аның ялгышып кына да тавыш күтәргәнен, кырын караганын тойганым юк. Кайтмый торсам яки шалтыратырга онытсам, үзе шалтыратып, Гөлназ апа, сөйләшмәгәнгә бер көн дип хәлне белә. Кайвакыт бер төркем халык белән кайтып керәм. Кайтышыбызга өстәл әзер. Безнең кода-кодагыйлар да бик әйбәтләр. Беренче китабымның презентациясен Әтнәдә уздырдык. 30лап кеше кайттык, артистлар да шактый. Гөлия бала тудыру йортында. Шул вакытта чәйсез китмисез дип, кодагый үз йортында табын әзерләде. Гөлиябезгә мәрхәмәтлелек орлыгы кода белән кодагыйдан күчкән. Бәхет тынлыкны, тынычлыкны ярата, мин шәхси тормышыма кагылышлы әйберләрне читкә чәчәргә яратмыйм. Ирем дә моңа каршы. Социаль челтәрләрдә иреңне, туганнарыңны ник күрсәтмисең, диләр. Үземне күрсәтсәм дә, якыннарымны артык күрсәтү ягында түгел, тыныч кына, рәхәт кенә яшисебез килә.

– Гөлназ, социаль челтәрләрдә дә шактый актив эшлисез, ничек өлгерәсез?

– Пандемия вакытында социаль челтәрләр белән эшли башладым. Чөнки безгә татарларны аралаштыру кирәк иде. Бөтендөнья татар конгрессының сайтында ныклы эш алып бардык. Мин аралашмыйча гомумән яши алмыйм. Кайвакыт ял итәсе килгән, тынлыкта каласы килгән вакытлар була, әмма озакка түгел. Кешеләр белән аралашырга яратам. Өемнән кеше өзелгәне юк, кунаклар килгәнен яратам. Элек командировкаларга күп йөрелде. Берсеннән кайтып керәм дә, икенче көнне тагын чыгып китәм. Хәзер дә чыгам, әмма элеккеге кебек түгел. Мин өйдә булырга, гаилә җылысында яшәргә яратам. Якын дусларым арасында зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр бик күп, бу бит журналистикага килүем, аралашу мөмкинлеге барлыкка килүгә бәйле. Кеше белән аралашам икән, ул дуслыкны беркайчан да югалтмаска тырышам. Миңа бу хакта дусларым да әйтә. Дуслыкны саклау үзе бер зур хезмәт. Хәл белешү, аралашу, шалтыратып, кайгыда да, шатлыкта да бер-береңнең аңлап яши белү кирәк. Кайгыны да, шатлыкны да уртаклашыр кешең булу, үзе бер бәхет.

– Гөлназ, эш буенча командировкаларга шактый йөрелде, дидегез. Күңелегезгә уелган сәяхәтләр бармы?

– Командировкаларга күбесенчә Ләйсәнә Садретдинова белән йөрибез. Ул “Халкым минем” тапшыруына эшли, мин “Татарлар” газетасына язам. Курган өлкәсенең Өчкүл авылына барган сәфәребез һич кенә дә онытылырлык булмады. Без беренче тапкыр әлеге авылга барганда, кышкы чорда эчәргә сулары да юк иде. Боз ватып су эчкән вакытлары. Без мәчет ачылышына барган идек. Татарстаннан, Казаннан килгән кунаклар дип, авылның олысы, бала-чагасы арттан йөрде. Губернатор да килгән, аның турында уйламыйлар да. Барысы да безнең янда. Авыллары турында тапшырулар, язмалар чыккач, күченеп киткән халык, безнең авылдан да матур җир юк икән дип, кире үз авылларына кайтып төпләнде. Хәзер ул авыл гөрләп яши. Үз туган җиреңнән дә матуррырак җир башка юк, аны күрә белергә генә кирәк. Кайда гына булсам да, мин үзем дә Татарстанымны сагынып кайтам. Туган авылыма кайтып килсәм, энергиям арта. Зур шәһәрләрдә йөрүгә караганда, авылда үскәнгәме, төрле төбәкләрдә урнашкан татар авылларында булырга яратам. Авыл рухы үзенә тарта. Мин үзем дә җир кешесе, җиргә басып, җирдән көч алып яшим.

– Соңгы вакытта олпат шәхесләрне шактый югалттык. Сез аларның барысы белән дә аралашып яшәдегез. Күңел кылы кителгән вакытларда нишлисез?

– Мине намаз уку тынычландыра. Якыннарны югалту бик авыр. Шәүкәт абыйның туган көне иде. Беренче китабымны кулыма алдым да, истәлекләр барлап утырам. Шәүкәт абый белән Рәмзия апа гаиләсендә булганнан соң, алар минем өчен бик якын кешеләремә әверелделәр. Шәүкәт абый соңгы көннәрендә кешеләр белән очрашырга теләмәгәндә дә, мине якын кешесе итеп кабул итте. Аның янына хастаханәгә дә бардым. Якын дустым Хәния белән бик нык серләшә идек. Әле дә шундый вакытларым була, Хәниягә, Резедага, Хәмдүнә апага шалтыратып, сөйләшәсем килә. Аларның телефон номерлары әле дә саклана, бетерергә кул бармый. Рухларына багышлап дога кылгач, бераз җиңел булып китә. Аллаһы Тәгалә миңа Гомрә хаҗына барырга насыйп итте. Анда барып кайтканнан соң, дөньяга булган карашым бөтенләй үзгәрде. Бер баргач, гел барасы гына килеп тора. Без әти-әниләребезгә догачылар булырга тиеш. Башта үзем, аннан әнием өчен дип кылдым. Әни өчен дога кылганнан соң, кунакханәгә кайтып йокларга яттык. Төш күрәм, алдыма нур чәчүче ап-ак шар китереп куйдылар. Уянып киттем дә, минем хаҗым кабул булды бит дип сөенечемнән еладым. Аллаһы Тәгалә зур хаҗларга да барырга насыйп итсен.

– Сез зур җитәкчеләр, шәхесләр белән аралашып яшисез. Шул ук вакытта гади булып кала беләсез, моның сере нәрсәдә?

– Кем белән генә аралашсам да, кайда гына эшләсәм дә, һәрвакыт гади Гөлназ булып яшәргә яратам. Шулай рәхәтрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

39

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading