Бик авыр әле күңелгә, шуңа утырдым да, сезгә хат язарга булдым.
Авылда күмәк бәйрәмнәр оештырылса, башыма кайгы төшә. Ирем бик көнчел. Бәйрәм булгач, әни гел авылга кунакка чакыра. Чакыргач, кайтмыйча да булмый. Кайткач, авылда бәйрәм гөрли торып, ничек чыкмыйсың. Иремнең теш кайрап йөргәнен бер мин генә сизәм, башкалар аны уен-көлке, җыр-моң ярата дип уйлый. Кешенең кем икәнлеген дә, чын йөзен дә аның белән яшәгән кеше генә белә.
Гаепле дә, гаепсез дә түгелмен үзем бу очракта. Чөнки кыз чакта икенче бер егет белән йөрдем. Яратыштык, яшермим. Беренче мәхәббәт бик көчле дә, гомерлеккә истә кала торган да була бит ул. Ләкин шулай килеп чыкты, армиядән көтеп алсам да, очынып китеп, ул минем өстән башка кызлар белән очраша башлады. Мин әлбәттә бу хыянәтне кичермәдем. Ләкин бергә булырга дигән вәгъдәбез дә бар иде. Әниләре дә безнең шул вәгъдәбезгә өметләнеп торды. Гафулар сорап килде ул, ләкин мин гафу итмәдем. Хәер, гафу итмәгәнемә үкенмим, мин язмышыма буйсынып яши торган кеше.
Казанда икенче бер егет белән таныштым. Бераз очрашып йөрдек тә, кулымны сорауга ризалашып та куйдым, өйләнештек. Матур яшәп киттек. Әгәр дә кеше сүзе кысылмаса әйбәт кенә яши идек, кирәк бит, авылга кайткач, бакча артында күрше ирләре белән вак-вак кына, хәмер кабып утырганда, минем беренче егетем турында сөйләп куйганнар. Имеш, бик яратышканбыз, чактан гына өйләнешмичә калганбыз. Гаеп эшмени? Яшь чакта кем кем белән йөрмәс тә, кем кемне генә яратмас? Ирем исерек баштан мине “допрос”лады. Тотлыга-тотлыга булса да сөйләп бирдем. Соң ни гаеп, димен. Шул төндә күзләренең ничек итеп акайганлыгын күрсәгез икән...
Менә шул егетне икебез дә күрә алмас чиккә җиттек. Мин аңа вәгъдә бирүем, үз вакытында аны яратуым өчен үземне битәрләдем, күрше ирләренә рәнҗедем, ә ул бөтен авыл кешесен каргады. Әйтерсең лә аны миңа мәҗбүриләп, димләп өйләндергәннәр, берәү дә көчләмәде бит миңа өйләнергә, нигә хәзер үкенергә? Мин начар хатын да түгел бит. Әллә, минәйтәм, теге җүнсез ирләрне кереп әрләп чыгый ммы икән дип тә уйлаган идем, тукта, дидем үз-үземә. Минем күз яшьләремне күреп шатланмасыннар әле, күршелек хакын хакламыйча, иремне котыртып керткәннәр икән, димәк уйлары яхшыда түгел. Түздем. Әле дә түзәм.
Ирем айныгач, аңлаштык әлбәттә. Синең йөргән кызларың юк идеме әллә, дидем. Мин аңа кыз булып чыктым, мине гаепләрлеге юк, саф идем, тапланмадым. Шунысы күңелне әрнетә, теге егет авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли, бөтен бәйрәмнәрдә халык алдында чыгыш ясый – җырлый. Теләсәк тә, теләмәсәк тә тегеңә текәлеп карап торырга мәҗбүр булабыз. Ирем миңа ышанса да, икебезнең дә күңелдә тәмсез утырым бар. Бәйрәмнәрдән кайткач, аек чагында эндәшмәсә дә, исереп алса бер үк пластинкасын әйләндерә, фәлән, тегән... Ничек туйдым мин юкка гаепләүләрдән...
Мәдинә. Апас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар