16+

Язучы Рәҗәп Бәдретдин: «Табигать тә безнең белән сыкрагандыр»

Язучы Рәҗәп Бәдретдиннең “Томан тозагында” исемле китабы дөнья күрде.

Язучы Рәҗәп Бәдретдин: «Табигать тә безнең белән сыкрагандыр»

Язучы Рәҗәп Бәдретдиннең “Томан тозагында” исемле китабы дөнья күрде.

Гади повесть түгел, ул илебезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, иминлеге белән тыгыз бәйләнгән махсус хәрби операция темасын колачлый. Повестьның төп герое – язучының башта хәбәрсез югалып, озак эзләүләрдән соң үле гәүдәсе табылган, туган ягына алып кайтып гүргә иңдерелгән бертуган абыйсы. 

– Рәҗәп абый, сез гомер буе мәгърифәткә омтылган, киләчәк буынны тәрбияләүгә үз өлешен керткән кеше. Фикерләрегезне киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алган язучы буларак, юл башында куйган максатларыгызга ирешеп киләм, дип саныйсызмы?
– Бу тормышта һәр кешенең үз туу вакыты, җиһанда үз урыны бар. Анда һәркем үзенә генә хас мавыгулары, кызыксынулары белән яши. Тик менә бер язылмаган канун бар. Шуны кайчак онытып җибәрәбез. Һәрбер кеше бу дөньяда бәхетле булырга яратылган. Шуның белән генә килешә алмыйбыз кайчак. Фәкать үзебезне генә күрәбез. Һәм шуның белән ялгышабыз да. Һәркем үз фикере, кичерешләре белән яши. Берәү дә бертөрле генә уйламый. Шуңа да кайчакта, һәрнәрсәне үз карашыбыздан чыгып, ашыгып нәтиҗәләр ясап алданабыз да. Мин үзем тойгы-кичерешләрем, эчке сиземләвем белән тулы гармониядә яшим дип саныйм. Үземә ни кирәген беләм дә кебек. Укытучылык, җитәкчелек, фән, язучылык – болар бар да күңел халәтемә якын булды. Бу тормыштагы миссиям дә шушылардыр, мөгаен. Максат-хыялларымны да мең кат уйлаганнан соң гына алдыма куям. Әле үземне тулысынча нигәдер багышладым, тулысынча ачылдым, нәрсәгә дә булса ирештем, дип санамыйм. Болай әйтсәм, бәлки тыйнаксызлык та булыр кебек. Әлбәттә, башкарган эш-гамәлләр, ирешелгәннәр бар. Алар белән генә юанып утыра торган кеше түгел шул мин. Мине милли мәгариф тармагы һаман борчый, киләчәктә китап язмышы һәм китап укучы кызыксынуы кимү гел тырнап тора. Каләм көче тудырган һәм рухи осталык, җылылык белән язылган татар китапларын кулына тотып укучы калырмы? Менә шулар һәм башка бик күп сораулар уйландыра.

– Укытучы һәр көнен, сәгатен белем бирүгә багышлаучы кеше. Һөнәренә тугрылык саклап хезмәт итә алыр өчен, гыйлем бирүче кешедә нинди сыйфатлар өстенлек итәргә тиеш?
– Беренче чиратта, гүзәл әхлак, шәхси үрнәк, милли аң-тәрбия. Аннан соң белем, белемгә омтылу һәм балаларны, тормышны, яшәешне ярату, яраттыру. Һөнәреңне үз язмышың белән бәйләү. Сабырлык белән тәвәкәллек. Иң мөһиме: һәр баланы, укучыны тыңлый белү. Тыңлата белү. Ишетә һәм күрә белү.

– Халкыбызның кайсы күренекле мәгърифәтчеләрен эшчәнлегегездә маяк итеп алдыгыз?
– Яшәешнең һәр борылышында да караңгылык һәм яктылык, тигезлек һәм түмгәк җирләр, ачыклык һәм кыя таулар бар. Алар булмаса, яхшылык белән явызлыкны да аера алмас идек. Алар бар, булган һәм булачак. Шундыйларның берсе – күренеклесе Ризаэтдин Фәхретдин. Аның милли күтәрелеш чорында башкарганнарын да тиз генә санап чыгу да мөмкин түгел. Шулай ук Каюм Насыйрины аласыңмы, Габдулла Тукайнымы – барысы да минем өчен үрнәк, өлге. 

Тирә-ягымда һәрчак яхшы ниятле кешеләр күбрәк очрагангамы, барысын да санап бетерү мөмкин дә түгел. Кайберләрен әйтми кала алмыйм. Беренчедән, фәнни остазым, таянычым профессор Хатыйп абый Миңнегуловны, иҗатта халык шагыйрьләре Газинур Моратны, Зиннур Мансуровны әйтеп узам. Хатыйп абый белән көнгә ничә тапкыр сөйләшәбездер. Беркайчан да кешене түбәнсетмәс, кеше сөйләмәс, башкаларның дәрәҗәсенә кызыкмас, хөсетләнмәс ул. Һаман да милләтем, татарларым дип яши. 87 яшьтә дә актив. Иҗат эше, фән белән шөгыльләнә. Ел саен бер китап бастырып чыгара. Аның һәрчак үз сүзе, фикере бар. Бернигә дә битараф түгел. Андый остазың булу – минем өчен зур дәрәҗә генә түгел, ә алтыннардан да кыйммәтле кеше, гали зат та. Аңа исәнлек телим, хәерле, бәрәкәтле гомер насыйп булсын.

– Шәхес булып формалашуыгызда кемнәрнең өлеше зур булуын тоясыз? Кемнәрне чын мәгънәсендә остазыгыз дип таныйсыз?
– Безне юктан бар иткән Аллаһка, әти-әнигә, туганнарыма рәхмәтле мин. Гомер буе мине әти-әни фатихасы озата бара. Аларның безне шәхес итеп күрергә теләүләре дә, эштән курыкмыйча, аның җаен табып, яратып башкару осталыгы да, кайвакыт кырыс булырга, явызлыкның якасына ябышырга кирәклеге дә, эшне җиренә җиткереп намус белән башкара белү дә, авырлыклар алдында куркып калмау, кыскасы, барысы да әти-әнинең безгә биреп калдырган тәрбиясе. Аларның зыялылыгы, кешегә һәм кешелеккә мөнәсәбәте дә алардан. Соклану, һәр нәрсәгә игътибарлы, һәркемгә ихтирамлы булу да аларның безгә сеңдергән тәрбияви үрнәге.

Кайвакыт, икеләнүләр булганда да, Аллаһ дөрес юлга чыгарып куя. Кирәкле җирдә кирәкле кешеләр белән очраштыра. Мөһим карарлар кабул иткәндә, раслап күрсәтерлек итеп алдыма китереп бастыра. Шуңа да бу җәмгыятьтә, башкарган эшемдә, фәндә, иҗатта үз урынымны табу авыр булмады. Дөрес, барысы да кинодагыча шома гына бармады. Кайчак авыр вакытлар, күләгәдә калган чаклар да булмады түгел. Тик аларны да үтә белдем, кичә алдым. Бервакытта да масаеп йөри торган кеше түгелмен. Мин-минлекне Аллаһ та сөйми бит. Димәк, шулай язган дип, сабыр итәргә тырышам. Мин гап-гади кеше. Безгә шундый тәрбия бирелгән. Тәртип яратам. Иҗат итү минем стихиямдер ул. Фәндәге табышларым да рухи азык бирә. Бу холыкка, эчке тотрыклылыкка да бәйле дип уйлыйм. Характер, әйткәнемчә, гаиләдә формалаша. Шулай итеп, рухи таянычларым әти-әнием дисәм, дөресрәктер. Әлбәттә, бар да үзеңнән, үзең куйган планканың югарылыгыннан тора.

– “Томан тозагында” китабы хакында сөйләшик әле. Махсус хәрби операция темасына багышланган хезмәтләр күп түгел. Әлеге теманы күтәрүегезгә нәрсә сәбәпче булды?
    – Язучы бит ул һәрвакыт заман белән бергә атлаган һәм хәзер дә атлый. Әдәбият – тормышның чынбарлыктагы көзгесе дияргә яратабыз. Шуңа да бүгенге вазгыять  шартларында кыю рәвештә иҗат итү һәрбер язучының намус эше дә. Шулай булмаганда сине укый, иҗатыңны ярата торган китап укучыларны табу авыр яки алар бөтенләй булмаска мөмкин. Язучы өчен бу бик мөһим. Укылмаган әйберләр язып яту да акылга сыешлы түгел. Без – милләткә,  халыкка тугры хезмәт иткәндә, ак белән караны күрсәтеп, ачыклап биргәндә генә укучыга бер карыш якыная алабыз. Укучы бик сизгер халык. Хәзер дөреслекне ялганнан танып, аерып ала. Әдәби әсәрнең бөтенлеген һәркем үзенчә кабул итә, билгеле. Илдә бара торган үзгәрешләр язучы каләменнән читтә кала да алмый торгандыр ул.

Махсус хәрби операция безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Хәрби булган бертуган абыем да бармыйча кала алмады. Ул моңарчы да әзерлекләр үтеп, хәрби исәптә торды. Алар бит беренчеләрдән алыналар да. Тик менә җиңеп кайтабыз дип киткән абыйның җансыз гәүдәсе генә туган якка кайтып иреште. Башта әле сөйләшеп, аралашып тордык. Луганск ягындагы бәрелештә миномет утыннан кырда һәлак булган һәм шундагы моргка урнаштырганнар. Без боларны белмәдек, аны югалттык. Эзләтеп карадык, аптырашта калып, борчылу, билгесезлек газаплары кичердек. Көннәр төнгә әйләнде. Кайчак нинди хәбәр килеп ирешер дип борчылып җаннар телгәләнде. Шул билгесезлек вакытында “Томан тозагында” повесте язылды да инде. Рамазан ае иде. Каләм кулда алгысып, йөгереп кенә торды. Ниһаять, абый табылды. Ул кайткан көн гыйнварның өчесе – көне-төне буран дулады. Табигать тә безнең белән сыкрагандыр. Рухы шат булсын абыйның, урыны оҗмахта булсын. Язылган әсәрем аның исемен мәңгеләштерүдә бер адым булсын.

– Бертуган абыегыз хакында язу җиңел булмагандыр, Рәҗәп абый? 
– Язу авыр булмады дисәм, дөрес булмас, кыен булды. Тетрәнү кичереп туктап калган мизгелләр дә булды. Башта тотына алмыйча аптырадым. Тик мин язмасам, кем язар дип, кабат каләмгә үрелдем. Ул сөйләгәннәр, кичергәннәр аша бардым. Аның кайгысын йотып, билгесезлек күләгәсен бер якка этеп, татар егетләренең андагы язмышын чагылдыруны беренчел куеп һаман яздым да яздым. Яшәү һәм үлем – ул бер юлның ике ягы кебек. Һәрчак синең янәшәңнән атлый. Үлем газаплары авыр. Бу кайгыны кичерүчеләргә, үз башларыннан уздыручыларга тагын да авыррак. Шуңа да мондый әсәр язучыларның хәлләрен ныграк тоям, беләм. Алар югалмасын, онытылмасын, язганнар халкыбыз кулына барып җитсен иде.

– Иҗатыгызны югары бәяләп, китабыгызны яратып кабул иткән укучыларыгызга ниләр әйтер идегез?
– Китап басылып чыкканнан соң, бик күп шалтыратулар, язмалар алдым. Бик күп кеше белән очраштым, сөйләштем, битараф түгелләренә куандым. “Хәтер” китабы бит бу, дип яздылар укыганнар. Кичерешләрен хәбәр итеп тордылар. Авылда китапны алмаган кеше калмагандыр да. Бар да сорый, бар да хәтер яңарта. Истәлеккә, киләчәктә тарих битләрен ачып укыганда кулланырга үзендә булдырырга тырыша. Яуда һәлак булган кемнеңдер улы, ире, газиз баласының төсе итеп саклыйсы, бу китапны, кадерле бер ядкарь итеп, үзләрендә булдырасылары килә. Шуңа да соңгы айларда очрашулардан кайтып та кермим диярлек. Кайгы җиле кагылган һәр авылга, һәр шәһәргә, һәр йортка үтәсем, кара каным белән язган бу китапны гомерләре вакытсыз өзелеп җир куенына кергән яки каберләре дә булмыйча хәбәрсез югалган яугирләр рухын саклап, догада булучы аналар алдында башымны иеп, үз кулларым белән тапшырасым килә.

Айсылу Юлдашева 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading