Адашымны күпләр “Җиде йозак”, “Үзең икән” җырлары аша ишетеп беләдер, бүген без аның үзе белән якыннанрак танышырга уйладык.
“Мин белмәгән чит кешеләр мине һәрвакыт илһамландырып тора. Социаль челтәрдә куәтләп, матур сүзләр язалар. Аларга мең рәхмәт. “Сине кеше күрергә, белергә тиеш. Тавышың бик матур”, – диюләре үз-үземә ышаныч бирә”, – диде әңгәмә барышында Илүзә Гайсина.
- Социаль челтәрдәге фан-аккаунтыңда 3-4 ел элек синең турында “Яшь җырчы. Халыкара Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты, Халыкара “Урмай Зәлидә” бәйгесе лауреаты” дип язылган. Әлеге исемлек соңгы берничә елда тулыландымы?
- Былтыр Ә.Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйгедә лауреат булдым, 2021 елда “Яңа йолдыз” проектында ярымфиналга чыктым... Нәкъ менә шушы телевизион шоудан соң социаль челтәрдә активлык артты. Банкетларда чыгыш ясарга ешрак чакыра башладылар, урамда, җәмәгать урыннарында танып, исәнләшәләр. Иң кызыгы: минем иремнең әнисе “Яңа йолдыз” проектын күзәтеп барган һәм мин җырлаган чыгарылышны карап, “Эх, шушы кызны килен итеп алып кайтырга иде. Зуррак, әлбәттә, тик Илһам үзеннән олыраклар белән аралаша гел”, - дип әйткән була (көлә). Безнең яшь арасы 3 яшь тә 3 ай. Әлеге проектка миндә хәзер бөтенләй җылы хисләр уянды.
- Син үзең Башкортстанныкы, ни өчен Татарстанда төпләнергә булдың?
- Мин Башкортстанның Кушнаренко районы, Илек авылыннан. Балачактан бирле Казан, Татарстан хыяллар рәтендә булды. Сүз уңаеннан, безнең күрше кызы бик матур бии, аңа гел соклана идем. Берсендә кайда укуы белән кызыксындым. Ул исә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә конкурс аша бюджет урынына кереп булганын әйтте. Шуннан соң үземне сынап карарга булдым. Туганнар да якында гына, Чаллыда торалар. Аларга кайтып йөрермен дип шатландым.
Уфада да музыка көллияте бар, әлбәттә, тик әгәр шунда укырга кереп, ике җыр башкарасың икән, икесенең берсе башкортча булырга тиеш. Мин нишләптер балачактан бирле башкорт телен кабул итеп бетермәдем. Башкорт җырларын җырламас өчен Татарстанга килгән булып чыгам инде (көлә)... Хәзер, киресенчә, әлеге телдәге җырларны тыңларга үлеп яратам, үзем өчен BABY TI дигән яшь башкаручыны ачтым. Сүз уңаеннан, соңгы берничә көндә Азамат Тимеров репертуарыннан әлеге яшь артист башкаруында “Учларыма сал син йөрәгеңне” җыры колакчыннарымда яңгырый. Балачакта картәтәйнең зур экранлы, тавышы тулы көченә ачылган телевизордан шул җырны тыңлаганы күз алдына килә. Балачакка алып кайткангангамы, шундый якын ул миңа.
- Сиңа музыкага карата зур мәхәббәт кемнән күчкән?
- Гаиләбездә бөтен кеше җыр-моңга гашыйк. Профессиональ белемнәре булмаса да, әти-әнием дә бик матур итеп җырлый. Ике яктан да җыр-моңга оста туганнарым бик күп, әнием ягыннан картәти дә шул исемлектә. Аларның “Сандугач” дигән кушаматлары да бар хәтта.
- Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканыңны хәтерлисеңме?
- Әйе, 4 яшьтә. “Агартып башларын тауларның, Явалар яңа ел карлары...” Әле дә истә ул көнне башкарган җыр. Яңа ел уңаеннан авылыбыз клубындагы сәхнәгә менеп чыгыш ясаган идем. Урындыкка менеп! Нигә сәхнәгә урындык куйганнар? Кыш бабайга яхшырак ишетелсен өчендер инде, күрәсең...
- Музыка буенча югары белемең бармы?
- Казан дәүләт мәдәният институтында, Салават абый “кафедрасында” укыдым. Без аның соңгы чыгарылыш студентлары булып саналабыз. Читтән торып укысам да, мин һәрвакыт институтта идем. Югары белем йортына өченче тапкырдан гына эләктем, бюджет урыны тәтемәгәч, акча түләп укыйсы килмәде. Шуңа өч ел рәттән максатыма туры бардым. Беренче ике елда укырга керә алмагач, төенчекләремне җыеп, туган ягыма кайтып киткән идем хәтта (көлә). Башкорт дәүләт университетына кереп, ярты ел укыгач, барыбер Казанга киттем һәм үз дигәнемә ирештем. Салават абыйның концертларында да чыгыш ясадым әле мин, 30 сезон иде ул.
– Сине күп кенә концертларда күргән булды. Кайсы җырчылар белән хезмәттәшлек иттең?
- Кем белән эшләмәдең, дип сорасаң яхшырак булыр, миңа калса. 2017 елда Уфада яшәгән вакытта Ризван Хәким һәм иң хөрмәт иткән җырчым Айдар Галимов белән берничә концерт эшләү бәхете тәтеде. Иҗат юлымны Рамил Шәрапов белән башладым. Көллиятне тәмамлаганнан соң, пандемиягә кадәр бу. Ул вакытта зур заллар җыймый иде әле ул, 37-40 кешегә дә концерт куйган чаклар булды. “Казан егетләре”нең элеккеге составы, Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев, Айдар Рәкыйпов кебек танылган артистлар белән концерт сезоннарын эшләдек. Иң озак хезмәттәшлек иткән җырчы – Илшат Сафин, аның командасы белән өч сезон эшләдем. Шулай ук Салават абыйның Казан концертларында чыгыш ясадым.
- Артистлар белән эшләүне ничек туктатасың: туеп китәсеңме, әллә контракт берничә сезонга гына төзеләме?
- Үзеннән үзе шулай килеп чыга кебек. Әти-әнинең басымы да булмады түгел. “Җитди һөнәр табарга, рәсми рәвештә эшкә урнашырга кирәк. Җырлап йөрү килешми”, – дип әйтә килделәр. Балалар бакчасына музыка укытучысы булып эшкә кергән идем, хәзер исә вокал дәресләре бирәм. Сүз уңаеннан, җәйгә аяк баскач, башлана инде: теге артист шалтырата, бусы – дәшә. Һәр сезон саен кемдә эшләвемне шулай сайлый идем. Аллаһка шөкер, тәкъдимнәр гел булып торды. Төпләнеп берничә сезон рәттән “Казан егетләре” һәм Илшат Сафин белән эшләдем. Рифат Зарипов белән күп сезоннар чыгыш ясадым, пандемия башлангач, киттем. Бик ярата идем әлеге команданы!
- Колагына “аю басканнарны” җырларга өйрәтеп буламы?
- Миңа вокал дәресләренә 3 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге кешеләр йөри. Төрле максат белән киләләр: кемдер туйда, юбилейда җырлау өчен камилләшергә, кемдер конкурсларда катнашу, һәм, гомумән, үзе өчен генә йөргәннәр дә бар. Мәсәлән, бер егет караокеда җырлар өчен вокал дәресләрен алды. Менә аның колагына “аю баскан” дип әйтә алам. Өч ай дигәндә интонациясен тигезләдек, ноталарга эләгә башлады... Җырларга өйрәнү теләктән, тырышудан тора. Тавыш ярылары – мускуллар, аларны тиешле рәвештә эшкә җигәргә генә кирәк. Шулай ук дөрес җырлауның төп нигезе – дөрес сулыш.
- Әле күптән түгел генә сөйгән ярың белән гаилә корып җибәрдегез. Котлыйм! Ирең кайсы якныкы? Сәхнәдә үз фамилияңне калдырдыңмы?
- Рәхмәт! 19 декабрьдә Илһам белән никах туебыз булды. Артист дусларым – Рәфис Кәлимуллин, Зәринә Хәсәншина, Айдар Рәкыйпов, Айрат Закиров килеп котлап та китте. Аларга зур рәхмәт, вакыт табып, безнең бәйрәмне ямьләндергәннәре, мине шулай хөрмәт иткәннәре өчен. Сәхнәдә исә Гайсина булып калдым. Хәзер мин Арча районы, Носы авылы килене. Сүз уңаеннан, Арчада шундый җылы, ягымлы кешеләр, биредә сөйләшү дә йомшак һәм бу яктагы кайбер йолалар бездә юк. Мисал өчен, “Килен токмачы” уздыру минем өчен яңалык булды.
- Илһам белән ничек таныштыгыз?
- Мин узган ел дус кызым белән волейболга йөри башладым. Бик ошап китте, мәктәптә спорт белән шөгыльләнгән вакытлар искә төште. Әле өстәвенә, мөнәсәбәтләрдә түгелмен, “Бәлки язмышымны очратырмын” - дигән уй да сызгырып узды башымнан, шаяртам (көлә). Шунда мине Ленар Гыйләҗев (“Татар радиосы” алып баручысы) татар яшьләре җыелган группага кертте, янәсе монда волейбол уйнаучылар. Кайда, кемнәр җыела, волейбол уйнау өчен ничә сум түләргә кирәклеген кызыксынып яздым. Мондагы егетләр Илһамнан сорарга кушты, барысы да аның аша эшләнелә, диделәр. Яздым һәм шулай танышып, сөйләшеп киттек... Уенга килгәч, бик җитди булып тоелды ул миңа, әле өстәвенә, минем “подача”ларыма бәйләнә. Кыскасы, беренче очрашуларыбыз негативтан башланды дисәм дә була. Берсендә озатып куйды ул безне. Шунда аның машинасында яңгыраган композицияләргә рәхәтләнеп кушылып җырлавы күңелемә ничектер бик якын тоелды. Иң кызыгы – ул минем җырлаганны, кем икәнемне, гомумән белмәгән. Әнисе белгән, ә ул – юк (көлә).
- Синең әйләнә-тирәңдә нинди кешеләр?
- Яшь барган саен дуслар-танышлар азая бара. Без гаиләдә 4 бала, өч энем бар, якыннарым – иң зур терәгем. Шулай ук тугры берничә дустым, Аллаһка шөкер, һәрвакыт янәшәмдә! Бик авыр чакта, депрессиядә булганда миңа ярдәм кулы сузучылар нәкъ менә алар булды. Иң зур терәгем исә – ирем. Үз файдасы өчен янда йөргән кешеләрне яратмыйм, ә андыйлар бар иде. Артистлар белән якынаерга теләп, янымда чуалучылар да булмады түгел. Андыйларны вакытында күреп, саубуллаштым, шөкер.

Комментарийлар