- Мәҗит абый, сез язган фәнни мәкаләләр 100дән артык дип укыганым бар. Болар - очерк, зарисовкалар гына түгел, ә бәлки педагогика, методика өлкәсенә караган фәнни хезмәтләр. Болардан тыш, сез – укучыларга хезмәт тәрбиясе, һөнәр юнәлеше, әхлакый, рухи тәрбия бирү, татар теле дәресләрен укыту турындагы китаплар авторы да.
- Әйе, күп булмаса да, китаплар да нәшер итә алдым. Тагын да күбрәк китап чыгару хыялы бар иде. “Мәгариф” журналы редакциясендә 25 ел буе баш редактор урынбасары булып эшләү чорында китап әзерләргә вакыт бик аз кала иде.
- Хәзер туган телне өйрәнү елдан-ел зур проблемага әйләнә бара. Туган телебезне – татар телен өйрәнүгә сәгатьләр саны кыскартылды. БДИны русча гына тапшыруга күчкәч, татар мәктәпләренең шактые ябылды... - Өлкән буын кешеләре хәтерлидер: узган гасырның 80нче елларында совет идеологлары СССРда яшәүче төрле милләтләрне “бердәм совет халкы"на әйләндерү идеясен алга сөрде. Газета, журнал битләрендә бу сүзләр еш язылды, радио, телевидениедән еш яңгырады. Милли мәктәпләр дә русча укытуга күчә башлады. Республикабызның район үзәкләрендәге татар мәктәпләрендә дә татар һәм рус класслары ачылды. Ул вакытта татар халкының шактый өлеше авылларда яши иде. 50-70нче елларда ТАССР мәгариф министры булып эшләгән М.Мәхмүтов тырышлыгы белән республикада татар мәктәпләре сакланып калынды. Россиянең хәзерге мәгариф системасы реформаторлары да, АКШ мәгариф ситемасын үрнәк итеп алып, шәхси акылга, хәтергә ия булмаган бертөрле генә фикер йөртә ала торган “ясалма кеше массасы” булдырырга тырышалар. Аларның төп максаты – мәктәпне “шәхесне эретү” казанына әверелдерү, ана телен өйрәнү шартларын бетереп, Россиядә бер телдә генә сөйләшә торган халык булдыру. Ә бит Россия Америка түгел. Руслар – рус, татарлар – татар, чувашлар чуваш булып яшәргә һәм алар үз ана телендә сөйләшә-аралаша, һәр өлкәдә дә ана телендә фикерләп эшләргә, ачышлар ясый алырга тиеш. Безнең даһи мәгърифәтчебез Каюм Насыйри: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле тел ул”, - дигән. Бөек рус педагогы К. Д. Ушинский: “Тел - халыкның рухы ул. Телдә аның табигате, күңеле һәм тормыш-көнкүреше чагыла”, - дип язып калдырган. Галимнәр исәпләвенчә хәзер дөньяда 7 меңнән артык тел бар, әмма аларның 240ка якыны гына киң кулланылышта. Кешеләрнең күбесе инглиз, гарәп, һинд яки рус телендә аралаша. Кытай мандарин диалектында 748 миллион кеше сөйләшә. Аралашучылар саны ягыннан бу тел – беренче урында. Татар теле исә дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән.
- Туган телне өйрәтү һәм өйрәнү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе икәнен беләбез. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә игътибар кимү һәм сәгатьләр киметелү нәтиҗәсендә туган телдә бер кәлимә сүз белмәүче яшь буын үсеп килә. Авылга кайткач, урамда уйнап йөргән балаларның русча җавап бирүләре күңелне әрнетә. - Сүз дә юк, туган телдә сөйләшә, аралаша алмаучылар саны артканнан-арта бара. Күпләр яшь вакытта туган телне белмәүгә әллә ни игътибар да итми. Еллар үтү белән, моңа бик нык үкенүчеләр дә аз түгел. Бу уңайдан бер мисал китереп үтәсем килә. Улымның укытучысын – класс җитәкчесен рус милләтеннән дип йөргән идек. Килеш килбәте, үз-үзен тотышы, хәтта исеме дә (үзе үзгәрткән) нәкъ рус кешесенеке иде. Күрсәң-баксаң, бу манкортлашкан татар кызы икән. Әти-әнисе читкә китеп урнашканга, телен, динен оныткан. Җәмгыятьтә яңарыш җиле “исә” башлагач, бу олы мөгаллимәдә тамырларыннан килгән милли аң уянган. Тик инде ул ни рус, ни татар түгел. Бер мескен кеше булып урталыкта калуын аңлаган. “Соң уяндым. Мин хәзер кем соң инде? Ни эшлим? Тәрегә табына алмыйм. Коръәннән, мөселманның нурлы аеннан мәхрүм калганмын”,- дип өзгәләнә ул. Бүген яшьләрне манкортлыктан саклап калу – милләтпәрвәрләрнең зур хыялы. Мин дә гомер буе шул турыда уйлап, шул максат белән яшим. Тәрбиянең белемнән дә өстенрәк, кадерлерәк булуын күпләр соңрак аңлый шул. Җан барыбер тыныч түгел. Укыту программалары, дәреслекләр, төрле методик әдәбият, концепцияләр, үткәрелә торган күптөрле чаралар ни кадәр эчтәлекле, саллы, ә мөгаллимнәр, җитәкчеләр ни кадәр уңган булмасын, камилләшкән милли мәгариф системасы җайга салынмаса, мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбият дәресләре тиешле күләмдә, тиешле дәрәҗәдә укытылмаса, тырыш хезмәтебез комга салган су яки суга таяк белән язган кебек юкка чыгачак. Алай булмасына өмет итәбез, билгеле. -Без дә шул теләктә калабыз. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Тиздән сезнең 85 еллык гомер бәйрәмегез. Сезгә алга таба да исәнлек-саулык, балаларыгызның, оныкларыгызның, оныкчаларыгызның бәхетле тормышына шатланып, куанып яшәвегезне телибез.
Комментарийлар