16+

“Оныгым миңа әти дип эндәшә...”

Еллар агышына киртә юклыгы хак: заманында сәхнә тоткан егетләр бүген ипле көзләрендә гомер сөрә. Виктор Шәрәфетдинов исегездәме?

“Оныгым миңа әти дип эндәшә...”

Еллар агышына киртә юклыгы хак: заманында сәхнә тоткан егетләр бүген ипле көзләрендә гомер сөрә. Виктор Шәрәфетдинов исегездәме?

Мутлыгы, шаянлыгы белән тамашачыны күзенә генә каратып тоткан җиңел хәрәкәтле юморист, баксаң, Г.Камал артисты Равил абый Шәрәфиевның туганы икән, шул серен сәхнә эшчәнлегенә нокта куйганда гына чиште. 

– Ул хакта кычкырып йөрмәдем, Равил абый – әтием Шәйхетдиннең бертуган энесе. Әнием рус кызы – Наталья. Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылына җибәрелгән яшь укытучы татар гаиләсенә килен булып төшкән. Әтием дә укытучы, икесе дә мәктәптә эшләгәннәр. Әбием ак күңелле карчык иде мәрхүмә, Зөха дип йөрттеләр, баксаң – чын исеме Шәмсезөха булган икән, җирләгәндә генә белдем. Төп йортта яшәдек, ишле идек, әтинең Минвәли исемле энесе дә өйләнде, аларның бер балалары туды, без Марат абый белән икәү, әтинең бертуганнары: Әклимә апа, Нургали абый, Равил абый... Өйдә шулкадәр кеше югыйсә, бер генә мәртәбә дә әрләшкәннәрен хәтерләмим. Әти 33 яшендә үлде, туберкулездан. Ул елларда аны дәвалап булмый иде әле. Безне каты кулдан үстерде ул, бертуганнарын да нык тотты, ә Равил абый шаян иде. Әтидән соң әнинең авылына күчендек – Питрәч районының Рус Казылысы авылындагы әби-бабай йортына төянеп кайттык. Карт әби белән карт бабай да исән иде әле, бабайның мич башында йоклаганы хәтеремдә. Туганлыктан өзелмәдек, каникулларда Олы Солтандагы әби янына килә идек, үсеп җиткәч, Равил абый безне үз канаты астына алды. Абый Казанда Равил абыйларда торып укыды, мине дә сәхнә юлына ул борып җибәрде. Аның фатыйхасы белән ачып кергән ишекләр күп инде, әти җылысын тоеп яшәдем мин. 

– Рус авылында үссәгез дә татар телен онытмагансыз.
– Күченгәндә абый белән икебез дә бер сүз русча белми идек. Дусларны, әбине бик сагындык, өйгә кайтасы килә дип елаганымны беләм. Олы Солтан мәктәбендә икенче сыйныфны тәмамлап килдем, монда өченчегә баргач тел үзгә... Әни дә бит Олы Солтанда вата-җимерә булса да татарча сөйләшә иде... Әкренләп ияләштек. Аннары гел рус телендә генә сөйләшеп, татарчабыз аксый башлады. Әни, рус кызы була торып, безнең белән татарча сөйләшергә тырыша иде, туган телләрен онытмасыннар дигән ул, хәзер аңлыйм шуны. 

– Сәхнәгә тартылу дигәне Равил абый йогынтысы белән яралдымы икән?
– Әни укытучы булып эшләгәч, үзешчән сәнгать үзәгендә кайнап үселде. Мин клоун Леонид Енгибаров чыгышларын бик яратам, аның кебек кыланып уйнап күрсәтә идем. Авыл сәхнәләрендә үзешчәннәр гөрләп торды без үскәндә. Питрәчтә 9 сыйныфта интернатта торып укыган мәлем, Казан дәүләт филармониясе махсус комиссия төзеп, республика буйлап талантлы яшьләрне барларга кереште, Мәскәүгә Бөтенроссия иҗади эстрада остаханәсенә укырга җибәрәселәр, диде Равил абый, ул комиссия әгзасы. Катнаштым. Айрат Арсланов мине алуларына каршы килсә дә, Равил абыйның сүзе үтте, “по блату” эләктем. 15 яшь иде миңа. 

– Сез бит әле сәнгатьле сөйләү остасы булудан тыш оста биисез дә.
– Анысына да, пантомимолар күрсәтергә дә шул баруда Мәскәүдә өйрәнеп кайттым. Зиннур Нурмөхәммәтов бригадасында төрле жанрларда эшләдем. Равил абый гел күзәтеп, үз сүзен әйтеп, ярдәм итеп яшәде. Мин Казанда ялгыз түгел, әтиле идем! Эльба Закирова исемле кызга өйләнеп бер дигән тормыш кордык. Ике бала үстердек: Адилә белән Айдар. Эльба миннән ике генә яшькә олырак. Башта ул Мөнир белән бии иде, Мөнир аягын авырттырып административ эшкә күчкәч, аны мин алмаштырдым, Эльба белән парлы чыгышлар булдырдык. 30 елдан артык бергә эшләдек. Биючеләргә лаеклы ялга китәр өчен 20 ел эшләргә кирәк, артыгы белән хезмәт ителде. Эльба сәхнәдән киткәч тә әле мин концертлар алып бардым, тамада булып эшләдем. Ул елларда тамадалыкка керешүчеләрнең иң беренчесе мин, Казанда гына түгел, хәтта Мәскәүдә иң популяр тамада идем. Дөресен әйткәндә, эштән туктаганыма да әле күптән түгел генә, 10 ел каравылда тордым. Тормыш өчен әз булса да акчасы тама, дидем. Эльба апагыз – 27, ә мин 20 мең сум тирәсе пенсия алабыз, тота белсәң анысы да җитә анысы. Инде бетереп ялда, Эльба апагыз да яшәрә бармый, арусыз чаклар да булгалый. Болай кәефе әйбәт үзе, кибетләргә чыгабыз, урамда йөреп керәбез. Онык мәшәкатенә куанып яшибез.

–    Онык сөю – үзе зур бәхет!
–    Кызыбыз олыгаеп кына бала алып кайтты. Үзе өчен, донордан бала тапты. Ярый өлгерде әле сөендек. Баласыз калырга ярамый, гомерләрнең көчсез картлыгы бар, әнә шул вакытта һәрберебезгә яклаучы, караучы, терәк кирәк. Безнең шөкер, кызыбыз, әлегә Мәскәүдә яшәсә дә улыбыз бар. Оныгыма карыйм да үзәгем дә өзгәләнә, шул кадәр акыллы, хәрәкәтчән бала инде, сөеп туймаслык, ләкин әти дип әйтер кешесе юк... Миңа әти дип эндәшә. Эльбага дәү әни, ди. Быел беренче сыйныфка укырга бара. Улым, Равил абый ярдәме белән Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесында укыды, актер. Бик сәләтле. Театрда эшләп, ике ел элек кенә айтишниклр дөньясына кереп чумды. Хәерлесе булсын, әлегә ул да, без дә аның тормышыннан бик канәгать. 

–    Олыгаюның тагын бер моңсулыгы – гомер азагына таба сафлар сирәгәя, туганнар китә...
–    Марат абыйны да җирләдк. Моннан 10 ел тирәсе, хәтер аксый, кинәт сорагач, төгәл елын да әйтә алмыйм. Авылда, яман шештән китте. Соңгы елларда алар Питрәчтә яшәделәр. Хатыны рус милләтеннән, абый дин тотмады, шуңа да христиан кануннары буенча җирләдек.

–    Ә сезне ничек итеп озатырбыз?
–    Белмим инде, кем оештырыр соңгы юлга китүләрне... Равил абый да картайды. Ул миннән калса Олы Солтан авылы зиратына алып кайтыр да иде. Балалар ничек хәл итәрләр. Ләкин үземне, дин тотмасам да, мөселманча гүргә иңдерүләрен телим. 

–    Абыегыз татар исемле була торып, христианнарча җирләнгән, ә сезнең исем русча да, мине мөселманча, дисез...
–    Икебезгә дә исемне әти кушкан. Авылда Виктор исемле бик акыллы мал табибы булган. Авыл кешесен беләсез, терлегенең саулыгы өчен җанын ярып бирергә риза ул. Әти аның хөрмәтенә миңа шул исемне кушкан.

–    Авыл баласы, бигрәк тә олыгая төшкәч, җиргә тартыла. Авылга кайтып яшәү теләге юкмы? 
–    Безнең бакчабыз бар. Әтинең сеңлесе – Әклимә апа Камал театрында гардеробта эшләде. Шул вакыт минем өчен дип, камаллылар өчен Идел буенда бакча җире бирелгәндә миңа да бер кишәрлек алып калды. Равил абыйга, абруена күрә Идел ярына якынрак җирдән бирелде, минеке читтә иде. Ул иске генә йорт сатып алды да бакчасына күчереп салды, коймалар тотып куйды, ә безнең җир шул килеш торды, Эльба белән гастрольдән кайтып керә алмадык, акчабыз да җитмәгәндер. Берзаман, бу иске йортта яшәргә күңел тартмый, арзан гына бәягә сатам, алмыйсызмы җиремне, ә мин сезнең кишәрлеккә шәп йорт саласым килә диде. Әй, сөендек!   Йөгерә-йөгерә ул сораган хакны илтеп бирдек тә, күчендек тә, корылган, бакчасы тәртипләнгән, дигәндәй. Менә шулай, җәйләрен Идел буенда яшибез, кышын Казанга киләбез.

–    Сәхнә әле дә ымсындырамы?
–    Сагындыра. Яшьлеген кем дә сагына бит, ә безнең иң гүзәл чор сәхнәдә үтте, ничек сагынмыйсың ди инде? Ымсынам димәс идем, күптән түгел бер концертта чыгыш ясадым, сөйли торган юморескамны яртысына җиткәч оныттым. Искә төшми генә. Ярый инде, ничек кирәк шулай, көчкә тәмамладым. Халык аңлады, алкышлады, ләкин күңелдә төер калды. Һәр нәрсәнең үз вакыты, йөрмә болай ярты-портыланып кына, дип үземне дә тәнкыйтьләп алдым. Иң мөһиме, кайгы-хәсрәтсез яшик, гомерләрнең көзен имин яшәп үткәрик.          



Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Әле без белмәгән күпме талантлы шәхесләр бар!Бик зур рәхмәт Виктор Шәрәфетдинов иҗаты белән таныштырганыгыз өчен!

    Мөһим

    loading