16+

Рекорд алдыннан «Әл-Фатыйха» сүрәсен укыган: «Титаны»ндагы татар егетләре нәрсә сөйләде

ТНТ телеканалында баручы «Титаны» спорт шоуында илнең иң көчле 111 атлеты көч сынаша. Проектта татар егетләре дә катнаша.

Рекорд алдыннан «Әл-Фатыйха» сүрәсен укыган: «Титаны»ндагы татар егетләре нәрсә сөйләде

ТНТ телеканалында баручы «Титаны» спорт шоуында илнең иң көчле 111 атлеты көч сынаша. Проектта татар егетләре дә катнаша.

Бүген без сезне тамашачыларны ихтыяр көче белән сокландырган ике якташыбыз — Чаллы егете, тхэквондист һәм блогер Булат Зиастинов, шулай ук Башкортстанның Тәтешле районында туган экстремаль мотоспортчы Илдар Балагаутдинов белән таныштырабыз.

Илдар Балагутдинов: «Титаны» проекты — ул безнең Сабантуй мәйданы кебек»

— Илдар, Сабантуйларда һәм башка милли бәйрәмнәрдә, татарча көрәштә катнашу тәҗрибәгез әлеге проектта ярдәм иттеме?

— Сабантуй — ул, асылда, безнең халыкчан «Титаны» тамашасы. Балачактан ук көрәшне, кыек баганага менүне, чүлмәк ватуны, чиләк-көянтә белән йөгерүне һәм башка традицион ярышларны күреп үстем. Болар барысы да кешенең холкында азарт, бирешмәү теләге тәрбияли. Шуңа күрә «Титаны» мәйданчыгында үземне Сабантуй мәйданында кебек хис иттем.

— Төшерү мәйданчыгында якташларыгызның ярдәме сизеләме? Татарча аралашасызмы?

— Әлбәттә! Зур проект эчендә безнең татар «братвасы» бик тиз оешты. Сәхнә артында да, төшерү вакытында да бер-беребезгә ярдәм итеп тордык. Хәтта үзебезнең кечкенә генә татар делегациясе барлыкка килде, дип тә әйтергә була. Янәшәңдә якташларың булу көч өсти, синең монда берүзең түгеллегеңне аңлыйсың.

— Бу зур проектта катнашу теләге кайчан барлыкка килде?

— Көтмәгәндә булды ул. Проект хезмәткәрләре үзләре миңа чыкты. Онлайн форматта узган кастингка чакырдылар, һәм мин аны үттем. Мин бик бәхетле! Гаиләм дә минем белән бергә шатланды.

— Бәйгеләрнең берсендә сез рекорд куйдыгыз. Олимпия чемпионнарын да узып киткәч, ни турында уйладыгыз?

— Дөресен генә әйткәндә, рекорд куярмын дип бөтенләй уйламаган идем. Безнең өчен әзерләнгән бәйгене күргәч, хәтта куркып та калдым. Старт алдыннан Аллаһка мөрәҗәгать итеп, «Әл-Фатыйха» сүрәсен укыдым, шуннан соң гына эшкә алындым. Янымда үзебезнең татар кызы Динара да бар иде. Ул — көчле көндәшләрнең берсе. Без бер-беребезгә мотивация өстәдек, дисәм дә дөрес булыр.

нейро фотонейрочелтәр

фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

— Экраннардан: «Кызым, без булдырдык!» — дигәнегезне хәтерлим. Гаиләгез сезгә һәрвакыт ярдәм итеп торадыр?

— Гаиләм — минем өчен зур мотивация чыганагы. Шуңа күрә «Кызым, без булдырдык!» дип әйтүем ихластан иде. Чөнки гаиләм һәр бәйгедә уйларымнан чыкмады.

— Башкортстанның Тәтешле районындагы Бәдрәш авылында яшәүчеләр сезнең өчен җан атадыр?!

— Форсаттан файдаланып, Тәтешле районына, туганнарыма һәм дусларыма зур сәламемне җиткерәм. Аларның җан атуларын тоям. Татарстанга һәм Башкортстанга бик зур рәхмәт! Ике республикада да туганнарым, дусларым яши. Әлбәттә, мине бу ике төбәк белән җылы хатирәләр бәйли. Җан атучылар булганда, көч тагын да арта.

— Хатыныгыз Анастасия көнләшмиме?

— Үпкәләшүләр дә, көнләшү дә юк. Без хатыным белән бер-беребезгә ышанабыз. Бер-беребезне күптән беләбез, хөрмәт итәбез, шуңа күрә көнләшергә бернинди сәбәп тә юк. Ул мине яхшы белә, гаиләмә булган мөнәсәбәтемне күреп тора һәм һәрвакыт, һәр эшемдә — спортта да, катнашкан проектларымда да — миңа ярдәм итә.

тнт. фото с личного архива

— Спортта үз юлын яңа гына башлап җибәргән һәм үз көченә ышанып бетмәгән яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

— Идеаль шартлар көтеп утырмасыннар иде. Мин үзем дә авылдан. Бөтен каникулларымны нәнәй белән дәү әти янында авылда үткәрә идем. Анда махсус спорт заллары булмаса да, турникта шөгыльләнү, йөгерү мөмкинлеге бар иде.

Яшьләргә киңәшем шул: сәламәтлекне зыянлы гадәтләргә алыштырмагыз. Мин моны һәрвакыт машина белән чагыштыра идем. Әгәр гомерегез буе бер генә автомобильдә йөриячәгегезне төгәл белсәгез, аңа начар ягулык салмас идегез, майны экономияләп, моторны сафтан чыгармас идегез бит. Кеше организмы да нәкъ шулай корылган.

Тагын бер киңәшем — үзеңә ошаган эш белән шөгыльләнергә һәм моны даими эшләргә кирәк. Мин үзем булган мөмкинлекләрне кулландым: турникта шөгыльләндем, йөгердем. Ул чакта бер көн килеп Олимпия чемпионнары белән бер мәйданчыкта басып торырмын дип уйламаган идем.

тнт. фото с личного архива

— Спорт — имгәнү куркынычы зур булган өлкә. Курку хисен ничек җиңәсез?

— Әлбәттә, һәр спорт төре дә билгеле бер риск белән бәйле. Эндуро мотоциклына утырган саен моны бик яхшы аңлыйсың. Ләкин гел «имгәнмәгәем» дип уйлап утырсаң, ерак китеп булмый. Татарда «Язмыштан узмыш юк» дигән бик яхшы әйтем бар. Шуңа күрә минем максатым — куркуга бирелү түгел, ә барысын да акыл белән эшләү: рискны дөрес бәяләү, әзерләнү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

булат. фото с личного архива

Булат Зиастинов: «Татар булуымны беркайчан да онытмыйм»

«Титаны» проектында Олимпия чемпионнары белән беррәттән көч сынашучы икенче якташыбыз — Яр Чаллыдан тхэквондист һәм танылган блогер Булат Зиастинов.

— Сез «Титаны» проектына эләгергә өч ел дәвамында тырышып карагансыз, әмма сезне алмаганнар. Бу кире кагуларны ничек кичердегез?

— Һәр нәрсәнең үз вакыты. Казанышларым да җитеп бетми бит. Олимпия чемпионнары белән беррәттән сынаулар узарга кирәк! Элегрәк мин бик аралашучан кеше түгел идем. Ә быел бераз тәҗрибә туплагач, проектта катнашырга әзер булганмындыр. Психологик яктан да әзер булырга кирәк бит.

Мин үземне блогер буларак популяр дип саныйм. Шушы зур проектта катнашкач, бәлки, тагын да танылырмын. Иң мөһиме — мин үземнең татар булуымны беркайчан да онытмыйм. Менә сез дә миңа татарча эндәшкәч, сезнең белән татарча сөйләшкәч, күңелемә рәхәт булып китә.

— Проектта безнең татар егетләре һәм кызлары да бар.

— Мәскәүдә үзебезнекеләрне очраткач, бик шатланган идем. Без тиз арада уртак тел таптык, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Татар теле үзе үк ярдәм итеп торган кебек. Татарча яхшы сөйләшә белүем өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Чаллыга кунакка кайтсам, рәхәтләнеп татарча аралашабыз.

— Сынаулар вакытында ничек тынычланасыз?

— Сынауларның берсендә балалар арасында популяр булган «Синий трактор» җырын җырладым. Бу җырны туганнарымның балалары белән бергә булганда ишетеп калган идем. Җыр җырлаганда вакыт тизрәк үтә кебек тоела.

тнт. фото с личного архива

 

— Сез өйләнмәгән дип беләм. Кызлар язамы соң?

— Мин әле өйләнмәгән. Хәзер йөргән кызым бар, әмма проектны төшергән вакытта йөрәгем буш иде. Кызлар яза инде, игътибар зур, араларында төрлесе бар. Мин аларга рәхмәтле генә!

— Йөргән кызыгыз татармы соң?

— Юк, моңа кадәр йөргән кызым да татар түгел иде. Әти-әнием әле дә Чаллыда яши һәм алар — чын татар кешеләре. Башта аларга, әлбәттә, минем рус кызы белән очрашып йөрүемне кабул итү җиңел булмады. Хәзер күнделәр бугай инде.

Булачак хатынымның татар кызы булуы мөһим түгел. Иң мөһиме — яхшы кеше булсын һәм гаиләбезнең традицияләрен хөрмәт итсен.

— Ун елдан улыгыз яки кызыгыз: «Әти, ник бу проектта катнаштың?» — дип сораса, нәрсә дип җавап бирер идегез?

— «Син минем белән горурлансын өчен», — диярмендер. Бу — чыннан да, зур дәрәҗә. Балаларымның да киләчәктә спорт белән шөгыльләнүен телим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading