Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов безгә беренче мәхәббәте, 30 яшендә Дубайда ишеткән зур хәбәр, трактор өйрәнмичә Мөслимгә музыка мәктәбенә качуы һәм ни өчен әлегә кадәр рульгә утырмавы турында сөйләде.
Җырчы безгә беренче мәхәббәте, 30 яшендә Дубайда ишеткән зур хәбәр, трактор өйрәнмичә Мөслимгә музыка мәктәбенә качуы һәм ни өчен әлегә кадәр рульгә утырмавы турында сөйләде.
«Иҗатта гел хисләр белән генә эш итеп булмый» — Рөстәм, сез хәзер ничә ел ансамбльдә хезмәт итәсез инде?
— Күз ачып-йомганчы 20 ел вакыт үтеп киткән, ансамбльдә 21нче сезонымны эшлим. Казан педагогия университетында музыка факультетының 3нче курсында укыганда ук килгән идем. Мин бер урында гына утыра торганнардан түгел, шуңа күрә өч ел укый-укый эшләдем. Студент чактан бирле башка эш урыннарына күчкәнем булмады, хезмәт кенәгәмдә әлегә 1 генә пункт бар.
— Сез 2016 елда ук «Татарстанның атказанган артисты» исемен алдыгыз. Бу исем сезнең өчен дәрәҗә булдымы, әллә иҗатка яңа җаваплылык өстәдеме?
— Бу исем 30 яшьлек юбилеема искиткеч зур бүләк булды. Нәкъ ун ел элек, 15 декабрьдә миңа 30 яшь тулды, ә исем бирү турындагы приказ 14 декабрьдә чыккан иде. Хәбәрне Дубайда гастрольләрдә булганда ишеттем — нинди хисләр кичергәнемне күз алдына китерәсездер инде! Атказанган булу күңелне җылытып тора, бу — зур сөенеч кенә түгел, киләчәктә тагын да тырышыр өчен стимул да. Җитәкчебез Айдар абый Фәйзрахманов безгә мактаулы исемнәр, тиешле регалияләр бирү буенча иң беренче янып-көеп йөрүче сирәк җитәкчеләрнең берседер. Аның ярдәмендә күбебез мактаулы исемнәргә ия булдык. Алга таба, язган булса, калганнарына да ирешәсе иде.
— Исемле булу нәрсә бирә соң? Пенсияне яки хезмәт хакын арттырамы?
— Хезмәт хакы аңа карап кына әллә ни үзгәрми, әмма безнең хезмәт хаклары тулаем алганда бер дә начар түгел. Хезмәттәшләрем, мәсәлән, бары тик яхшы машиналарда гына йөри. Ә менә пенсиягә җиткәч, билгеле бер ташламалар бар дип беләм.
— Сез нечкә күңелле һәм ихлас кебек тоеласыз. Бу сезгә тормышта ярдәм итәме, әллә инде, киресенчә, комачаулыймы?
— Хисле, нечкә күңелле булу һәр иҗат кешесенә хас сыйфаттыр ул. Мин үземне беркайчан да ясалма рәвештә үзгәртергә тырышмадым. Әмма иҗатта гел хисләр белән генә эш итеп булмый, кайчак салкын акыл кулланып, үз сүзеңне каты итеп әйтеп кую да кирәк. Шулай да моңа кадәр нечкә күңелле булуның алай зыянын күргәнем юк.
— Ансамбльдә чын дуслык бармы? Әллә анда да көнчелек хакимлек итәме?
— Без — бер зур тату гаилә. Шушы зур гаиләдә аерым гаиләләр дә бар, алар ансамбльгә килгәч танышып кавыштылар. Иҗатта көнчелек тә булгалый, читтән искән җилләр дә күп, бар да гел ал да гөл түгел, ләкин без Айдар абый артында чын таш дивар артындагы кебек сакланып, кайбер вакыйгаларны белми дә калабыз. Без барыбыз да бертигез шартларда бер үк хезмәтне башкарабыз, шуңа күрә эчке конкуренция яисә көнчелек бөтенләй юк. Менә эстрада дөньясында андый кытыршылыклар күренгәле.
— Сез шуңа эстрададан читтәрәкме? Аерым артист буларак тагы да популярлашасыгыз килмиме?
— Сигезләп җырыма клип төшердем, алар төрле музыкаль каналларда күрсәтелә. Концертларга чакырганда аерым да барып җырлыйм. Әмма минем төп эшчәнлегем — ансамбль. Хәзер мин бу эшчәнлекне ташласам, ничектер эшемне азагына кадәр башкармаган, ярты юлда калдырган кебегрәк булырмын. Ә тормышта мин һәр эшемне җиренә җиткереп башкарырга ияләшкән кеше. Аннары, әлегә үземнең ансамбльдә кирәклегемне- тулысынча тоеп эшлим. Бәлки, киләчәктә эстрада өлкәсенә дә игътибарны күбрәк юнәлтәсе булыр. Анысын вакыт күрсәтер.
— Сезнең репертуарда «Апама» дип аталган җыр бар. Бик моңсу кебек ул. Мин шулай кабул итәм аны. Ул җырда апа кеше әти-әнине алмаштырган кебек…
— Йөрәккә үтә торган тирән җыр ул, әмма бу тарих минем тормышымнан түгел. Аллаһка шөкер, мин тулы гаиләдә үстем, әти-әнием әле дә исән-саулар. Әтием Марсель Гыйльфанов — шигырьләр, романнар язучы иҗат кешесе. Бу шигырьне ул әнием исеменнән аның олы апасы Зөләйха апага багышлап язган иде. Күңелемә бик хуш килгәч, Риваль Хисмәтуллиннан көй яздырып, җыр иттек, клип төшердек. Мин, әлбәттә, ул җырны күз алдыма бертуган апам Энҗене дә китереп җырлыйм. Бу клипка Зөләйха апаны да, Энҗе апаны да, аның балаларын һәм әти-әниемне дә керттем. Тамашачы бу җырны бик җылы кабул итте.
«Бер үзеңә дә рәхәт кебек, тик гаилә кирәклеген аңлыйсың...» — Ничек уйлыйсыз, сезнең әле дә өйләнмәвегез язмыш эшеме, әллә инде сез сайланучанмы?
— Хәзер инде бу турыдан-туры язмыш эшедер дигән фикергә киләм. Баштарак сайланып йөргән буласың инде ул. Әмма еллар узу белән шушы ялгыз ияләшәсең. Бер үзеңә дә рәхәт кебек тоела башлый, тик билгеле бер яшькә җиткәч, гаилә, яныңда ышанычлы тормыш иптәшең, балалар кирәклеген тулысынча аңлыйсың. Быел миңа кырык яшь тула, шулай да мин әле язмыш язган кеше очрап, гаиләле булырмын дип өметләнүдән туктамыйм. Әти-әнине дә оныклар белән сөендерәсе килә инде.
— Еш гашыйк буласызмы?
— Мин еш гашыйк булучан түгел. Русча әйтсәк, «однолюб». Студент чакта чын күңелдән гашыйк булган идем, ләкин без ул кеше белән бергә була алмадык. Хәзер аның үз гаиләсе, балалары бар. Шуннан бирле бүтән үлеп гашыйк булганым юк.
— Аны әле дә яратасызмы?.. Ул бәхетле микән?
— Хисләр сүрелде инде, сулар аккан, еллар үткән. Минемчә, ул бик бәхетле. Аллаһка шөкер ул тулы тату гаиләдә яши.
— Ул ханым сезнең беренче мәхәббәтегез булган, димәк. Ул иҗат кешесеме?
— Әйе, ул — бүгенге көндә дә популяр җырчы, һәм сез аны журналист буларак та, тамашачы буларак та бик яхшы беләсез. Аның исемен матбугат битләренә язып тору кирәкмәс, бу үткәндә калган сер булсын. Әйткәнемчә, ул хәзер ир хатыны һәм әни кеше. Бергә була алмадык, дигәч, ул миңа: «Әллә нәрсә карап, сузып йөрдең бит, Рөстәм», — диде.
— Җитди мөнәсәбәтләрегез күптән булдымы соң? Соңга калырмын дип курыкмыйсызмы?
— Җитди мөнәсәбәтләрем күптән булды, әйе. Барысы да бер Аллага гына тапшырылган бит. Үзем бер дә курыкмыйм. Ничек язган — шулай булыр.
«Мәктәптә укытучы миңа кушылып көлә иде» — Сез мәктәптә һәрвакыт алдынгы, үрнәк «тәти малай» булып, яхшы гына укыгансыздыр инде?
— Мин, дөресен генә әйткәндә, мәктәптә уртача укыдым. Гуманитар фәннәрне яраттым, әдәбиятны су кебек эчә идем. Төгәл фәннәрдән "өчле«ләр дә бар иде хәтта. Берүк мине эзгә генә басып йөрүче тәти малай булган дип уйлый күрмәгез тагын. Малайлар шуклыгы миндә дә җитәрлек иде. Шаярдык та, тәртибен тә бозгаладык.
— Берәр тәртип бозу тарихын искә төшерик әле.
— Берсендә дәресне җыр-тамашага әйләндереп, укытучыга комачаулаган өчен әнине мәктәпкә чакырттылар. Иптәш малайларның әниләре дә биредә иде. Җитәкчелек һәрберсе белән аерым сөйләшү алып бара, ә мин, чират көтеп, куркудан калтырап утырам. Ниһаять, мине чакырдылар. Шунда укытучы апабыз, барыбызны да аптыратып, елмайды да: «Рөстәм алай бик тәртипсез бала түгел инде ул.
Нәни урам артисты сыман — сыйныфташларын дәрес буе көлдереп утыра, миңа бераз комачаулый анысы. Ләкин аның шаяртулары шулкадәр табигый, укучыларга кушылып мин дә көлмичә булдыра алмыйм», — дип куйды. Бу сүзләрдән соң бүлмәдәге барлык әниләр дә, укытучы үзе дә бердәм көлеште һәм бу «җитди» мәсьәләгә бик җылы нокта куелды.
— Сәхнә кешеләренә төрле зыянлы гадәтләр ярамый диләр. Тәмәке тартып яисә эчеп караганыгыз булдымы соң?
— Мәктәптә укыганда да, студент чакта да эчкәнем дә, тартканым да булмады. Хәзер дә тартмыйм. Безгә ярамый да, чөнки мин — тенор, тарту тавышымны карлыктырырга мөмкин. Түбән тавышлы кешеләргә тартуның зыяны тими дип беләм, аларның тавыш калынлыгына ул зыян китерми.
— Тартмыйсыз гынамы?..Ә калганы?
— (Көлә). Бу сорауга җавап биреп тормыйм әле, яме. Аңлаганнар аңлады инде. Тагын бер кызык тарих сөйләсәм, яхшырак булыр. 10нчы сыйныфта безне мәктәптә трактор йөртергә өйрәтә башладылар. Ике ел укыйсы иде шунда, ә минем техниканы җенем сөйми! Сыйныфташлар трактор өйрәнеп кала, ә мин Мөслимгә Музыка мәктәбенә төшеп китә идем.
Дүрт ел буе юлчы машиналарга (попуткаларга) утырып, музыка мәктәбендә укыдым. Технология укытучысы Рамил абый шунда миңа кисәтеп: «Рөстәм, менә трактор йөртергә өйрәнмәсәң, техниканы белмәячәксең, аны белмәгәч, машина йөртә алмаячаксың, бөтенләй машинасыз калачаксың», — дигән иде. Мин исә аптырап калмадым: «Рамил абый, бер дә борчылмагыз, минем шәхси водителем булачак!» — дип җавап бирдем.
«Әти шаярта: „Син берәр машиналы кыз эзлә инде“, — ди» — Машина йөртәсезме соң, технология укытучысының сүзләре рас килмәдеме?
— Машина йөртү таныклыгым булса да, үз машинама утырганым шул, әлегә шәхси йөртүчем дә күренми. Бишенче курста укыганда, группадашым һәм дустым Гөлнур машина йөртү курсларына икебезне дә яздырып кайткан — бергә уку күңеллерәк булыр, янәсе. Шунда укыдым, имтиханнарны да уңышлы тапшырдым, әмма машина алып рульга утырмадым. Шәхси машинам булмаса да, җәяү дә йөргәнем юк. Такси да бар, автобуслар да даими йөреп тора. Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт: репетиция яисә концертлардан соң бер якка кайтучылар гел утырта, рәхмәт яугырлары.
— Аллаһ боерса өйләнгәч, балалар булгач, машина кирәк булыр бит? Өстәвенә, хәзер хатын-кызлар, гадәттә, машиналы һәм фатирлы егет күзлиләр бугай…
— Әти миңа ярым шаяртып: «Улым, фатирың бар, хәзер инде берәр машиналы кыз эзлә», — дип гел әйтә. Ләкин мин хатын-кызларның барысы да байлыкка, машина-фатирга гына карап гаилә кора дип уйламыйм. Әлбәттә, балалар тугач, зур гаилә тормышын транспортсыз күз алдына китерүе кыендыр, әмма рульсез дә бәхетле яшәп була дип ышанам.
Берсендә бик танылган, мәшһүр алып баручының тукталышта торганын күргәч, аптырап: «Әллә машинагыз юкмы?» — дип сорадым. Ул абзый исә: «Автобуста барганда да шулай сорыйлар. Мин халыкка якынрак булырга тырышам, шуңа җәмәгать транспортында йөрим», — дип җавап бирде. Шулай булгач, бу тормышта машиналы булу — әле иң мөһим әйбер түгел.
— Машина алмавыгыз ансамбльдә хезмәт хакының югары булмавы белән бәйлеме? Бик уңайсыз һәм «начар» сорау: айлык хезмәт хакыгыз ничә сум сезнең?
— Юк, әлбәттә, безнең хезмәт хаклары бер дә начар түгел. Мин әлегә машина алуны беренче чираттагы кирәклек дип санамыйм. Икенче соравыгызга килгәндә, әйе, бу чыннан да начар сорау, башкаларга да аны берүк бирмәгез.
«Үз кешемне очратсам, балалы булуы комачауламаячак» — Хәзер сез мөнәсәбәтләрдәме? Сезнең булачак хатыныгыз нинди булырга тиеш?
— Юк, мин мөнәсәбәтләрдә түгел. Яхшы хуҗабикә, мине һәм әти-әниемне хөрмәт итүче кеше булсын иде. Ә болай әллә нинди зур таләпләр куймас идем, чөнки беребез дә идеаль түгел бит. Иҗат кешесе булуымны да кабул итсә, нигезсез көнләшмичә, миңа ярдәм итеп торса, шул җитә.
— Хатын-кызлар белән беренче булып таныша аласызмы? Танышу сайтларында утырганыгыз бармы? Балалы хатын-кызга өйләнер идегезме?
— Беренче булып таныша алам, әмма ешрак хатын-кызлар үзләре минем белән таныша. Танышу сайтларында утырганым юк. Маңгаеңа язылган булса, парым белән ул сайтларсыз да таныша алырбыз дип уйлыйм. Әгәр дә юлларымда очраган берәүне үз кешем дип исәпләсәм, аның балалы булуы миңа өйләнү өчен берничек тә комачауламаячак.
— Сез үзегезне профессиональ җырчы дип атый аласызмы?
— 5 ел җырчы булырга укыгач, хәзер инде 21 ел Дәүләт ансамблендә хезмәт куйгач, үземне профессионаллар рәтенә кертә аламдыр. Шулай да үземнең җырлавымнан тулысынча канәгать калганым юк. Алай булырга тиеш тә түгелдер, артист һәрвакыт алга омтылырга тиеш.
— Татар эстрадасыннан кемнәрне тыңлыйсыз? Классиклардан кемне үз итәсез?
— Татар эстрадасын күп тыңлыйм дип әйтмәс идем. Андый аерып күрсәтерлек кумирым да юк. Без үскән вакытта башкарылган җырларда тирәк романтик хис бар иде. Ул үзенә алып кереп китә дә, сине җибәрми иде. Кызганыч, хәзер андый җырлар сирәгрәк очрый. Алар модада түгел, күбесе бер калыпта язылган кебек тоела.
— Радио тыңлаганда, болай җырлыйлармыни инде, дип башкаларны шелтәлисезме?
— Юк, башкаларга тәнкыйть күзлегеннән карамыйм, чөнки бүгенге радио-телевидениедә профессионаллар гына җырламый. Анда төрле профессия вәкилләре бар, һәм бу система күбрәк акчага корылган. Ә менә профессиональ җырчы концертыны барсам, барысына да игътибар итәм һәм хәтта эчтән бәялим дә. Театрга да еш йөрим, актёрлар уйнавын күзәтергә яратам, спектакльләрне режиссура ягыннан да карыйм.
«Җир шарын берничә мәртәбә әйләнеп чыктык» — Ансамбль белән еш гастрольләрдә йөрисезме? Сез коллективның бүген ничек бәяләнүе белән канәгатьме?
— Әйе, ансамбль белән бик еш гастрольләрдә булабыз. Шушы эшчәнлегебез чорында безгә дөньяның иллегә якын илдә булырга туры килде. Күбесендә берничә тапкыр булдык, Европаны бөтенләй диярлек йөреп чыктык. Аннары Африка, Азия, гарәп илләрендә дә чыгыш ясадык. Ни гаҗәп, бөтенләй башка мәдәният вәкилләре булсак та, чит илләрдә безне һәрвакыт зур кызыксыну һәм соклану белән каршы алалар. Иҗатыбызны чын күңелдән яратып, кабат-кабат чакырып калалар. Безнең үткән гастроль юллары җир шарын берничә мәртәбә әйләнеп чыккан кадәр булгандыр инде, мин моның белән чиксез горурланам.
Кайсы гына илдә булсак та, кешеләрнең күңелендә үз милләтенә карата зур горурлык хисе уята, йөрәкләрне тибрәтеп, моңлы җырдан күз яшьләрен агыза алабыз икән — димәк, хезмәтебез һичшиксез бушка түгел. Без бүген — республикабызның дөньякүләм танылган чын бренды. Моны гастрольләребезнең киң географиясе дә, еллар дәвамында тупланган затлы репертуарыбыз да тулысынча дәлилли. Шуңа күрә безгә карата булган мөнәсәбәт тә, бирелгән бәя дә һәрвакыт шушы ук югары дәрәҗәдә.
— Айдар Фәйзрахманов милли җанлы зур шәхес инде ул.
— Айдар абыйга килгәндә, ул шушы эш дип чын күңелдән янып йөри. Татар музыка сәнгате өчен дип җан аткан үз эшенең чын фанаты ул. Аның холкында табигатьнең бөтен төрле чагылышлары бар: ул давыл булып та кубып ала, көчле дулкын я өермә булып та уйный, кирәк вакытта җылы яңгыр булып та яварга мөмкин, яшен булып та яшни, эш вакытында кар-бураннар да уйнатып ала.
— Туган ягыгыз Мөслимгә еш кайтасызмы? Киләчәктә үз йортыгыз белән яшәргә теләр идегезме?
— Мөслимгә еш кайтам, башкача булмый да. Авыл табигатен яратам! Үз йортым белән яшәр идем, әлбәттә. Мин холык-фигылем буенча үз йорты белән яшәргә тиешле кеше. Авылда туып үскәч, һәрбер нечкәлекләрен яхшы беләм. Бакча эшләре белән дә бик теләп шөгылләнәм, хәтта төрле сортлар утыртып, үзенчәлекле тәҗрибәләр дә үткәрергәлим. Кыскасы, бу — минем үз стихиям.
Мин — чын җир кешесе, нәкъ җирдән илһам алам, шунда ял итәм. Авылга еш кайтып йөрүенең төп сәбәбе дә шулдыр. Җәй җитсә — җиләккә, дару үләннәренә, гөмбәгә йөрүне миңа гына куш. Без, гомумән, гаиләбез белән бу шөгыльләргә мөкиббән кешеләр. Казанда да урман буенда яшәнәч, ел әйләнәсенә шуннан кайтып кермим. Шәһәр ыгы-зыгысыннан соң бу — минем өчен иң яхшы ял һәм шәһәр тузаныннан арыну юлы.
Комментарийлар