16+

Шамил Әхмәтҗанов: «Улымны әти-әнием янына, туган авылыма кайтып җирләдек...»

Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә озак еллар солист булып эшләгән кеше. Быел ул Тукай премиясенә дәгъва кылучылар исемлегендә. Шамил ага белән чордашлары, язмышы турында сөйләштек.

Шамил Әхмәтҗанов: «Улымны әти-әнием янына, туган авылыма кайтып җирләдек...»

Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә озак еллар солист булып эшләгән кеше. Быел ул Тукай премиясенә дәгъва кылучылар исемлегендә. Шамил ага белән чордашлары, язмышы турында сөйләштек.

“Улымны әти-әнием янына җирләдек”
-    Шамил абый, бик пунктуаль кеше икәнсез. Очрашуыбызга нәкъ вакытында килгәнсез.

-    Бер тарих сөйлим. Бер елны (1970 ел – авт.) Җәүдәт Фәйзинең 60 еллыгын Мәскәүдә уздырдылар. Шунда мине, симфоник оркестрны, мәрхүм Рамил Курамшинны да чакырдылар. Хәзер кайтыр вакыт җитте, безгә – ике татар малаена поездда урын җитмәде. Рамил белән без Казанга аерым кайтырга тиеш идек. Шулчак Мәскәүдә яшәүче язучы Гариф абый Ахуновның номеры булуы исемә төште. Ул миңа: “Шамил, әйдә иртәгә нәкъ көндезге уникедә шунда, шунда очрашабыз, ярдәм итәрмен”, - диде. Рамил белән сөйләшенгән урынга килеп бастык, көтәбез. Гариф абый нәкъ унике тулуга ике секунд кала безнең янга килеп туктады. Аның пунктуальлеге минем өчен үрнәк булды, шуңа күрә үзем дә һәр җиргә вакытында барам. 

-    Сезнең тормышыгызда Гариф Ахунов кебек кешеләр, гомумән, роль уйнадымы? 
-    Сибгат абый Хәким белән дә дус идек без. Шулай ук Мәхмүт Хөсәен белән дә аралаша идек. Алар минем шәхес буларак формалашуымда роль уйнады, әлбәттә. Үз өлкәләрендә чын белгеч булган шәхесләрнең һәр сүзен отып алырга тырышасың бит. Һәр сүзләре минем өчен сабак иде. Мин, гомумән, күп язучылар, шагыйрьләр белән дус идем. Аларның иҗади кичәләрендә җырчы буларак катнаша идем.

-    Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә ничә ел эшләдегез?
-    Эшләдегез, димә, сеңлем, ялгышасың. Әле дә шушы ансамбльдә хезмәт итәм. 1967 елда ансамбльнең составында чыгыш ясый башлаган идем, әлегәчә шушы ансамбльдән киткәнем юк. Әлбәттә, мин хәзер ансамбльнең солисты түгел, әмма алар чакырып тора, ә мин баргалап йөрим. Солистлар белән эшлим. Аларга репертуар тупларга ярдәм итәм. 

-    Әйдәгез 1967 елга кайтыйк әле. 26 яшьлек Шамил чагына...
-    Бүгенгедәй күз алдымда. Бу – минем музыка училищесында укыган вакыт. 1967 елның апрель айларында Мәскәүдә Татарстанның әдәбият һәм сәнгать көннәре булды. Шул чак училищега хәбәр килде: җыр һәм бию ансамбленә ярдәмгә Мәскәүгә барырга кирәк. Мин ризалаштым. Мәскәүдән кайтышлый Ульяновскта концерт куйдык. Шушы концертта мин дә берне җырладым. Бәхетем булган, күрәсең. Чыгышымнан соң ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Александр Ключарев мине ансамбльгә чакырды. 

-    Сез шатланып ризалаштыгызмы?
-    Ключарев бик ачык кеше һәм үз эшенең профессионалы иде. Мин консерваториягә укырга керергә планлаштырып йөри идем. Шушы хыялым турында онытырга кирәк икәнен аңласам да, ризалаштым. Без сүз белән әйтсәк, ансамбль тормышына “чумдым” мин. Бары тик 1995 елда унбер айга гына киткән чагым булды...

-    Ни булды ул елны?
-    Йөрәгем бала югалтуны күтәрә алмады. Улым Илдар 23 яшендә безне ташлап китте. Эшләргә хәлем калмады, үз эчемә ябылдым. Хатыныма миннән дә авыррак булгандыр...Үзе дә кайгы эчендә яна, әле мине дә карап торырга кирәк. Шунда бераз шайтан да котыртып алган иде... Әмма хатыным Рәзилә мине туктатты, гомер буе бик акыллы булды ул.

-    Я Раббым...
-    Улым педагогия институтында укый иде. Бергә укыган дус егете белән Буага юл тоталар иде ул көнне. Юллары гына өзелде балакайларның. Урыны оҗмах түрендә булсын, Иллаһым. Әти-әнием янына, туган авылыма кайтып җирләдек. Санап китсәк, алты бертуганымны да шунда җирләдем. Үзем генә калдым, бер ялгызым. Узган гомер, диген.

“Хәтта Хәсән Туфан, әйтик, Гомәр Бәшировлар белән дә аралаша идем”
-    Бераз ансамбль белән гастрольләргә йөргән чакларыгызны искә алыйкчы. 

-    Мин барлыгы 26 чит илдә булдым. Ансамбльгә шушы мөмкинлек өчен рәхмәт. Без, бер чыгып китсәк, өчәр айлап өйгә кайтмый идек. Самарадан чыгып китә идек тә Байкал аша Иркутск шәһәренә килеп чыга идек. Юлыбызда очраган һәрбер шәһәрдә концерт куя идек. Соңгы ноктабыз я Нократ Аланы, я Кукмара була иде. Без ул гастрольләргә КГБда хезмәт иткән полковник белән бергә чыга идек. 

-    Артык сүз әйтергә ярамаган заманнар.
-    Шулай да мин ул полковник белән дус идем. Ул үзе дә мулла малае булып чыкты. Көннәрнең берсендә, без Япониядә булганда, шушы полковник белән шахмат уйнап утырганда, безнең бүлмәгә ике япон өем-өем китаплар кертте. “Бу китаплар – якташларыгызның иҗаты”, - диделәр. Полковник китапларны аударды гына. “Шамил, син нәрсә, кайткач, икебезне дә алып китәләр бит”, - диде. Коточкыч куркыныч чаклар. 

-    Өч ай буе өйгә кайтмавыгызны хатыныгыз ничек кабул итә иде?
-    Мин 32 яшьтә генә өйләндем бит, ашыкмадым. Бетмәс әле миңа дигән хатын-кыз, дидем. Аннан соң буш вакыт та бик булмый иде бит. Мин бит ансамбль концертларында гына катнашмадым. Әйткәнемчә, шагыйрьләр һәм язучылар белән тыгыз элемтәдә тора идем. Алар мине гел үзләре белән чакыра иде. Хәтта Хәсән Туфан, Гомәр Бәшировлар белән дә аралаша идем. 

-    Мин сездән көнләшәм... Сез санап киткән бу шәхесләр минем өчен буй җитмәслек йолдыз кебек. 
-    Хәсән Туфанның сөргеннән кайткан көннәрен дә күрдем мин. Алар белән аралаша алуым белән, нәкъ алар чорында яшәвем белән мин дә бәхетле. 

-    Хәсән абый нинди кеше иде?
-    Күп сөйләшми иде ул, бик тыйнак иде. Легендар шәхес. Шулай ук Сара Садыйкова белән дә дуслар идек. Ул артык ачык кеше иде. 

-    Сара апа бәхетле кеше булды микән? 
-    Сәнгатьтә бәхетле иде инде, ә тормыш ягыннан карасаң, бик бәхетле түгел иде шул... Ул: “Син нишләп миңа шалтыратмыйсың, ник килмисең? Минем бит язган җырларым бар!” – дия иде. Җырларын я мин, я Илһам Шакиров, я Рафаэль Ильясов кына башкара ала, дип тә әйтә иде, мәрхүмкәем. 

-    Композитор буларак аның кадерен ул чорда белеп бетерделәр микән? Хәзер, әлбәттә, без аны хәтерлибез, кадерлибез...
-    Юк, сеңлем, аны композиторлар союзына да алмадылар бит. Белеме юк, диделәр. Әмма нинди шәхес иде! Андагы ягымлылык, андагы гадилек... Бик хөрмәт итәм үзен. Әле дә хәтерлим. Ул чорда Рөстәм Яхин да иҗат итә иде. Менә аның җырларын мин башкарырга озак кына алына алмыйча йөрдем. Ул гаҗәеп талантлы, зәвыклы, тәрбияле кеше иде. Яхинның “Бөдрә таллар”ын, “Сорнай моңы”н һәм башка җырларын башкардым. Рөстәм абыйны соңгы юлга озатуга гына кайтып җитә алмадым, чөнки гастрольдә идем. 

-    Әле сез буйдак егет булганда, сезгә хатын-кызлар хатлар яза идеме соң?
-    Мин хатын-кызлар “ах итәрлек” гәүдәле, чибәр кеше түгел бит. Тавышыма мөкиббән китүчеләр булгандыр инде. Хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да нәкъ менә сәләтемне кадерли иде. Бер заман Төркиядә “Осман Паша” җырын публика төрекчә өч тапкыр җырлаткан иде. Җитәкчелек арасында да мине нәкъ җырчы буларак хөрмәт иттеләр.  

-    32дә өйләндем, дисез. Кемгә, кайсы як кызына?
-    Аралашуыбыз башында синнән кайсы якныкы син дип сорадым бит. Хатыным синең якташың – Актанышныкы ул. Язган булгач, нәкъ менә Актаныш кызына гашыйк булдым да өйләндем. Хатыным Рәзинә бик акыллы кеше. Ул мине артист буларак та гел үсендереп торды. “Синең урынга башка Шамил Әхмәтҗанов тумаган бит әле”, - дия иде. Әле ярый хатын сайлауда ашыкмаганмын, дөрес сайлаганмын, дим. Аннан соң Рәзинәнең ансамблебездә эшләүче танышы бар иде. Хатыным минем нишләп йөрүемне, үземне ничек тотуымны шул хатыннан сорап торган. 

“Җиде бала калган идек...”

-    Сезнең биографиягезне укыдым да сугыш чоры баласы булуыгызга күзем төште. Сез нәкъ 1941дә тугансыз икән.
-    Без күргәннәр... Мин указлы мулла малае. Мин әтине белмәдем. Әти 1940 декабрендә үлгән, ә мин 1941нең март аенда тудым. Совет власте явызлыгын күрсәткән ул чакта. Йортыбызны сүткәннәр, малларны талаганнар... Әни мәрхүмкәем: “Бер чәй кашыгы да калдырмадылар”, - дип сөйләгән иде. Туганнарыбыз да мулла нәселеннән булгач, берсе белән дә аралашмадык. Кисәтеп куйганнар иде инде... Әтием ягыннан туган саналган бер гаиләне атып та үтергәннәр дип беләм.

-    Тетрәндергеч. Без бу елларны телевизордан карап, китаптан укып кына беләбез шул. 
-    Ииих, сеңлем, башакларны да, черек бәрәңгесен дә җыйдыртмадылар. Чиләккә җыеп куйган булсак, шуны җиргә чәчеп, аяклары белән таптыйлар иде. 

-    Йортларыгызны сүткәч, кайда яшәдегез соң?
-    Без бер гаиләнең мунчасында яшәдек. Сугыш тәмамлангач, еллар үткәч, авыл халкы ярдәме белән бер кечкенә генә йорт салып чыктылар. Әни авыл советына барган да: “Мине төрмәгә утыртсагыз, утыртыгыз, балаларымны урнаштырыгыз”, - дигән. Без бит җиде бала калган идек... Бер караганда, шушы кечкенә йортта торган сәкедә йоклавыбыз рәхәт тә иде. Әни безне гел яклады. Ачлыкта, юклыкта үссәк тә, әни назы безгә барыбер татыды. Хәтта мине Кәшифә исемле бер ханым үзенә уллыкка алырга теләгәндә дә, әни аны кире борып җибәрде. Миңа ул вакытта алты яшь иде. Минем дә әнием яныннан китәсе килмәде. Әни “үлсәк, бергә үләрбез”, диде...

-    Дин үзенең көчен югалткан чаклар.
-    Әнием Әминә 72 ел буе авылыбызда остабикә булып торды. Авылда аның исемен дә белмиләр иде, барысы да остабикә, дип эндәшә иде аңа. Кызым Чулпан үз кызларының берсенә Әминә дип исем кушты. Совет власте дингә каршы булса да, качып-посып кына намазлар укылган, догалар кылынган инде ул. Мин үзем дә догаларның күбесен, әни куенында булганда, отып калганмын. 

“Дүрт оныгым бар”
-    Быел Тукай премиясенә дәгъва кыласыз.

-    Ансамбль мине бу премиягә тәкъдим итте, аларга рәхмәт. Мин аны күптән алган булыр идем инде. 1986 елда Германиядәге Брауншвейг шәһәрендә немецлар Яхинның “Сорнай моңы”н ике тапкыр җырлатты, татарча аңламасалар да, бик яхшы кабул итте. Шуннан кайткач, Минтимер Шәрипович: “Син авыл җырчысы гына, Татарстан җырчысы гына түгел. Безнең моңны, сәнгатьне күпме чит илгә тараткан шәхес бит син. Тукай премиясенә, Россия күләмендәге исемгә гаризалар тутыр”, - диде. Шунда ризалашсам, бирми калмаслар иде бит инде...Тыйнаклык булдымы, оялчанлыкмы – язмадым. 

-    Йолдызланмагансыз, димәк.
-    Ул исемнәрне алганчы, үз-үзеңнән: “Мин бу дәрәҗәгә лаекмы соң?” – дип сорарга кирәк. Заман яшьләре дә шуны белсен иде. Әни биргән тәрбия мине ул вакытта шушы адымга бардыртмагандыр. Аннан соң мин исем артыннан беркайчан да кумадым, хәзер дә кумыйм. Бүгенге көнемнән бик канәгать мин. Миңа Тукай премиясе дә Тукайлы булуы белән кадерле. Әгәр дә лаеклы дип тапсалар инде. Тукай төшкән медаль күкрәгемдә булса, гомерем заяга үтмәгән, димәк. 

-    Ансамбльнең эшчәнлеге белән бүген канәгатьме сез? 
-    Әлбәттә, канәгать. Ансамбльнең бөтен проблемасы үз бинасы булмавында. Аларның үз концерт заллары булса, тагы да гөрләтеп эшләрләр иде. Нишләп шуңа зал бирмиләр икән? Ул ансамбльнең составында 130 артист. Залларын булдырсалар, финанс яктан үз-үзләрен тәэмин итә алырлар иде. 

-    Үзегез дә 86нчы яшегез белән барасыз.
-    Ике ел элек инсульт булды шул. Шуннан соң бераз хәтерем китте. Ярый исән калдым, дим. Әле яшисе килә бит. Мин үземне бәхетле җырчы, ир, әти, бабай дип саныйм, шөкер. Ике кызым, дүрт оныгым бар. Чулпан кызым Җыр һәм бию ансамбленә хормейстер булып урнашты. Бер мәлне сәхнәгә дә күтәрелеп алган иде, әлегә бу өлкәдән читләште. Әмма аның тавышы бик үзенчәлекле һәм сирәк. Әле бер көн Минтимер Шәймиев үзенә чакырган иде. Ул да: “Чулпан нигә сәхнәдә күренми ул?” – дип сораган иде.

-    Шәймиев үзе чакырдымы?
-    Ике сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Марсель Галиев: “Син Шәймиевны бер авыл кешесе дип күрәсең бугай” – дигән иде. Минтимер Шәрипович минем “Арча көе”н башкаруымны ярата. Әмма минем, кем белән генә яхшы мөнәсәбәттә булмасам да, соранып йөргәнем булмады. Әни: “Кеше бәхетенә кызыкма”, - дип тәрбияләде мине. 

-    Үзегез җырлау сәләтегезне югалтмадыгызмы соң әле? Тавыш әле дә үз көчендәме?
-    Намаз укыганда, азан әйтәм. Менә азан әйтелгәндә тавышның әле барлыгы ишетелә. Үземнекен җырладым инде мин. Хәзер концертларда катнашмыйм. Яшь җырчыларга тәҗрибәмне, бар белгәнемне калдырырга иде. 

-    Бүген миңа сөйләгәннәр инде артта калган. Хәзер, Аллаһ боерса, тормыштан ямь табып яшәргә.
-    Мин намаз укыган саен, Аллаһтан: “Телебездән, динебездән аерма”, - дип сорыйм. Сәнгатьнең һәм мәдәниятнең классик һәм халык агымнары гел үсештә булсын, дим. Телебез өчен дә борчылам. Барысы да үзебезнең кулында. Өйдә балалар, оныклар белән татарча аралашырга кирәк. Дүрт оныгым да кызлар. Алар белән мәш килеп яшибез. Оныкларым телне дә, динне дә белеп үсә. Кызлар назлы һәм йомшак бит алар. Бездә ир-балалар гына юк. Аллаһ насыйп итсә, оныкларым безгә берәр малай алып кайтмасмы әле?! Шушы көннәрне дә күрергә язсын дип яшим. Яшисе килә!

Алинә Айдарова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading