16+

«Сәхнәдән башка яши алмас идем»: 80 яшендә дә рольсез калмаган Нуретдин Нәҗмиев

К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Нуретдин Нәҗмиев үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

«Сәхнәдән башка яши алмас идем»: 80 яшендә дә рольсез калмаган Нуретдин Нәҗмиев

К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Нуретдин Нәҗмиев үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Кышкы бураннарда трактор арбасында йөргән артистның 55 еллык сәхнә юлы

Театрда өлкән буын артистларны күреп, алар белән очрашып сөйләшкәч, исән-сау булуларына күңел сөенә. Алар бит театр тарихында якты эз калдырган асыл затлар. Шуларның берсе ─ 55 ел гомерен сәхнәгә багышлаган, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев. 

Заманында Күчмә театрда эшләгән чакта, кышкы бураннарда, көзге пычракларда трактор арбаларында авылларга йөргән чакларын искә алганда күзләре яшькә төренә аның, ч өнки алар йөрәктә уелып калган..

─ Адәм баласы ничә яшьтә булуына карамастан, аның балачак белән бәйле хатирәләре исеннән чыкмый. Шул чакларыгызны кабат хәтердә яңартыйк әле, Нуретдин абый.

─ Мин Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында әти-әнинең (Гыйлемхан белән Нәгыймә)9 нчы баласы булып дөньяга килгәнмен. Сабый чагымнан ук аларның моңлы итеп җырлаулары әле дә колагымда яңгырап тора сыман. Үзем радиодан спектакльләр тыңларга, китап укырга яраттым. Кечкенәдән шаян, җор телле идем. Шуңадырмы, бервакыт укытучылар клубта «Үги кыз» әкиятен куйганда мине дә катнаштырдылар.

Аннары авыл яшьләре белән «Зәңгәр шәл» спектаклендә Малай ролен уйнадым. 4нче сыйныфта укыганда, укытучым Мөнирә апа "Сыналган мәхәббәт«(Әнәс Кари) поэмасын ятларга кушты. Шуннан соң районда узган фестивальдә катнашып, җиңү яулап, бүләкләр белән кайттым. Беренче уңышым шул булды. 

Бервакыт үзебезнең авылга Чистай үзешчәннәре концерт куярга килде. Көндез мәктәптә озын тәнәфес вакытында клубка килдем дә, баянда уйнап утырган кеше янына барып исәнләштем. Ул якташыбыз, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев булып чыкты. (Шул чакта беренче мәртәбә баян күрдем). Ул миңа концертка чакыру кәгазе бирде. Әй сөенгәннәрем шул чакта... Икенче көнне Фәтхерахман абый янына барып рәхмәт әйттем һәм артист булырга теләвемне әйттем. 

Нәҗмиев. Фото с личного архива

«Совет власте күптән тю-тю» — бер сүз өчен сәхнәгә менеп суккан солдат вакыйгасы

─ Сугыштан соңгы авыр елларда үсүегезгә карамастан, сәхнә Сезне барыбер сихерләгән.

─ Үз-үземә әле дә: «Каян килгән миңа артист булу теләге?» дигән сорауны бирәм. Әмма театрга урау юллар аша гына килергә туры килде. 7нче сыйныфтан соң, мине авыл советына чакырып, Казанның 80нче мәктәбенә укырга җибәрәчәкләрен әйттеләр. Яхшы укучыларны шулай җибәрә торганнар иде. Әмма анда барып, укый башлагач, иң авыры: акча җитмәү булды.

Минем ашханәгә ашарга бармыйча утырганымны күргән укыту эшләре бүлеге мөдире хәлемне аңлап алды. Ул ФЗӨга барырга тәкъдим итте, чөнки анда өч тапкыр бушлай ашаталар икән. Бервакыт безгә Укытучылар йортыннан ─ теләүчеләрне үзешчәннәр түгәрәгенә яздырырга килделәр. Бик теләп шунда язылдым.

Җырчы Таһир Якупов белән дә анда очраштык, бергә «Казан сөлгесе» спектаклендә уйнадык. Аннан соң уйнаган «Савымчы кияү» спектаклен Казанда Минзәлә театры режиссеры Сабир Өметбаев та карады. Икенче көнне чакырып алды да, үзләренә эшкә чакырды.

Бүгенгедәй хәтеремдә, 1965 елның 9 ноябрендә урын-җирләремне күтәреп, театрга барып кердем. Артистлар бик әйбәт каршы алды. Тулай торакка урнаштырдылар. «Ана йөрәге» спектаклендә уйнарга роль дә бирделәр. Күңелем үсеп китте. Ике ел эшләгәннән соң, Казанга китеп театр училищесында укып кайттым. Биш елдан соң, кабат башкалага күчеп китәргә туры килде. 

Нәҗмиев. Фото с личного архива

─ Кайсы театрны сайларга, дип җиде юл чатында калырга туры килмәдеме соң?

─ Башта Камал театрына барып, Марсель Сәлимҗанов янына кердем. «Эшкә алырбыз, әмма әлегә яшәү урыны юк», ─ диде. Шуннан соң, авылдашым, Күчмә театр (хәзерге К. Тинчурин исемендәге)директоры Сәет Шәкүров очрады. Ул шунда ук бер бүлмә биреп, үзләренә эшкә чакырды.

Әмма режиссер гына килүгә рольләр белән сөендермәде. Бу хакта драматург Туфан Миңнуллинга да сөйләдем. Шуннан соң, ул «Алай түгел, болай ул» дигән комедия язып, үзе сәхнәгә дә куйды. Миңа берьюлы дүрт роль бирде. Аннары режиссер да бер-бер артлы яңаларын бирә башлады.

─ Кабат гастрольләр, кабат сәхнә юлыгыз дәвам иткән. Ә гаилә тормышыгыз кайчан башланды?

─ Бервакыт Спас районына гастрольләргә киттек. Чәчәкле авылында кызы белән генә яшәүче бер апага фатирга керергә туры килде. Шул көннән Сания исемле әлеге кыз күңелгә кереп калды бит. Аннары ике арада мәхәббәт хатлары йөри башлады. Бер елдан соң, мин тәвәккәлләп авылларына киттем. Әнисеннән рөхсәт алып, Саниянең туган көнендә, (5нче августта) никах укыттык. Әнә шуннан бирле 53 ел вакыт үтеп киткән. 

─ Сәхнәдә узган гомерегез дә ярты гасырдан артык. Шул дәвердә театрга мөнәсәбәтегез үзгәрмәдеме?

─ Юк, беркайчан да үзгәрмәде. Нинди генә авырлыклар күрсәк тә, мин сәхнәдән башка яши алмас идем. Театр ─минем икенче гаиләм. Шатлыгым да, кайгым да шул театр.

─ 80 яшегезгә җиткәч тә рольсез утырмыйсыз. Кирәклегегезне тоеп яшәү рәхәтме?

─ Мин бәхетле артист. Йөздән артык төрле пландагы рольләр башкардым. Кирәкле артист булып яшәү ничек рәхәт булмасын?!

Нәҗмиев. Фото с личного архива

─ Рольләрегез арасында тамашачы гыйбрәт алырдайлары шактый. Бигрәк тә кайсы исегездән чыкмый?

─ «Париж егете Әлфәнис» спектаклендә Полковник булып уйнадым. Ул читтә яшәгәндә хатыны үлгәч, ике баласын авылга алып кайта һәм туган нигезне ташламаска куша. Аларда туган телгә мәхәббәт уята. Бу тема һәр буын өчен актуальлеген югалтмый. 

─ Артистның тамашачыны ышандырып уйнавы күңелсез хәлләргә китергәнен дә ишетеп беләбез. 

─ Бервакыт Теләче районындагы бер авылда «Хыянәтче» дигән спекталь уйныйбыз. Мин анда 11 бала атасыТерешка ролендә идем. Партнерым миннән: "Син немецларга ник сатылдың?"─ дип сорый. Аңа каршы: "Совет власте күптән тю-тю"─ диюем булды, армиядән яңа гына кайткан бер солдат сәхнәгә менде дә миңа сугып җибәрде. Совет властен яманлыйм, янәсе. Икенче көнне аны авыл советына чакырттылар. «Бу егетне нишләтергә кушасыз?─ дип миннән сорыйлар. Шунда аның аркасыннан сөеп, спектакльне ышанып караган өчен рәхмәт әйттем. Барысы да аптырап калды. 

─ Сезнең кызыгыз ─ Татарстанның атказанган артисты Рузилә Нуриева курчак театрында эшли. Аның сәхнә юлыннан китүе белән килештегезме?

─ Ул бала чагыннан театрда үсте. Башта аның сәхнә юлыннан китүенә каршы идем. Курчак театрында яратып эшли.

Улының фаҗигале үлеме

─ Сезнең гаиләне кайгы җиле дә читләтеп узмаган. Балагызны югалту ─гомерлек йөрәк ярагыз булып калган.

─ Беренче балабыз Салават бик шаян булды. Театрны бик яратты. Укырга кергәнче әлифба китабын укып чыкты. «Үскәч артист булам», ─ дип хыялланды. 4 яше тулганчы «Китәм инде» спектаклендә ─ Малай ролендә сәхнәгә чыкты. Аннары «Кайту», «Онытылмас бәет» спектакльләрендә уйнады. 1979нчы елда Чиләбе якларына гастрольләргә бардык. Чибәркүл районында авыл кешеләре: «Сезгә бездәге сөтне эчәргә ярамый. Радиация алу куркынычы бар», ─ дип кисәтеп куйдылар.

Андагы болында үскән эре җиләкләргә гаҗәпләнгән идек. Улыбыз аларны бик яратып ашады. Агуланыр, дип уйлап та карамадык. Берничә көннән башы әйләнә, хәле китә башлады. Казанга кайткач, шеш килеп чыкты, әмма операция ясамыйча укол гына кададылар. Баланың өч ел буе ничек интегүләрен үзебез генә беләбез. Баш табибка кереп, хәлен сорагач:"Ул чирдән беркемнең дә котылганы юк«,─ диде. Бала айлар буе хастаханәдә ятты. Үзе күргән куркыныч төшен дә безгә сөйләде. 7 яшендә балабызның гомере өзелде.

─ Сез Сания апа белән оныгыгыз Камиләне үстерергә булыштыгыз. Бүгенге көндә ул нәрсә белән шөгыльләнә?

─ Камилә халык сәнгате һөнәрләре техникумында дизайнер булырга укый. 

─ Гаиләгез белән иң рәхәт ял кайда?

─ Авылда, билгеле. Һәр җәйне Чәчәкле авылында үткәрәбез. Бакчабызда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. 

Нәҗмиев. Фото с личного архива

─ Тиздән юбилеегыз якынлаша. Аны ничек үткәрергә җыенасыз?

─ 23нче октябрьдә «Әни килде» спектакле куелачак. Мин анда Әлмөхәммәт ролендә уйныйм.

Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading