Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда бу шимбәдә Кайбыч, Биектау, Зәй, Буа, Кукмара, Арча, Спасс, Югары Ослан, Балтач, Яңа Чишмә районнары агрохуҗалыклары белән фермерлары сәүдә итә. Питрәчтән – кошчылык, Казаннан яшелчәчелек агропредприятиеләре дә үзләренең продукцияләрен алып чыккан.
Һава температурасының төшүе ярминкә эчтәлегенә дә йогынты ясаган. Сәүдә чатырларында төп урынны ит һәм ит ризыклары биләп тора.
- Кичә генә башкарылган маллар итләрен алып килдек. Казанда ярминкәләргә теләп катнашабыз, быел да сентябрь аеннан йөри башладык, - ди Кукмара районының Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы вәкиле Зөлфәт Рәхимуллин.
Авыл хезмәтчәннәре тәкъдим иткән итләрнең әле парлары да таралып бетмәгән, кисәкләрнең берсеннән-берсе чиста һәм тәмле икәнлекләре ашап карамаган килеш тә сизелеп тора. Казанда яшәүче кайбер татар хатыннары артыгын кыланмышлана инде, мәгәр. Итне тегеләй әйләндерә, болай әйләндерә, сөяге керә, имеш. “Әче таңнан килгәнегез өчен рәхмәт!” - дип әйтәсе урынга продукциядән гаеп табарга тырышалар. Хәйләкәр-усал хатыннарның бәяне төшерттерергә теләп, үзенчә "психологик һөҗүме" инде бу сөйләнү. Ярминкәләргә килгән авыл халкына, тырышып-тырмашып терлек асраганы өчен, ит бәясенә “хәер” булыр дип, 10-20 сум өстәп бирерлек булмагаек әле бер заман.
Ярминкәдәге бәяләр:
Ит (килограммнарда) - 460 сумнан башлап,
Бәрәңге - 18 сум,
Кәбестә - 13 сум,
Суган - 22 сум,
Кишер - 18 сум,
Сарымсак - 300 сум,
Чөгендер - 15 сум,
Сөт (литры) - 45 сум,
Йомырка (дистәсе) - 70-80 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Шәһәр халкына болай да түбән хаклар белән саталар бит инде ярминкәдә. Бар белгәннәре"сезнең үзегезнекн бит" дип җанга тияләр. Син песи шикелле йокыңны туйдырып, бармак тырпайтып, кофе эчәргә утырганда, пвыл кешесе бер сменаны эшләгән була. Товарны актартмаска кирәк, ул алмаса, башкасы, кирәк санаганы, сатулашмыйча да алып китә.
0
0
0
0
Бик дорес язылган ит турында, шэхэр кешесе иттэ сояк булуын да белэ,лэкин очсызга гел ит алырга тели, авыл кешесенэ инде болай да сатылмаган олеше узенэ кала
0
0