16+

Чүпне кая түгәргә?

Редакциягә Казанның Шамил Усманов урамында яшәүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Менә узган атнада шул урамдагы ике йорттан ярдәм сорап шалтыраттылар.

Чүпне кая түгәргә?

Редакциягә Казанның Шамил Усманов урамында яшәүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Менә узган атнада шул урамдагы ике йорттан ярдәм сорап шалтыраттылар.

- Шамил Усманов урамы, 15нче йорт ишегалдында чүп түгү урыннары юк. Контейнерлар йорттан шактый ерак, анда барып җитәр өчен ике тапкыр машина юлы аша чыгарга кирәк, шуңа да кеше чүпне кая туры килә, шунда ташлап калдыра, берәр чарасын күрсәгез иде, - диде газета укучыбыз Юлия.

Без килгәндә Шамил Усманов урамы, 15нче йорт тирәсендә бер төркем апалар сөйләшеп тора иде. Кулларында пакет белән чүпләре дә бар. Чынлап та, йорт тирәсендә чүп түгү урыннары юк икән. 15нче йорт кына түгел, 13, 13 а, 17, 17 а, 19нчы йортта яшәүчеләр дә чүп түгәргә еракка йөрергә мәҗбүр. Суфия апага ияреп, без дә чүп савытын эзләп киттек. 10 минутлап барганбыздыр. Тар урамнар, гаражлар арасыннан да узарга туры килде. Суфия апа юлны кыскартырга да тырышты бугай. Юл буе агач төпләренә куеп калдырылган чебенләп утырган пакетлар, ташланган төзелеш материаллары, буш шешәләр...

- Чүп савыты ерак булгач, тиешле урынга алып барып җиткермиләр инде, авырракларын якынрак урынга куеп калдыра халык, - ди Суфия апа, шул чүпкә ишарәләп. - Сәламәт кешегә 20 минутлык юл, хәрәкәт - файдага анысы. Тик өлкән яшьтәге пенсионерлар, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ялгыз яшәүчеләргә нишләргә? Кышкы салкыннар, тайгак юллар, бозлавык, пычрак чаклар була, чүп түгәм дип юлда егылып калуың да бар бит.

Дөрес, тагын бер җирдә чүп контейнерлары бар икән. Анысы Юлия әйткәне, анда барыр өчен ике тапкыр светофор аша узарга, машиналар туктаганны көтеп торырга туры килә.

- Минем болай да кан басымым югары, башым әйләнә, аякларым йөрми, ул якка барырга куркам, - ди өй каршындагы чәчәкләргә шешә белән су сибеп йөргән 83 яшьлек Җәүһәрия апа.

- Элек чәчәкләрне ишегалдын җыештыручылар шлангадан су сиптереп үстерә иде. Хәзер су исәптә, барысы өчен түләргә кирәк. Чәчәкләрне кызганып, үзем шешә белән алып чыгам инде, - ди ул.

Ни хикмәт, подъезд төбендә дә чүп савытлары юк. Шуңа да буш шешәләр, тәмәке төпчекләре, кәгазь кисәкләре юлда аунап ята. Ишегалдын җыештыручылар күпме тырышса да, чисталыкны саклап бетерә алмый. Янәшәдә кибетләр, даруханә, чәчтарашханә тезелеп киткән. Анда да сугылып чыктык. Сатучылар, хезмәткәрләр: «Иртән эшкә килүгә, безне чүп пакетлары каршы ала. Эш көнебез чүп җыюдан башлана», - дип зарланалар. Кибет янындагы кечкенә чүп савытларын күреп, күпләр пакетларын шунда калдырып китәләр икән. Савыт, әлбәттә, тиз тула, аннары аның янында чүп җыела башлый.

- Ачу итеп кайчак йорт каршына кире илтеп куям чүпләрен. Безнең бит ишегалдын җыештыручылар юк. Кибет тирә-юне өчен үзебез җавап бирәбез, 11 ел кеше чүбе җыеп туйдым инде, - ди «Ашамлыклар» кибете сатучысы.

Аңа сатып алучы егет кушыла:
- Ә чүп савытлары нигә, чебен җыеп, ис чыгарып ятар өченме? Мин үзем шул тирәдә яшим. Безнең йорттагылар, чүп савыты куйдыруга каршы, - ди.

Бу мәсьәлә буенча йортка хезмәт күрсәтүче Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иттек.

Идарәче компаниянең төзекләндерү бүлегендә баш инженер Ксения Галимова әйтүенчә, бу йортларда чүп җыю контейнерлары элек тә булмаган. Экологияне саклау турындагы закон буенча, чүп контейнерлары торак йорттан 20 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Әмма биредә йортлар шундый тыгыз урнашкан, шуңа да контейнер куярлык урын табу мөмкин түгел, чүп түгү урынын кая ясасаң да, кагыйдә бозу булып санала, моның өчен штрафка тарталар.

- Шуңа да бу йортларда яшәүчеләргә Шамил Усманов урамындагы 7, 11, 28нче йортларга караган контейнерларга йөрергә туры килә. Бәлки кайбер йорттагыларга анда кадәр бару чынлап та уңайсызлык тудырадыр, әмма башка чарабыз юк, - диде Ксения.

- Ә подъезд төбендә куелырга тиешле кечкенә чүп савытлары ник юк, тәмәке төпчекләре, буш шешәләр урамда аунап ята бит, - дим.

- Килешәм. Бер куеп карадык без аларны. Чүплеккә барырга иренгән кешеләр пакетларын шул кечкенә савытларда калдыра башлагач, аннары ул пакетларны этләр, мәчеләр тарткалап чәчәргә тотынгач, кире алырга булдык. Кайсылары ватылып бетте. Кыскасы, яшәүчеләр үзләре дә чүп савытлары кирәк түгел, дигән фикердә иде. Редакция мөрәҗәгать иткәч, без аларны сентябрь ае төгәлләнгәнче куярбыз, әлбәттә, - дип вәгъдә итте Ксения.

Сүзен - сүзгә
Альберт Шәрифҗанов, Авиатөзелеш, Яңа Савин, Мәскәү, Киров районнарында территориянең торышын күзәтү бүлеге җитәкчесе:
- Ничек кенә булмасын, экологияне саклау турындагы закон буенча, чүпне урамда, агач төпләрендә калдырырга ярамый. Моның өчен физик затларга ике меңнән өч мең сумга кадәр штраф каралган. Һәр йортның подъезд төбендә шәһәрне төзекләндерү таләпләре нигезендә, чүп савытлары куелырга тиеш.

Сорамагач, ясамыйлар
Шамил Усманов урамы 13нче йортның беренче подъездында яшәүчеләрне ремонт мәсьәләсе борчый.

- 50 ел буе төзекләндерелмәгән безнең подъезд, югыйсә моннан дүрт еллар элек күршедәге өч подъездны яңарттылар. Безне ник оныттылар икән? - ди укучыларыбыз.

Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясендә техник җитештерү бүлеге җитәкчесе Юля Маслова әйтүенчә, 13нче йорт подъездларында капиталь төзекләндерүнең бөтенләй булганы юк. Йортта 2007 елда җылылык системасын яңартканнар. Күптән түгел түбәне алыштырганнар. Ә подъездлар шул килеш калган. Ремонт мәсьәләсенә килгәндә, яшәүчеләргә идарәче компаниягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Финанс мөмкинлекләре булса, бәлки киләчәктә подъездларны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итеп булыр, - диде Юля Маслова.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading