16+

“Гәүһәр” фестивале асылташларны җыя

Казанның шәһәр һәм балалар бакчаларында ел дәвамында барган “Сөйлә” һәм “Хәрәкәттә бәрәкәт” дәресләренә нәтиҗә ясалды. “Гәүһәр” фестивале әнә шулай ике юнәлешне бергә берләштерде.

“Гәүһәр” фестивале асылташларны җыя

Казанның шәһәр һәм балалар бакчаларында ел дәвамында барган “Сөйлә” һәм “Хәрәкәттә бәрәкәт” дәресләренә нәтиҗә ясалды. “Гәүһәр” фестивале әнә шулай ике юнәлешне бергә берләштерде.

Остазлар һәм аларның шәкертләре катнашындагы йомгаклау тантанасы бер сулышта узды да китте. Казанда балалар өчен өр-яңа фестиваль барлыкка килде.

Яңа асылташларны табу һәм алар белән эшләүнең нәтиҗәсе күз алдында. Казанның 40 мәктәбендә һәм 20 балалар бакчасында узган  әлеге татарча дәресләрдә чын осталык үрнәкләрен күрергә була. Татарча бию хәрәкәтләре, бормаларны өйрәнүгә юнәлтелгән “Хәрәкәттә бәрәкәт” проекты мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына да күчте. Моңарчы ул Казан шәһәре мэриясе үткәргән урам җыеннарында башланган иде. Сөйләм осталыгына өйрәнү, дөрес сулыш алу күнекмәләренә багышланган “Сөйлә” проекты да шактый популярлык казанды. Әлеге проектларда балалар һәм яшүсмерләр белән эшләргә 42 остаз чакырылган. Аларның һәрберсе үз эшенең профессионаллары. Балалар укытучы-хореографлар ярдәмендә биергә өйрәнде, театр артистлары һәм телевидение алып баручылары өйрәткән мастер-классларда сөйләм осталыгын үстерде.

Бу уникаль тәҗрибә, бу проектларда катнашучылар арасында бию яки нәфис сүз белән  профессиональ шөгыльләнгән балалар юк диярлек Шунысы куанычлы: дәресләр татар телендә узды. Һәм проект татар телен һәм татар биюен популярлаштыру, яшь буынга  үзләрен сынап карау мөмкинлеген бирә алды.
– Без бу фестивальгә исемне бик озак уйладык. Башта “Кайтаваз” дип тә атаган идек. Аннан “Гәүһәр” дигән матур мәгънәле сүз килеп чыкты. Шунда ук күңелгә җылы керде. Чыннан да бу асылташны ясар өчен, табар өчен күп көч кирәк.  Безнең бу балаларда сәләтнең очкыннарын табып, 20 дәрес эчендә матур зур сәхнәгә әзерләрлек остазларны  “Гәүһәр” асылташларны табучылар дияр идем. Бик зур рәхмәт Сезгә! Кызыксындыру рәвешендә алдагы елларда остазларга урыннар биреп, тагы да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә тырышырбыз. Безнең төп максатыбыз ул – татар теленә кызыксыну уяту. Сәхнәгә чыгып, алкышларга күмелеп алар тагы да баеп кайтып китәләр. Безнең  төп үзмаксатыбыз, әлбәттә, туган телгә өйрәтү.  Киләчәктә дә “Гәүһәр” яшәсен, тагын да колачрак булсын, дип телибез. Марат Готыф улы әйткәнчә аның офыклары да киңәйсен! – дип фестивальнең төп үзенчәлекләрен билгеләп үтте Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча беренче урынбасары, “Гәүһәр” проектының илһамчысы Гүзәл Сәгыйтова.

Әйтеп үткәнебезчә, башкаланың мәктәп һәм балалар бакчаларына остазлар белән эшләүне бик яратып калалар. Сентярьдән башлап декабрьгә кадәр Казанның 800гә якын укучысы һәм 250 якын бала фестивальгә кадәр зур юл үтте. “Гәүһәр” фестивале тантанасын шуларның иң-иңнәре чыгарылды.

– Алып баручы остазларыбыз да, остарып килүчеләребез дә сөйләгәнчә, без эзләнәбез.  Шәһәр мэриясенең башкарма комитеты җитәкчелеге белән берлектә, республикабызның  мәгариф оешмаларында милли мохитебезнезне  үстерү, аңа татар эчтәлеген салу, татарча матур итеп сөйләшү, җырлый белү өчен шушындый чаралар уздырабыз. Бөтендөнья татарларының башкаласы булган Казаныбызда бу бигрәк мөһим. Әле киләчәктә бу проектны үстерүне дә күзаллыйбыз. Балаларның нәрсәдер үз кулы белән эшләп тә карыйсылары килер. Монда 5-6 төрле жанрны берләштеререп үткәрү дә мөмкин. Бу проектны киңәйтергә кирәк. Бүген балалар бик югары һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Сокланып карап утырдым. Безнең балаларыбыз нинди сәләтле икән, әгәр дә алар белән эшли белүчеләр булса! Ихлас күңелдән котлыйм. Гүзәл Рәмзилевна бу поектның сезнең җитәкчелектә дәвамлы булуын телим.

Казанда  безне мәктәпләр 40 кына түгел, бакчалар да 20 генә түгел. Казаныбызны  тулырак колачка алырга телибез икән, бу проектта катнашучы мәгариф оешмаларын ким дигәндә өчкә тапкырларга кирәк. Казаныбыз мәдәни үзәк буларак сөйләм, җыр-бию һәм сәхнә осталыгы буенча да, сәнгатьнең башка төрләре дә бар – Казан үзәк буларак кайнап торсын. Белгечләребез җитәрлек. Киләчәктә мәркәзебезне горурланырлык итеп милли эчтәлек белән тутырыйк әле,  –  диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан республикасы Рәисе каршындагы Татарстан республикасындагы яшәүче халыкларны саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Фестивальгә нәтиҗә ясап, остазларга һәм шушы юнәлештә эшләргә мөмкинлек биргән мәктәп директорларына да рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге проектлар Татарстан республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасындагы яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан тормышка ашырылды.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading