16+

Казан алтыны кайда яшерелгән?

Татарстан китап нәшриятында тарихчы Равил Ибраһимовның гадәти булмаган китабы дөнья күрде. “Китапклаб” нәшрият ресторанында “Россиянең алтын запасы яки “Казан Колчак алтыны” тарихы” дип аталган әлеге документаль-публицистик җыентыкның тәкъдим итү чарасы үтте. Иң кызыгы – башкаланың әлеге төп урамына бөтен илнең алтын запасы китерелә һәм соңрак башка җирләргә күчерелә.

Казан алтыны кайда яшерелгән?

Татарстан китап нәшриятында тарихчы Равил Ибраһимовның гадәти булмаган китабы дөнья күрде. “Китапклаб” нәшрият ресторанында “Россиянең алтын запасы яки “Казан Колчак алтыны” тарихы” дип аталган әлеге документаль-публицистик җыентыкның тәкъдим итү чарасы үтте. Иң кызыгы – башкаланың әлеге төп урамына бөтен илнең алтын запасы китерелә һәм соңрак башка җирләргә күчерелә.

Равил Ибраһимов китабының нигезендә Казанда сакланган алтын запасын ак гвардиячеләр тарафыннан Себергә күчерелү тарихы ята. 1918 елда Комуч (Бөтенроссия Учредительное собраниесе әгъзалары комитеты) гаскәре алтынны пароходларга төягәндә үк 400 пот алтын юкка чыкканын белми кала.
– Россиянең алтын запасы шушы  урамнан алып чыгылган. Бу Россия һәм Казанның тарихи сәхифәләре. Казанда гражданнар сугышының төп вакыйгасы булып Россиянең алтын запасын Казаннан алып китү тарихы тора.  Мин сезгә бу хәлләрнең ничек булганын һәм күпме алтын запасы барлыгын сөйләячәкмен, бу документлар әле дә дәүләт сере булып саклана, – ди ике дистә ел дәвамында шушы теманы өйрәнүче тарихчы. Бүген автор укучыларга үзенең версиясен тәкъдим итә. Алтын урлау схемасын һәм маршрутын билгели, яшерелгән урынын фаразлый.
Гражданнар сугышына бәйле хәлләр Казаннан Россиянең алтын запасы озатылуын, алтын байлыкның бер өлеше 1918 елда ак гвардеячеләр, ак чехлар тарафыннан  урлануы белән катлаулана төшә. Китапта шушы чор документаль фактлар, эзләнүләр аша бәян ителә. Шулай килеп чыга, 1914 елдан башлап Россиянең барлык алтын запасы Казанга китерелә башлый. Ул чакта бүгенге Баумандагы яңа Дәүләт банкы бинасы салынып эшли башлаган вакыты була. “Тик тупланган байлык Казаннан алып чыгып кителә. Казанны аклар армиясе ничек яулап алганнар  – бу хәлләр һәрвакыт сер белән уралган иде. Миңа шуны ачарга мөмкинлек туды. Бу алтын табу гына түгел, ә үзебезнең шәһәр тарихын ачу да. Без шушы хәлләрнең бәян итәбез, ул җәмәгатьчелек өчен ачык булырга тиеш”, – дип сөйли Равил әфәнде.
Казан банкыннан ул вакытта  8399 әрҗә, 2468 капчык, 18 сумка алтын алып чыгыла. Анда 14 дәүләтнең алтын монетасы була. 900 әрҗә көмеш запасы була. Анда шулай ук бриллиантлар булган диләр. Соңгы фикергә  автор төгәл аңлатмалар бирергә алынмый. 100 елдан артык вакыт үтеп киткәч кенә, без бу саннарны китерә алабыз. Чынлыкта эш ничегрәк булган. Тарихчылар арасыннан  Равил Ибраһимов беренчеләрдән булып бу теманы күтәрә. Бауман, элеккеге Проломной урамы уртасыннан элегрәк трамвай да йөргән.  Бүген “Китапклаб”тан 200 метр ераклыкта Дәүләт банкы урнашкан урынга Владимир Капель 30 трамвай вагонына 20 көн-төн дәвамында 18  мең пуд алтынны елга портындагы 5 пароход һәм 1 баржага төяттерә. Алтыннар Казаннан Самарага китә. Аннан тимер юл буенча Уфага, Чиләбегә, Омск шәһәренә барып җитә. Бу вакытта адмирал Александр Колчак идарә итә башлый. Соңрак Колчак Иркутскта атып үтерелгәннән соң алтын запасы кире Казанга әйләнеп кайта. Әмма бу вакытта алтыннарның бер өлеше югала.
Равил Ибраһимов әлеге документаль фактларны кинокадрлар аша да халыкка җиткермәкче. Фильмның кайбер өлешләре инде төшерелгән. Анда документаль кадрлар белән беррәттән уен фильмы өлешләре дә булачак. Тарихчы әйтүенчә, фильмның яртысы әзер инде. Киләчәктә әле ничә серияле буласы хәл ителмәгән. Равил абый Ибраһимовның әлеге темага алынуы да нәкъ менә шундыйрак фильм карауга бәйле була. “Мин гомер буе Казанның шушы тирәсендә яшәдем. Ялгышмасам, 1959 елда Советлар Союзының  экранында “Алтын эшелон” дигән фильмны күрсәттеләр. Шул кадрларда Казаннан алтын запасын Себергә алып барулары турында әйтелә. Бу сүзләр мине бик кызыксындырды, шуннан эзләнә-өйрәнә башладым”, – дип сөйли ул. Шулай мәгълүматлар туплау шактый озак елларга сузыла. 10-12 ел элек  “Казан хәзинәсе” дигән фильм да төшерелә. Шунда ул беренче тапкыр “Алтын руно” оператив эш барлыгын турында әйтә. Ул эш әле дә ябык, урланган алтынны эзләү эше 6 томлык делога теркәлгән.
– Казаннан башлап Иркутск алып барып җиткергәнче, алтынны 4 тапкыр урлыйлар. Шуның беренчесе Казанда була, – дип сөйли яңа кинокадрларда Равил Ибраһимов үзе. 1918 елның 9 августында Казан Ратушасы бинасында яшерен  киңәшмә уздырыла. Анда алтынны тиз һәм кичектергесез Казаннан Самарага күчерү турында хәл ителә. Фильмда да бу вакыйгалар ачык күренәчәк. Банкның эчке кладовой бүлмәсендә, Зөя утраучыгында да фильмны төшерергә мөмкинлек туа. Заманында кайбер мәгълүматларны Америкада да эзләп таба ул. Элеккеге Колчак армиясе адмираллары да алдында чыгыш ясый. Гомумән, очрашуда Равил Ибраһимов латыш укчылары, Мулланур Ваһитов, Ленин турында кызыклы фикерләре белән дә уртаклашты.
Равил Ибраһимов китапның икенчесе  басмасы да берничә айдан соң әзер булачагын әйтә. Анысында авторның бу эш буенча төгәлләнгән фикерләре урын алачак. Тарихчы әйткәнчә, китапның интригасы шул икенче өлешендә булачак. Тарихта 1929 ел бик көчле депрессияләр елы буларак билгеле. Казан да ул чакта әзерге кебек матур шәһәр булмый. Башкалага Бөекбритания, Франция, Польшадан вәкилләр килә. Алар Советлар Союзы белән берлектә югалган алтынны эзлиләр. Болар китапның беренче өлешендә язылган. Ул чакта банк идарәчесе Петр Марьин Казанда ук 17 тонна алтынны “урлап кала”. Соңрак югалган алтынны эзләүчеләр күп була. Югалтулар хәзерге бер миллиард доллар белән исәпләнелә. Алтыннар пароходка күчерелгән чакта югалган дип санала.  
– Бу тема шулкадәр киң. Бөтен  җирдә аны Колчак алтыны дип бәялиләр. Чынлыкта ул Казан алтыны, безнең җирлектә барган вакыйгалар бит. Казан – һәрвакыт тарихи вакыйгалар үзәгендә булган, бу хакта белеп торырга тиешләр, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading