16+

 Казанны ел саен 1 миллионнан артык чәчәк ямьләндерә

 Башкалада “Горводзеленхоз” тресты коллективы көзге айларда гына да 4,5 мең төп агач һәм 38 мең куак утыртырга җыена.

 Казанны ел саен 1 миллионнан артык чәчәк ямьләндерә

 Башкалада “Горводзеленхоз” тресты коллективы көзге айларда гына да 4,5 мең төп агач һәм 38 мең куак утыртырга җыена.

 “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бу турыда “Горводзеленхоз” тресты җитәкчесе Роза Җаббарова әйтте.
— Инде шактый үсеш алган агачлар утыртыла, бу эш махсуслаштырылган техника ярдәмендә башкарыла. Шунлыктан, агачка зыян китерелми, аларның үсеп китүе 100 процентка тәэмин ителә. Казанны яшелләндерүдә күбесенчә татар өрәңгесе, эре яфраклы юкә, шомырт, кылчыклы чыршы, каен, тал, тирәк, нарат, миләш кулланыла. Агачларның 80 проценты үзебезнең питомникта әзерләнелә,- диде ул.

Ферма шоссесына төзекләндерү үткәрелгәндә 500 зур агач, 1800 куак утыртылды. Марсель Сәлимҗанов урамында юлларны ремонтлаганда, беррәттән, 150 авыру агач киселгән, алар 130 яшь агач утыртылган, 11 мең квадрат метр мәйдан яшелләндерелгән. Тихомирнов урамы белән Универсиада проспекты да 700 зур агач һәм 2,5 мең куакка баеды.

— ”Салават күпере” торак комплексында парк төзү барышында 660 агач һәм 8,5 мең куак утыртылды. Биредә, хәтта, алмагачлар да үсә,- диде Роза Җаббарова.
 Балыкчы бакчасында (Сад Рыбака) 300 декоратив агач һәм куак урын алды, аларга су сиптерү челтәре дә көйләнелде. Филармония скверында Рәшид Ваһапов һәйкәле тирәли 1280 куак утыртылды, анда да су сиптерү челтәре булдырылды. Казанда яшеллекләргә су сиптерү челтәренең гомум озынлыгы 162 чакрым.

 Вознесение тракты төзелеше барышында яшелләндерү дә үткәрелә, булачак тракт тирәсендә 500 агач һәм 4 мең куак урын алды инде. Кремль дамбасын үзгәртеп төзекләндерү барышында 450 агач һәм 2800 куак утыртылды, шулай ук, биредә дә су сиптерү челтәре сузылды. Кремль дамбасында велосипедчылар юлы да ясала.

 Парин урамын һәм Оренбург трактын төзекләндерү барышында 40 агач һәм 7 мең куак утыртыла.

Җәяүлеләр өчен билгеләнелгән Бауман урамында матур чәчәк ата торган 750 агач һәм куак утыртылды, 35 эскәмия яңартылды. 
 Казанга җәйге чорда 1 миллионнан артык чәчәк ямь биреп торды. Шәһәр буенча урнаштырылган 69 сын-чәчәк тә казанлыларга һәм туристларга бик ошый. Заманында Казан циркы каршында “Филләр” сын-чәчәге бер матур яңалык булган иде. Кремль үзәнлегендәге “Тутый кош” сын-чәчәге дә чын мәгънәсендә “фотосалон”га әверелде.

— Казанда хәзер 150 парк һәм сквер исәпләнә, аларга даими карау оештырыла. Узган җәйдә парклардагы һәм скверлардагы 2430 агачның ботаклары формалаштырып киселде, авыру хәлдәге 450 агач аударылды. Башкалада парклар һәм скверларның гомум мәйданы 449 гектар. “Аккош күле” шәһәр урманы 4 гектар мәйданны били. Парклар мәйданы 5 елда 100 гектарга артты,- диде Роза Җаббарова.

Казан җәй айларында зур бер “колхоз”ны хәтерләтә. Паркларда һәм урам юллары читләрендә печән чапкычлар тавышлары гөрләп ала. “Горводзеленхоз” тресты эшчеләренең “печәнлеге” авылларны көнләштерерлек,  5 миллион квадрат метр мәйданда газон үләне чабып торыла. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading