Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәссамнар арасында «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иткән иделәр. Конкурс эшләре 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 20...
Скопировать ссылку
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәссамнар арасында «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иткән иделәр. Конкурс эшләре 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 20...
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәссамнар арасында «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иткән иделәр. Конкурс эшләре 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 20 мартына кадәр Мәҗитов галереясында кабул ителде. Һәм бу матур башлангыч - бәйгегә кабул ителгән эшләрдән торган күргәзмә эргәсендә җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнергә тиеш иде. Вәгъдә - иман. Көткән көн килеп тә җитте.
Мондый халыкара күргәзмәләр уздыру берсүзсез мәртәбәле, үтә дә мәшәкатьле, четерекле эш. Җылы, якты күргәзмә каршылады тамашачыны. Ул башкача була да алмый, чөнки сурәткә алган эшләрнең үзәгендә - галиҗәнап хатын-кыз. Анда безнең әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез. Иҗатчылар алдында торган бурычны җиңел дип әйтеп булмый. Хатын-кызның гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыятьтәге ролен, рухи-әхлакый эшчәнлеген сәнгать аша ничек әйтеп бирергә? Гасырлардан килгән әдәп-әхлакны, гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны, риваятьләребезне, кул эшләрен бүгенге көнгәчә китереп җиткерәме ул? Гомумән, бүгенге көннең гүзәл заты кем ул, нинди ул? Татар хатын-кызының борынгырак образын классик рәссамнарның эшләрендә (Василий Худяковның «Тоткын Сөембикә патшаның Казаннан китүе», Василий Верещагинның «Татар кызы портреты», Карл Гунның «Яшь татар кызы» һ.б.) күреп беләбез белүен. Әмма бүген инде ул Бакый Урманченың «Сепаратор янында»гы чордашына да, Харис Якупов сурәтләгән «Шәле» сериясенә кергән алъяпкычлар бәйләп сыер саварга йөргән хатын-кызларга да, «КамАЗ» төзелешендә эшләүче «Чаллы матурлары»на да, Илдар Зариповның «алма» кебек түп-түгәрәк алмапайларына да охшамас, үзгә булыр. Шулай да күңелендә әйтер сүзе булган остага мөмкинлекләр дә, стимул да җитәрлек. Ничек булдыра аласың, кулың нигә ята - эшлә генә. Бу бәйгедә дә җанр төрлелеге дә (тематик картина, пейзаж, портрет), башкару техникасы да (майлы буяу, графика, декоратив-гамәли сәнгать һ.б.) чикләнми. Географияне әйткән дә юк. Беренче чирканчык өчен бәйгенең географиясе начар димәс идек. Ул Татарстан (Казан, Чаллы, Азнакай, Актаныш, Апас, Балык Бистәсе, Балтач, Баулы, Ютазы) белән генә чикләнмичә, чит төбәкләрне (Башкортстан, Пермь крае, Чиләбе, Оренбург, Омск өлкәләре, Түбән Новгород), чит илләрне (Эстония, Финляндия, Белоруссия, Төрекмәнстан, Төркия) дә җәлеп итә алган. Җәмгысы 63 рәссамнан 200 эш кабул ителгән.
- Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында танылган рәссамнар бик күп. Әмма алар анда башка темага эшләп яталар. Безнең нәкъ менә Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче сәнгать кешеләрен, рәссамнарны, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын милли темага, Казанга, Татарстанга юнәлтәсебез килгән иде. Әлегә бу без теләгән дәрәҗәдә түгел, әмма киләчәктә мондый күргәзмәләр зур залларда урын алыр дип ышанасы килә, - дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ачылышта ясаган чыгышында.
Ринат Закировның фикерен «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да куәтли. Чөнки күргәзмә өчен җавапны нәкъ менә алар тота.
- Без Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы буларак, чараларны дөнья күләмендә уздырырга тырышабыз. Шуңа күрә дә татарлар кайда яши, «Ак калфак» шунда барып җитәргә тиеш дигән максат белән эшлибез, -ди ул да.
Күргәзмәнең кураторы сәнгать фәннәре кандидаты Роза Солтанова исә Бөтендөнья татар конгрессын үз бүләк фондын билгеләп, рәссамнар арасында бәйге игълан итүче беренче иҗтимагый оешма дип атады.
- Бу мактауга лаек, бик матур башлангыч. Әлеге бурычны үз өстенә алып, Бөтендөнья татар конгрессы зур эш башкарды. Күргәзмә безнең хатын-кызга мөнәсәбәтебезне дә, бүгенге көн торышын да күрсәтте. Шул ук вакытта хатын-кызның тормыштагы ролен, урынын әлегә бар яктан да күрсәтә алмадык. Документальлелек юк, күбрәк фантазиягә бирелү, ниндидер серлелеккә омтылу бар. Ул бүгенге көн йогынтысыдыр. Элек рәссамнар фәнни экспедицияләргә барып, эзләнүче-тикшерүче галим буларак, кызыксынып, өйрәнеп эшләгәннәр. Фәннәр академиясе тарафыннан уздырыла торган «Россиядә яшәүче халыклар тарихы» дип аталган экспедиция составында һәрвакыт рәссамнар булган, - ди ул.
Комментарийлар