16+

«Безнең Урманче кебек олуг зат иде ул»

Кайвакыт очраклы гына танышулар да озак елларга сузылган дуслыкка, иҗади багланышларга әверелергә мөмкин. Германиядә яшәүче бертуган энесе Шамил янына баргач, рәссам Зөфәр Гыймаевның да Берлинда, Прагада, Братиславада галерея тотучы Мирослав Смолак белән юллары очраклы гына диярлек кисешә.

«Безнең Урманче кебек олуг зат иде ул»

Кайвакыт очраклы гына танышулар да озак елларга сузылган дуслыкка, иҗади багланышларга әверелергә мөмкин. Германиядә яшәүче бертуган энесе Шамил янына баргач, рәссам Зөфәр Гыймаевның да Берлинда, Прагада, Братиславада галерея тотучы Мирослав Смолак белән юллары очраклы гына диярлек кисешә.

90нчы еллар була әле бу. Татарстанда туган ике бертуган рәссамның картиналарын ошатмаган булса, бәлкем әле сөйләшеп тә тормаган булырлар иде. Ошаталар һәм дуслашып ук китәләр. Мирославның энесе Андрей Смолак Словакиянең Снина шәһәрендә халыкара пленерлар уздыра башлагач та өзелми аралары.

Зөфәр Гыймаев быел җиденче тапкыр катнашты әлеге пленерларда. Һәм, әйтергә кирәк, ул үзе генә йөреп калмый, Татарстанның башка рәссамнарына да Словакия­гә юлны ача. Шул рәвешле, әлеге халыкара пленерларда төрле елларда Әнвәр Сәгыйтов, Илгизәр Хәсәнов, Анатолий Крыловлар да катнаша. Соңгы ике елда яшь рәссам Айгөл Мәҗитова да үз кеше булып киткән әле анда.
Ни генә дисәк тә, пленерларның быелгысы аеруча истәлекле. Чөнки Зөфәр Гыймаевны Снина шәһәрендә узучы XXIII халыкара сынлы сәнгать фестивале-пленеры «Иҗат, җәмәгать эшчәнлеге һәм дөнья халыкларының сәнгатьләрен берләштергән өчен» Тибор Бартфай премиясе һәм статуэтка белән бүләкли. Бу премия 2008 елдан бирле, ягъни Словакиянең мәшһүр сынчысы Тибор Бартфай (1922-2015) үзе исән чагында ук гамәлгә куелып, 2008 елдан тапшырыла. Зөфәр Фоат улы Россиядән әлеге бүләккә ия булган икенче кеше. Моңа кадәр аны 2012 елда Мәскәүдән Халыкара мәдәният һәм сәнгать академия­се президенты академик Петр Стронский алган була.
- Быелгы пленерда 20 илдән 35 рәссам катнаш­ты. Иртәдән кичкә кадәр эшләдек. Пленерлар рәссамга күп нәрсә бирә. Минем өчен пленер беренче чиратта осталык мәктәбе. Бер-береңнән ни дә булса өйрәнәсең. Яңа формалар, яңа эш алымнары-техникалар күрәсең. Кичләрен зур рәссамнар белән иҗат турында гәпләшеп утырулар да зур әйбер. Бик күп белем эстәп кайтасың. Ял сәгатьләрендә кем җырлый, кем уен коралында уйный. Мин үзем пантомималар күрсәттем. Фестиваль барган 15 көн дәвамында шәхси күргәзмәмне дә оештырдым. Чөнки ничә ел барам, ел саен 6-7 эш эшләнә, бер тапкыр да картиналарымны алып кайтканым юк. Казанга кайткач, истә чакта, ашыкмыйча гына кабат үземчә эшләп куям. Узган ел анда эшләгән «Юрай дәдәй» дигән эш әле менә Бөтенроссия күргәзмәсенә узды. Ул күргәзмә Архангельск шәһәрендә булачак. Пленер вакытында рәссамнар бишәрне генә эшләсәләр дә, никадәр эш, никадәр материал кирәк дигән сүз. Без реалист рәссамнар, эшләрне бер көндә генә эшләп булмый. Шулай да быел да җиде эш калдырдым. Без анда кулны селтәп диярлек барабыз. Эш кораллары-буяуларны, киндерне күпме телисең, оештыручылар шулкадәр бирә. Юл чыгымнары гына үзебездән. Өч тапкыр ашау, яшәү - бар да кабул итүче як хисабына, - ди рәссам.
Шуңа күрә дә, ел да ике кешегә бирелә торган премиянең берсе, рәхмәт йөзеннән, иганәчеләргә тапшырыла икән.
Айгөл Мәҗитованың пленерга килеп эләгүе дә кызык кына була. Узган ел Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевка Снинада яшьләр пленеры уздырачакларын хәбәр итәләр. Бу әле аның Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалында укытып йөргән мәле була. Билгеле инде, сөенечле хәбәрне көне-сәгате белән студентларына да җиткерә. «Тырышыгыз! Иң яхшыларыгыз барырга мөмкин», - дип өметләндереп тә куя. Әмма вакыт узу белән, оештыручылар әлеге пленерны ясамаска була. Студентларның да сөмсерләре коела. Шулай да көзге пленерга бер студентны алып килергә рөхсәт була. Бәхет Айгөл Мәҗитовага елмая.
- Айгөлнең эшләрен бик яраттылар. Ул бик талантлы кыз. Аның эш алымнары хәттә зур-зур рәссамнарда, профессорларда кызыксыну уятты. Бара торгач, үзен быел да чакырдылар, - ди Зөфәр Гыймаев, шәкертеннән канәгать булып.
Тагын шунысы игътибарга лаек: Зөфәр Гыймаев Тибор Бартфай белән шәхсән таныш.
- Ул безнең Урманче кебек үзенә тартып тора торган олуг зат иде. Аның белән 2006 елларда ук танышып, дуслашып калган идек. Тибор Бартфай пленерга рәс­ми кеше, ягъни оештыручыларның берсе буларак килде ул чакта, - ди рәссам, истәлекләргә бирелеп.
Рэсемдә Зөфәр Гыймаев Айгөл Мәҗитова белән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading