Казанда «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм тәкъдир ителә
5 апрельдә Татар дәүләт филармониясендә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм тәкъдир ителәчәк. Шул уңайдан без «Яңа гасыр» телевидениесе генераль директоры урынбасары - генераль продюсер, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белән сөйләштек.
- Миләүшә ханым, «Ак чәчәкләр» эчке кичерешле, тирән роман. Андагы образларны ачып бирерлек артистларны ничек сайладыгыз?
- Төрле вариантлар карадык һәм отышлыларына тукталганбыз. Мин артистлар уеныннан канәгать. Төп рольдә уйнаучы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров чын профессор сыман, үзенең прототибы Әбүзәр Таһировка охшаган. Элекке куелышта ул Мансур ролендә уйнаган. Әзһәр абый кадрда яши, Әбүзәр яраткан җырларны да ярата икән. Гөлшәһидә роленә Тинчурин театрыннан Резидә Сәләхованы алдык. Кайбер артистлар сәхнәдә әйбәт уйный, ә кадрда алай килеп чыкмый. Резидә сәхнәдә дә яхшы уйный, фильмда да нәкъ тормыштагыча килеп чыкты. Мансур роленә артистны озак эзләдек. Ниhаять, Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдиновны таптык. Ул пластика ягыннан да көчле, эмоцияләрне күрсәтә белә, һәрвакыт камилләшә генә бара. Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин шактый төшергәннән соң гына килде. Ул тискәре образ - Янгура ролендә уйный. Без бу образга күп кенә урта буын артистларны эзләп караган идек. Рамил нәкъ үзе булды, минемчә. Юматша ролендәге Рөстәм Гайзуллинны нәкъ шул роль өчен туган, диярсең. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи Сәхибҗамал җиңгине уйный. Аның җырлавын да ишетеп булачак. Кинода төшәргә күптән хыялланган Әтнә театры артисты Гүзәл Гаффарова да катнаша. Камал театрыннан Наил Дунаев, Ирек Баһманов кебек артистларның катнашуы да отышлы. Тинчурин театрыннан Гөлназ Нәүмәтова Чибәркәева ролен тетрәндергеч итеп уйный. Экранда шундый артистларны күргәч, фильмны карыйсы килә башлый. Шуңа күрә аларның уйнавына мин бик шатмын. Без Әбүзәр ролен башта Ринат Таҗетдиновка тәкъдим иткән идек. Ул, театрда уйный торган спектакльләре күп булу сәбәпле, баш тартты. Аннары Гөлшәһидә роленә озын кара чәчле чибәр Айгөл Хәйрине тәкъдим иткән идек. Уйный башлагач, тандем килеп чыкмады.
- Фильмны төшергәндә нинди кыенлыклар булды?
- Безгә элеккеге хастаханә кирәк иде, аны озак эзләдек. Ахыр чиктә, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин ярдәме белән, тимерьюлчылар хастаханәсендә тукталдык. Анда төзекләндерелми калган бер ягы бар иде. Иске җиhазлар да аларда сакланып калган. Табибларның халатлары да, хастаханәдә ятучыларның киемнәре дә башка төрле булган, аларны табу да кыенрак булды. Аннан соң элеккеге Федосеев урамы, Фукс бакчасы юк... Казанның яңартылмаган почмакларын эзләп аптырадык. Шул чордагы мохитне саклап калган биналарда төшерәсе килде.
- Роман белән фильм арасында аерма зурмы?
- Романда идеологиягә бәйле нәрсәләр күп, ул чор бит, үзегез беләсез, коммунизм чоры. Ә без мәхәббәт тарихы hәм Әбүзәр Таhиров образы аша чын табибның нинди булырга тиешлеген күрсәтергә теләдек. Әбүзәр Таhиров «Чын табиб нинди була?» дигән сорауга җавап бирә. Табиб авырулар белән ничек аралашырга, аларны ничек дәваларга тиеш? Әзһәр абый аны нәкъ шулай итеп, җиренә җиткереп уйнады. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә табиблар арасында үз hөнәрләренә тугры булмаганнары да бар. Бу фильмның максаты- бүгенге җәмгыятьтә табиб hөнәренең дәрәҗәсен күтәрү дә.
- Фильмга сценарийны Айгөл Әхмәтгалиева белән Илсур Мортазин язганлыгы мәгълүм. Кайсысын отышлы дип таптыгыз?
- Икесен берләштердек. Хатын-кыз эмоцияләргә бай, ә ир-ат күзлегеннән караганда, аларның фикере төрләндерү өчен кирәк.
- Бу эшне башкарып чыгуда артистлардан кала да көч түккән кеше шактый булгандыр?
- Әлбәттә. Фильмны Алмаз Нургалиев төшерде. Музыка Айрат Шәйхетдиновныкы, ә Вил Усманов биш җыр язды. Артистлар белән Ринат Әюпов эшләде.
- Фильм телевидениедә кайчан чыгачак?
- Без аны көзгә таба күрсәтергә планлаштырабыз.
Динар Хөснетдинов - Мансур ролендә:
- Мин «Ак чәчәкләр» романын беренче тапкыр 10 нчы сыйныфта укыдым. Ул чакта бик тәэсир итмәгән иде, ә кастингтан соң кат-кат укыдым. Укыган саен роман яңача ачыла барды. Ул табиб һөнәренә мәхәббәт уята. Аны балачакта ук укыган булсам, мин табиб һөнәрен сайлаган булыр идем, дип уйлыйм. Үзем уйнаган Мансурның холкын төгәл генә әйтеп булмый. Аның үзенә дә Юматша: «Мансур, сине аңлап булмый», - ди. Мин дә тормышта шундый. Ул эзләнүчән, нәрсәдер көтә, өметләнеп яши. Бу сыйфаты да үземә хас. Мин дә Мансур эшләгән сыман эшләр идем сыман тоела. Без һәрвакыт булганны кадерләмибез. Булмаганга омтылабыз.
Резидә Сәләхова - Гөлшәһидә ролендә:
- Мин «Ак чәчәкләр»не мәктәптә үк укып чыктым. Мәктәп программасында булмаса да, аны әти-әни укырга тәкъдим иткән иде. Ул беркемне дә битараф калдырмый, миңа да бик көчле тәэсир иткән иде. Шундый фильмда төшү, әлбәттә, куандыра. Камера алдында җиңел булмады, билгеле. Чөнки моңа хәтле фильмда төшкәнем юк иде әле. Табигый, тормышчан булырга кирәк, дигән таләпләр куйдылар. Гөлшәһидә күпмедер дәрәҗәдә минем рухыма туры килә. Ул - гаделлек өчен көрәшеп яши торган кеше. Безне дә әти шундый итеп тәрбияләде. Аннан соң ярату, хисләреңә тугры кала белү дә героем белән уртак сыйфатыбыз, дип саныйм. Мин бу образны зур җаваплылык тоеп, тырышып гәүдәләндердем.
Әзһәр Шакиров - Әбүзәр Таһиров ролендә:
- Мин элек төшерелгән телевизион спектакльдә Мансур ролендә уйнаган идем бит. Ул чакта төшергәндә җиһазлар бөтенләй башка иде. Ә хәзер заманча җиһазларны алар белән чагыштырып булмый. Миңа бу юлы Әбүзәр ролен гәүдәләндерү җиңел тоелды, чөнки фаҗигале язмышны гына чагылдыру авыр. Мин үз образым белән табиб һөнәренә мәхәббәт, ихтирам уятырга теләдем. Тамашачы бу фильмны яратыр, дип уйлыйм.
Комментарийлар