- Әгәр дә хатын-кыз андый сорауны бирә икән инде, аның эчтә бар да тәртиптә дигән сүз. Дөрес, бит ул безнең эчке чагылышыбыз. Мин беркемне дә гаепләмим. Һәркемнең үз тормышы. Әле акча юк, әле нәрсә. Мең төрле сәбәп. Ә тән тиресе ялтырап, күзләр янып торсын өчен бүген бөтен әйбер бар. Дөрес тукланырга, тән тиресен тәрбияләргә генә кирәк. Шуңа өстәп спорт, сәламәт яшәү рәвеше. Элек Совет чорында әйбер юк иде: масканы эремчектән, балдан, йомыркадан ясый идек. Иртән сөт белән юына идек. Бүген бөтен әйбер бар. Һичьюгы бер 10 килограммга авырлыгыгызны киметегез дип әйтәсе килгән ханымнар бар. Модель кебек бик ябык булырга кирәк димим. Ә инде иртәдән кичкә кадәр ашап, телевизор карап үзеңне кулдан ычындырырга ярамый. Инде ябыга алмыйсың икән, андыйларга киң кием тәкъдим итәбез. Иркен кием белән мин тагын да юанрак күренәм дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, андый гәүдәгә тар кием тарттырып куярга ярамый. Ябыга алмаган хатын-кыз юк, бу инде исбатланган. Ялкауланмаска гына кирәк. "Бүген булдыра алмыйм, бүген соңгы тапкыр ашыйм да, иртәгәдән башлыйм",- диләр кайберәүләр. Әмма башламыйлар...
- Зәвык тәрбиясе дигәннән, әгәр дә ул сиңа салынмаган икән, ничек зәвыклы булырга соң?
- Кызганыч, безнең мәктәпләрдә зәвык тәрбиясе юк. Зәвыкны әйләнә-тирә мөхит тәрбияли. Нинди подъезда яшисең, нинди калактан ашыйсың, нинди караватта йоклыйсың, нинди китап укыйсың - болар һәммәсе зәвык формалашуга йогынты ясый. Ягъни, өйдән чыкканчы ук син инде үз-үзеңне формалаштыра башлыйсың. Шәхсән үзем кемгәдер баруга ук нәтиҗә ясыйм. Миңа әллә нинди интерьерлар да кирәкми, сүз ул хакта түгел. Берәүнең мондыйрак зәвык, икенче берүнең башкачарак. Кайбер хатын-кызлар психологик курсларга да йөриләр, соңгы акчасын тренингларга бирергә мөмкин. Әгәр дә инде ул ертылып беткән башмактан йөри, урын-җире җыйнак түгел, әллә нинди аңлашылмый торган тәлинкәдән ашый икән, мин аны аңлый алмыйм. Бу аның үз-үзен яратмавын күрсәтә. Чөнки өйрәтмәгәннәр аны үзен яратырга. Бәлкем күпләр ялгызлыктан интегә торгандыр, чөнки чыннан да ир-атлар җитми. Бу глобаль проблема.
- Үзендә нәрсәнедер үзгәртәсе килгән ханым тренингларга психолог ярдәм итәр дип уйлап килә бит инде...
- Бүген иң мөһиме бу дөньяда нәрсә теләгәнеңне белү. Син уңыш казанасың килә икән - эшлә, тырыш, матур буласың килә икән - эшлә, тырыш, кияүгә чыгасың килә икән - тырыш, үз өстеңдә эшлә. Бөтенесенең дә нигезендә хезмәт ята. Әмма икенче яктан караганда мин иртәдән-кичкә кадәр эш дип чабып, аяк өсте генә ашап йөргән хатын-кызлар яклы да түгел. Алар үзләренең хатын-кыз икәннәрен оныткан затлар. Аларның биткә сөртергә дигән кремнары да юк, булса да ул тик тора. Хатын-кыз иң беренче чиратта үзенең башы, бите, фигурасы турында уйларга тиеш. Безнең кызлар кияүгә чыгалар да балага, иргә хезмәт итә башлыйлар. Карыйсың, балалары чәчәк кебек, ире энәдән-җептән төшкәнне генә кия, ә үзен бөтенләй кулдан ычкына. Аңа каравы да кызганыч була башлый. Хәтта сәүдә үзәкләрендә йөргәндә чагыштырып карыйм: ире ничек киенгән дә, ханыны ничек? Хатын-кыз ире янында чәчәк кебек булырга тиешлеге турында оныта. Гүзәл зат ир күләгәсендә калырга тиеш түгел. Гаеп хатында.
Беренче көннән үк гаиләдә матурлык культы булдырырга, үзеңне көчле, гүзәл, нәфис зат итеп куя белергә кирәк. Хатын-кыз кирпич ташырга, чүп түгәргә, кадак кагарга тиеш түгел. Товарищ-иптәшләр чоры үтте. Яңа чор-нәфислек, матурлык чоры килде. Аяк-кулың бар, күзең күрә, колагың ишетә, бөтен нәрсәне аңлыйсың икән, Ходайга шөкер ит тә, тырыш, үз өстеңдә эшлә.Хатын-кыз нур бөркергә, сөенергә, очарга, үзен карап йөртергә, матур киенергә тиеш. Ул гүзәллек алиһәсе. Әгәр дә ул үзе шуңа ышана икән, табигатьтән бик үк матур булмаган ханымнар да гүзәллек алиһәсе була ала. Мин моңа ышанам.
Фото business-gazeta.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар