16+

Тинчурин театрында Мәсгут Имашев гаиләсе белән концерт куйды

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мәсгут Имашевның гаиләсе белән менә дигән концертлар оештырып йөрүе сокландыра. Әле менә Тинчурин театрында халыкны җыйдылар. Ярларына сыеша алмаган елга кебек, сәхнәдән бары тик моң гына агылды ул кичне. Мәсгуть абый белән тормыш иптәше Фатыйма ханым узган гасырның 70-80 нче елларында популяр булып, халык күңеленә кереп...

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мәсгут Имашевның гаиләсе белән менә дигән концертлар оештырып йөрүе сокландыра. Әле менә Тинчурин театрында халыкны җыйдылар. Ярларына сыеша алмаган елга кебек, сәхнәдән бары тик моң гына агылды ул кичне. Мәсгуть абый белән тормыш иптәше Фатыйма ханым узган гасырның 70-80 нче елларында популяр булып, халык күңеленә кереп калган җырларны искә төшерсә, уллары Айрат исә классик әсәрләргә өстенлек бирде. Кызлары Әминә үзенең репертуарындагы төрле халык биюләре белән таныштырды.

Заманында композитор Илдар Юзеев әсәре буенча куелган "Гашыйклар тавы" спектакленә моңлы көй язган иде Мәсгуть абый. Ул җырны бүгенгә хәтле алардан да остарак башкарган кешене әлегә күргәнем юк. Бу юлы да шул җырны кабат искә төшерделәр.

Шулай ук җырчы-композитор әле күптән түгел генә Ренат Мөслимов шигыренә иҗат иткән "Гозер" дигән җырын да яңгыратты. Гомумән, бүгенге көндә көй язучы һәм сәхнәдә очсыз җырлар башкарып йөрүчеләргә үрнәк композитор ул. Аның көйләре беркайчан искерми торган, мәңгелек. Үзе эшли торган Казан театр училищесы белән музыка көллиятендә укучылар бүген дә аны хөрмәт итәләр, яраталар.

Кайбер җырчыларның сәхнәгә чыгып ун ел да эшләмичә "халык артисты" исемен алуга исебез китми. Ә менә үзенең 70 елга якын гомерен сәхнәгә багышлаган Мәсгуть Имашевка "Татарстанның халык артисты" исеме һаман бирелмәве гаҗәпләндерә. Әгәр ул исемне халык үзе бирсә, Мәсгут абый аны күптән алган булыр иде инде. Ел саен концертлар куеп, 84 яшендә дә шыгрым тулы заллар җыя алган кеше моңа бик лаек бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading