Чыннан да, борынгылыгы «йөзенә чыгып», вакыт саркып торган иске әйберләрне үлеп ярата рәссам. Һәм әлеге мәхәббәт җаваплы буларак бәяләнергә хаклыдыр. Чөнки тупланмадагы һәр нәрсә үз чиратында хуҗага тугры хезмәт итә. Керамик кувшинмы ул, яки гап-гади пыяладан эшләнгәнме, йә булмаса шул ук күмер үтүкләреме - бар да эшкә ярый. Бигрәк тә натюрмортларда еш күрергә була аларны. Борынгы Кытай вазасы гына да үзен уннан артык эштә «күрсәтергә» өлгергән. Һәм монда тагын бер нәрсә бик мөһим, рәссам алардан чүп оясы ясамый. Киресенчә, һәркайсының тәмен, урынын белеп, зәвык белән куллана. Күргәзмә ачылышында моңа сәнгать белгече, социология фәннәре кандидаты Михаил Яо да басым ясаган иде: «Биредә мин гаҗәеп стиле, зәвыгы булган рәссамны күрәм. Бу кешенең зәвыгы бар. Аңлатып карагыз, нәрсә ул зәвык? Аны һәркем беләм дип уйлый, әмма «до» нотасын аңлатып булмаган кебек үк, аңлата алмый. Александр Васильевичта чиста «до» хисе бар. Бу кеше тынлыкны тыңлый белә. Аңарда бөтен нәрсә зыялы кешедә күпме булырга мөмкин - шуның кадәр бар».
«Дзержинский урамы, 17 нче йорт балалары»
Әлеге эш турында сүз чыккач, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, аны яратып, могҗизаи балачак дип атады. Чыннан да, Розалия Миргалимовна әйткәнчә, бик күңелгә тия торган төгәл эш ул. «Дзержинский урамы, 17 нче йорт балалары» - әлеге эштә сурәтләнгән балалар белән рәссам Александр Новиков арасында 55 ел гомер ята. Шул гомер эчендә киндергә иңдерелгән юеш борыннар инде ир уртасы булырга өлгергән. Андрей, Илдар, Александр әлегәчә дус булып кала алганнар. Шуларның берсе - рәссам үзе. Автор балачак хатирәсен гаилә альбомында сакланган фотога нигезләнеп тергезгән. Хәер, бу малайларның кайсысы кем булуы да авторның үзе өчен генә сыман. Чөнки күпләр күзлегеннән караганда, ул билгеле бер дәверне - 50 нче елларда калган балачакны, анда калган яшәешне сурәтли. Болар - компьютерларның булачагын башына да китермичә, иртәдән алып караңгы төшкәнчегә кадәр, ягъни әниләре: «Илдар - өйгә!» - дип балконнан дәшеп алганчы, ишегалдында уйнап үскән бәхетле буын.
Остаз
Берсеннән бушаган арада сынлы сәнгатьнең икенче төренә күчеп иҗат итәргә үзен гадәтләндергән рәссам. Юк, Аллам сакласын, туйган, арыган дигән сүзләр бу очракта аңа ябышмый да, дөрес тә булмас иде. Әйтик, агачтан бушаган арада акварельгә тотыну, аннан бушаган арада майлы буяуларга күчү - аның өчен гадәти әйбер. Нигә тотынса да, нәтиҗәсе күзгә күренә. Остаз буларак, үзенең шәкертләреннән дә шуны таләп итә Александр Новиков. Каләмдәшләре дә, җитәкчелек тә белеп тора аның бу сыйфатларын. «Ул - балаларга үзенең бар булган осталыгын түкми-чәчми бирә торган педагог. Киндер тарттырудан башлап, рам сайлауга кадәр бик таләпчән кеше. Монда аның үз һөнәренә генә түгел, башкаларга да хөрмәте күренә. Мин мондый ике генә рәссамны беләм. Аның берсе Рәшит Газиев булса, икенчесе - Александр Новиков», - ди Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт Академия сәнгать институтының Казандагы филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов.
Чыннан да, һәрнәрсәне иренмичә, бөртекләп эшләү ягында Новиков. Әйтик, әнә үзенең «Үги ана яфрагы»н да бер ел язган. Аның каравы лаеклы реалистик эш килеп чыккан. Юкка гына сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова постмодернист рәссам Александр Новиковны югары сәнгатьне тапшыручы дип атамый инде. Бу да рәссамның сәнгатькә мәхәббәтен, мөнәсәбәтен күрсәтеп тора.
- Иң беренче чиратта, хезмәтне яратырга кирәк. Юкса күп нәрсәгә ирешә алмый калуың да бар... Минем башта төсләр бик җете була. Аннары киндерне оештыра башлагач, төсләр үз урынына «утыра». Үземә ошамаган әйберләр алып ташлана бара, - ди ул.
Шулай булмаса, эшләре Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрен узып, АКШ, Англия, Италия, Германия, Испания, Швейцария, Төркия, Югославия, Израиль, Кытай кебек илләрдәге шәхси тупланмаларга юл алыр идеме икән?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар