16+

Алма аша да, сәламәт бул

Инглизләрдә: “Көненә бер алма ашаган кеше табибларсыз да яши ала” дигән әйтем бар.

Алма аша да, сәламәт бул

Инглизләрдә: “Көненә бер алма ашаган кеше табибларсыз да яши ала” дигән әйтем бар.

Алма Җир йөзендә иң киң таралган биш җиләк-җимешнең берсе булып санала. 

Алмаларның нинди төстәгесен, кайсы сортлысын сайлап алсак та оттырмабыз. Һәркайсы ялкынсынуларга каршы торырга сәләтле табигый антиоксидантка – кверцетин флавоноидына бай. Пектины исә таркала торган клетчатка. Ул эч катуны булдырмаска,  шулай ук “начар” холестерин күләмен киметергә булыша. Фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләреннән күренгәнчә, пектин юан эчәктәге файдалы бактерияләр ярдәмендә ферментлаша. Хроник чирләрне алдан кисәтергә, эчәклекне савыктырырга, яман шешләрнең кайбер төрләрен булдырмый калырга ярдәм итүче аерым бер төрле май кислоталары эшләп чыгарырга булыша. Көненә нибары бер генә алма ашап куйсак та, йөрәккә көч керә, кан тамырларына уңай тәэсир итә. Клетчатка белән флавоноидларның, туклыклы матдәләрнең иң зур өлеше алманың кабыгында тупланган. Әрчеп ашаганда, алар әрәм була. Алманы турап киптереп куйсак, файдалы үзлекләре күпмедер дәрәҗәдә сакланып калса да, суты юкка чыккач, йомшагындагы С витамины күләме нык кими. Пакетларга тутырылган алма согы ел әйләнәсе кибетләрдә сатыла. Эшкәртелгән чагында, фильтрлау, пастеризацияләү аркасында, клетчатка белән флавоноидларын югалта, шикәр комы кушылганга, аңа кешене симертүче артык калорияләр өстәлә. 

Ун ел дәвамында, галимнәр төркеме 75 мең ир кеше һәм хатын-кыз катнашында фәнни тикшеренүләр-сынаулар алып барганнар. Алманы даими куллану инсульт чире куркынычын бик нык киметә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Моннан тыш, көн саен бер яки берничә алма ашаучыда икенче типтагы шикәр диабеты чире килеп чыгу ихтималлыгы 28 процентка кимрәк булуы ачыкланган. Алма организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша. Агулы химикатлар белән эш итүчеләргә, зарарлы цехларда хезмәт куючыларга, радиациядән зарар күрүчеләргә, компьютерда акыл хезмәте башкаручыларга алманы көн саен ашау зарури. Ул канны чистарта, чирле күзәнәкләрне савыктыра, яңарта, рак авыруын кисәтә. Артык авырлыктан интегүчеләрне ябыктыра. Балаларның иммунитетын яхшырта, аларны үстерә. Аның олы кешеләргә ярдәме бәяләп бетергесез. Хәтерне яхшыртуы, картлык аркасында хәтер чуалу, акыл саегуга каршы тора алуы фәнни расланган. Даими кулланганда, йөрәкнең ишемик чире һәм инсульт авырулары килеп чыгу куркынычын яртылаш киметә ала икән. Көн саен бер алма ашаучының үт куыгында ташлар ясалмаячак, дип саныйлар. Алмадагы А витамины әфлисунныкыннан 50 процентка күбрәк, йод безнең төбәктә үскән теләсә кайсы җиләк-җимешнекеннән артыграк икән. Алмадагы тимер канны гемоглобинга баета, азканлылык чиреннән коткара.

Шәхсән үземнең алма белән дуслыгым балачактан ук килә. Бәхетемә күрәдер, без үскәндә зур алма бакчабыз бар иде. Ел әйләнәсе диярлек бу файдалы продукт өстәлебездән төшмәде. Иртә өлгерешлеләрен июль башында ук өзеп ашый башладык. Коелганнарын җыеп кереп, турап киптерә, кагын, кайнатмасын, повидлосын ясап куя идек. Киптерелгәнен киледә төеп, онын ясадык. Аны бакчабызда үскән балан-миләшләргә, карлыган, чия, слива кайнатмаларына кушып, бәйрәмнәрдә бөккәннәр, әчкелтем тәмле катламалар пешерә идек. Кышкы сортлы, калын кабыклы әчкелтем татлы алмаларны чормага алып менеп, түшәм өстендәге туфраксага күмеп куябыз. Кышын табакка тутырып  төшеп, бозын мич  башында эретеп, рәхәтләнеп ашыйбыз. Колхозның яшелчә бакчасында үскән кәбестәне уңыш бәйрәмендә колхозчыларга тараталар. Кәбестә тозлаганда, әчкелтем тәмле  йодрык кадәрле яшел алмаларны кисмәк эченә салып калдырабыз. Пешекләнгән арыш саламы эченә тутырып куеп, арыш оны сосласында зур кисмәктә “җебетеп әзерләнгән” (моченые) алмаларның үзенчәлекле исе, әчкелтем татлы тәме әлегәчә тел очымда тора кебек.

Ни сәбәпледер, без үскәндә Кайбыч районы Түбән Кошман авылында нибары ике шәхси хуҗалыкта алма бакчасы бар иде. Берсе – безнеке, икенчесе – Шәмсеҗиһан апаларныкы. Һәр көздә бакчабызда “Алма өзгән көн” – ишле гаиләбездә генә түгел, тирә-күрше балалары өчен дә үзенчәлекле бәйрәмгә әверелә иде. Бакча уртасындагы чирәмлеккә кулдан сугылган зур паласлар җәелә. Иртүк торып, көн буе эшлибез. Алмаларны саклык белән генә өзеп, үзебезчә сортларга аерып, чиләкләп ташып, шактый зур өемнәр хасыйл итәбез. Бу эш тәмамлангач, чәй эчеп чыгабыз. Көтү каршылагач, иң күңелле мәшәкать башлана. Дәү әни 5-6 литрлы чиләкләребезгә кып-кызыл, сап-сары алмаларны тутырып тора. Без тирә-күршеләргә,туган-тумачага, дус-ишләргә күчтәнәчкә алма өләшәбез. И-и-и, анда ишеткән рәхмәт сүзләре! Сөенечле йөзләрдәге елмаюны күрү бәхете! 

Шәхсән үзем, кайда гына гомер итсәк тә, бакчабызга алмагачлар утырттым. Дачабызда берничә сортлы алма үсә. Алмадан төрле затлы ризыклар пешерергә яратам. Алма серкәсе ясыйм, кагын коям. Кайнатма, компот, алма согы әзерлим. Яшелчә салатлары ясаганда, кәбестә тозлаганда алма кушмыйча калмыйм. Форсаттан файдаланып, алма кушып әзерләнә торган, безнең төбәктәге хуҗабикәләр өстәлендә сирәк очрый торган берничә төрле рецепт тәкъдим итәм. 

Кальмарлы алма салаты 
2 йомырканы каты итеп пешерәбез, 2 кальмар түшкәсен кайнап торган тозлы суда 1-2 минут пешереп алабыз. 1 алманы юабыз. Уртача зурлыктагы суганның яртысын кисеп алып, кабыгын әрчеп, ваклыйбыз. Калган ингредиентлар шакмаклап турала. 2 аш кашыгы майонез,тәменчә тоз-борыч өстәп, әйбәтләп болгатып, салат савытына өеп тутырып, өстен яшел укроп, петрушка,рәйхан яфраклары белән бизәп, табынга куябыз. 

Манный ярмасы белән лимонлы-алмалы суфле  
4 алманың үзәген алып, ваклап турап, эретелгән атланмай белән майлыйбыз, шикәр комында әвәлибез. Зур формага таратып салып,+ 170 °С ка чаклы җылытылган газ миченә 25–30 минутка тыгып куябыз. Суфле өчен ярты литр сөтне кайнатып чыгарабыз, утны киметеп, 2 аш кашыгы шикәр комы, 70 г манный ярмасы, 70 г йөзем салып, 3-4 минут дәвамында даими болгатып торабыз. Зуррак савытка бушатып, 4-5 минут тотабыз. 4 йомырканы ватып, агын сарысыннан аерып алып, берничә тамчы лимон согы тамызып, калган шикәр комын өстәп, блендерда әйбәтләп күпертәбез.  Суына төшкән һәм куера башлаган манныйлы катнашмага йомырка сарыларын кушып болгатабыз. Лимонлы, татлы, күпертелгән йомырка агын өлешләп кушып болгата-болгата, манныйга катнаштырабыз Катнашманың яртысын формага бушаткач, духовкада пешеп йомшара төшкән алмаларны суфле өстенә таратып салабыз. Калган суфлены алмалар өстенә тигезләп түшибез. +190 С ка чаклы җылытылган газ мичендә 25 минут пешерәбез. Өстенә шикәр пудрасы сибеп, табынга чыгарабыз. 

Хәмидә Гарипова.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading