16+

Алмагач утыртканда иң мөһим хата: тамыр муенын күммәгез!

Алмагач утыртканда чокырга салу өчен түбәндәге туклыклы катнашмаларны кулланырга мөмкин.

Алмагач утыртканда иң мөһим хата: тамыр муенын күммәгез!

Алмагач утыртканда чокырга салу өчен түбәндәге туклыклы катнашмаларны кулланырга мөмкин.

- туфракның өске уңдырышлы катламын 1 чиләк компост яки черемә белән кушарга, шуңа 100 грамм суперфосфат һәм 70 грамм сернокислый калий өстәргә; 
- туфрак уртача әче булганда – 400 грамм, бик әче туфраклар өчен – 500 грамм күләмендә доломит оны кушарга.
- чокырга дренаж өчен керамзит, кирпич ватыклары салырга була.
 - туфракның өске катламына: бер чиләк черемә, бер аш кашыгы калий сульфаты һәм шул кадәр үк суперфосфат белән бутарга.
- әгәр химик ашламалар кулланылмаса, бер чиләк черемәгә бер килограмм агач көле өстәргә мөмкин. Яхшылап болгатырга.

Өстә язылган катнашмаларны яхшылап болгатасы, чокыр төбенә саласы. Су салырга. Аннан соң бернәрсә дә кушылмаган балчык салырга кирәк. Агачны тамырларын җәеп куеп чокырга утыртырга һәм күмәргә. Тамыр муены җир өслеге белән бер тигез калырга тиеш.

Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова
Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading